Логотип
Хәбәрләр

Айсылу Лерон: «Нишләдем мин?! Кирәк идеме бу?»

Хәзерге заманда кеше алдап ята торган компанияләр күбәйде. Шулар турында алып баручы Айсылу Лерон язып чыккан.

Хәзерге заманда кеше алдап ята торган компанияләр күбәйде. Шулар турында алып баручы Айсылу Лерон язып чыккан.

«Сезне якын итеп шалтыратам бит инде!

Үз итеп! Нәрсә икәнен килгәч аңлатам... Әйе, балалар белән дә килергә була! дип үгетли бер апай кемнедер телефоннан. Янында икенчесе әкертен генә өйрәтеп тора. Әнә шул рәвешле «акчалы» эш тәкъдим итүчеләр «иң якын» кешеләрен кыстапмы-кыстый... Коридор тулган, мыжлап торалар, кулларында блокнот, бик деловой инде болар, эшем кешеләре! Юк, эшнең начары юк!

Тик, гафу итегез, бу эш түгел бит!!! Белә торып, башка берәүне, ә күп очракта туган-тумачаны, күрше-күләмне, дус-ишне сазлыкка батыру ничек атала, әйтегез? Юньле эш булса, шулай шифрлап, серле генә кыланырлар идеме? Максатлары ‒ берәрсен, ә хыялда бик күпләрне үз кармакларына каптыру! Һәм каптыралар да бит. Әле кичә генә тыныч, матур яшәп яткан авыл апае бүген тирләп-пешеп телефон кенәгәсен актара: тәәәәк, башта кайсына шалтыратыйм икән? Әле кичә генә шат елмаеп йөргән абзыйның йөзендә борчу: нишләдем мин?! Кирәк идеме бу аларга? Ничәсе баеды? Ничәсе әҗәткә батты бу иптәшләрнең? Йә???» дип яза Айсылу.

Чыннан да, сазлыкка, баткаклыкка кереп бату берни тормый, хәзерге заманда беркемгә дә ышанырга ярамый. Болай да булмаган акчаларны әрәм итмик инде, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк