Логотип
Хәбәрләр

«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!

Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасына нигезләнеп язылган сценарий буенча сериал кичә - 12 июль төшерелә башлады. Режиссёры - әле күптән түгел генә караучыларның күңелен «Кеше китә - җыры кала» сериалы белән яулаган шәхес Александр Далматов. Сериалны төшерә башлар алдыннан Далматов безнең берничә сорауга җавап җибәрде.

Александр Далматов: "Беренче съёмка көнен 12 июль Казанда, Казан тормышын төшерүдән башлыйбыз. Сериал Казан урамнарында төшереләчәк, күбрәк үзәктә - КФУның тулай тораклары янында, Красной Позиции, Гадел Кутуй урамнары якларында. Шулай ук Чистай, Туфан абыйның туган ягы Кама Тамагы, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәчтә дә.

Баш рольләрдә Диләрә Фазлыева (Әлмәт театры - авт.) һәм Артём Пискунов (Тинчурин театры - авт.) Автор ролендә Алмаз Борһанов (Камал театры - авт.) Авторны без халык арасына чыгардык, ул шул персонажлар арасында яшәячәк. 

Ай булмаса, йолдыз бар

Туфан абыйның әсәрендә әйтеп киткән шактый өстәмә геройлар да сценарийга әйбәт кенә кертелде. Сценарий авторы - Алсу Хәбибуллина. Туфан абыйның телен артык үзгәртергә тырышмадык, бары тик кинолаштырдык кына. 

Сериалда Артём Пискуновның 10 җыры яңгыраячак. Монда Артём Пискуновны автор-башкаручы, композитор, шагыйрь буларак та беренче тапкыр күрәчәкләр. Сериал премьерасында аның җырларының да премьерасы булачак. 

Башка һөнәр иясе булса да кастингта катнашып аеруча игътибар җәлеп иткән кешеләр булды. Мәсәлән, җырчы Нурзадә, аннары тагын башка бик күп кешеләр. 

Төшерү процессы 3 ай дәвам итәчәк - июль, август, сентябрь"

Ай булмаса, йолдыз бар

 

Безнең редакция төшерү процессын даими рәвештә яктыртып барачак.

Ай булмаса, йолдыз бар

Фото - Айсылу Ямалеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021