Логотип
Хәбәрләр

17 елым әрәм!

Әни генә: «Кызым, чыккансың икән яшә инде, әнисе дә ир белән тора алмады, кызы да..», -  дип сөйләрләр дип гел туктатып килде. Ярар, бер көн сөйләрләр иде, ике, өч ай, ярты ел ди. Тик 17 ел түгел бит инде! Кеше сүзе дип мин 17 ел гомеремне әрәм иттем, җүләр.

 

Аны белгән һәр кешенең күңеленнән, бер мизгелгә генә булса да, «Эх, әнә шулай матур итеп картаерга язсын иде!» дигән уй йөгереп үтми калмыйдыр. Аның сөйкемле итеп бер елмаюы гына да туңган җанны да җылыта алыр идедер, мөгаен. Орчык кадәр генә бу тәнгә никадәр талант, никадәр көч һәм никадәр сабырлык сыйган... Сүзем Татарстанның халык артисты – Фирая Әкбәрова турында.

Фирая апа, ничек хәлләрегез?

– Аллаһка Шөкер, барысы да әйбәт. Әкренләп менә үз түшәмемә җитеп киләм. «Әни» диеп торган балаларым, «әбием» дип сөяр оныкларым һәм яратып эшләр эшем бар.

Тик алай да, күзләрегездә сагыш бар кебек. Бу балачак хатирәләре белән бәйлеме?

– Шулайдыр. Ярар, аның алары шул балалык, яшьлек белән узып киткән. Кешенең олыгайган көнендә тормышы тыныч һәм матур булсын икән ул. Элегрәк авыр дия торган идем, хәзер бик әйбәт булган дим. Димәк шулай тиеш булган. Хәзергесе яхшы булсын.

Яраларны ямасаң да, каны бит саркып кала...

– Кала шул. Аны ничек кенә итсәң дә онытып булмый инде. Менә мине чая диләр. Әмма шул чаялык артында куркаклыгым ятканын белмиләр. Ник дисәгез, әти 5 тапкыр өйләнде минем. Арасында төрлесе булгандыр – кимсеткәне дә, читкә какканы да. Әнә шуларның барысы да күңелгә сеңеп калгандыр инде.

Үткәнгә юл булса, кабат кайтыр идегезме?

– Менә әйтәләр бит, яшьлеккә кайтыр идем, балачагыма дип... Ә мин кайтмас идем. Икесе дә шулкадәр авыр узды. Миңа менә хәзер    рәхәт. Шултиклем рәхәт, белсәгез! Кеше бит картлыктан куркып яши. Ә мин киресенчә һәр көненнән тәм табып. Яшьлеге дә кирәкми, матурлыгы да. Бүгенем тыныч булсын, Амин.

Бу гаилә таркалганнан соң туган фикерме?

– Бәлки. Күрәсең, безгә өйләнешергә кирәк булмаган. Без икебез ике төрле кеше идек. Ашыкканбыздыр. Училищеда укыганда, Шәхсәнәм апа Әсфәндиярова безгә гел «кызлар, кияүгә чакырганда барыгыз. Артист кешегә тормыш коруы бик авыр» дип тукып килде. Менә ничектер тыңлаганмын инде аны. Беләсезме, киңәшне дә белеп бирергә кирәк бит, чөнки ул кеше тормышына бик зур йогынты ясый торган әйбер. Аны гаепләп әйтүем түгел, яшьлек җиләслегедер.

Ул вакытта яшьлек белән бер әйберне аңламаганмын: күп сөйләшә торган ирләрдән гомумән качарга кирәк икән. Чөнки ир кеше сиңа булган мөнәсәбәтен эше белән күрсәтергә тиеш. Матур сүзләр белән генә ерак китеп булмый. Ир белән хатын арбаны бергә тартырга тиеш бит юкса, ә бездә алай түгел иде. Минем арбада ике бала да, Ул иде. Әнә шул арбаны берүзем тартып арыганнан соң мин аны ул арбадан төшереп калдырдым.

Ә кияүгә чыкканда, яратып чыктыгызмы?

