Логотип
Хәбәрләр

«Әкият»нең тылсымлы дөньясы

Игътибарыгызга “Диварлар ни сөйли?” дигән сәхифәбезне тәкъдим итәбез. Анда татар сәнгате, мәдәниятына кагылышлы күренекле урыннар, тарихи биналар хакында мәгълүмат бирелә. Бу санда «Әкият» курчак театры бинасы тарихына кагылышлы мәгълүматлар белән бүлешәбез.

2008 елның 3 октябрендә курчак театрының яңа бинасына «беренче таш» салу тантанасы була. Анда шәһәр һәм республика җитәкчеләре катнаша. Шунысын да әйтергә кирәк: бина 3 ел ярым эчендә төзелеп бетә. Моңа Республика җитәкчеләре Минтимер Шәрип улы Шәймиев һәм Рөстәм Нургали улы Миңнехановның аерым игътибары да зур ярдәм итә. Алар 2012 елның 1 мартында тантаналы ачылышның беренче тамашачылары була. Театрның күп еллар дәвамында җитәкчесе булып эшләгән Роза Яппарова да бина төзелеше мәсьәләсен хәл итүгә зур көч куя. Нәкъ менә аның тырышлыгы, зур хезмәт тәҗрибәсе һәм җәмәгатьчелек арасында танылган абруе нәтиҗәсендә курчак театры яңа йортлы була.

Театр чын әкият сараен хәтерләтә. Театрның тышкы һәм эчке бизәлеше тылсымлы патшалык стилендә башкарылган. Бу – бина архитекторы Светлана Әхмәт кызы Мамлееваның идеясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021