– Бөтен кеше яратып чыга торгандыр инде ул. Аннан соң гына ал күзлекләреңне салдырталар. Әмма ул вакытта соң була шул... Көнче иде. Ә көнчелек яратуны үтерә торган куркыныч әйбер. Әгәр син хатын итеп артист кешене сайлагансың икән, син аның театр дигән баласын да кабул итәргә тиеш. Әнә шул балаңны кабул итми икән, тормышның асты-өскә киләчәк. Бездә шулай булды да. Әни генә: «кызым, чыккансың икән яшә инде, әнисе дә ир белән тора алмады, кызы да..» дип сөйләрләр дип гел туктатып килде. Ярар, бер көн сөйләрләр иде, ике, өч ай, ярты ел ди. Тик 17 ел түгел бит инде! Кеше сүзе дип мин 17 ел гомеремне әрәм иттем, җүләр.

Гаилә учагын хатын-кыз сакларга тиештер инде ул...

– Ышаныч булмаган гаиләнең нәрсәсен саклыйсың? Мин улларыма да «көнләшеп, ярты гомерегезне үткәрмәгез» дим. Ышанмыйсың икән – яшәмә. Болай да 17 ел балалар әтисез үсмәсен дип яшәдем. Нәрсәгә ирештем? Ни алар җүнле мөнәсәбәт күреп үсмәде, ни үзем. Бала хакы дип кенә яшәргә ярамый! Алар ярату һәм хөрмәт булган гаиләдә үсәргә тиеш. Әти-әниләренең ызгышып яшәгәнен күреп, алар да бит аннан гаилә тормышын шулай булырга тиеш дип уйлый башлыйлар. Бу дөрес әйбер түгел.

Сезнең өчен кеше сүзе никадәр дәрәҗәдә мөһим?

– Юк дәрәҗәсендә. Элек бөтен кешегә ошарга тырыша идем, яхшы булам, янәсе. Ә хәзер исем дә китми. Чөнки кешегә ошарга тырышып никадәр көч түгелгән.

Фирая апа, бүгенге көндә театрда рольләрегез бармы?

– Бар, бар. «Зәңгәр шәл», «ИсәнмеСез?!», «Әтәч менгән читәнгә», «Өйләнәм.tat» һәм башкалар, Аллага шөкер.

Театрдан китеп җырчы булу теләге булмадымы?

– Беркайчан да. Җырлый башлавым да шул ничарадан бичара булганлыктан. Барысы да яхшы булган булса, бәлки, җырлый да башламаган булыр идем. Гаиләне саклап калам дип, бер ел театрсыз торып карадым бит инде. Тора гына алмадым. Театрның миңа никадәр кадерле икәнен әнә шунда гына аңладым.

Моңлыларны бәхетсез була диләр. Килешәсезме?

– Кем белгән инде. Мин үзем менә нишләптер моңлы җырлар җырлыйм, ә тормышта бик шаян кеше. Аннан гына тормый торгандыр инде ул.

Театрда гомумән бердәмлек һәм дуслык бармы ул?

 Сирәк булса да, бар. Театр шул гаилә бит инде ул. Монда да төрле чаклар була. Ызгышкан чаклар да, кочаклашып елашкан чаклар да. Тик бөтен сереңне сөйләрдәй кеше берәү генә була һәм ул миндә бар. Серләребез бер-беребездән читкә чыкмый. Гомумән, театрда күпне күрергә, күпне белергә һәм күпне ишетергә ярамый. Бөтен җирдә шулайдыр дип уйлыйм.

Театрдан бераз читкә китеп, кино дөньясына күчсәк... Анда ничә ролегез бар?

– Кем санаган инде аны. Чакырган җиргә барырга тырышам. Нинди булса да тәҗрибә бит ул. Клиплар да шактый булды инде. Бөтенесенә дә (үзләре әйтмешли!) «сөйкемле әби» кирәк.

Сез бит әле татар дөньясында зур шау-шу уяткан «Зөләйха күзләрен ача» фильмында да төштегез. Мәскәүлеләр белән эшләү кыен булмадымы?

Менә анысы шактый зур тәҗрибә булды минем өчен. Ниндидер яңалык эзләп катнашу иде ул. Җиңел булды диеп әйтә алмыйм, әмма яраклаштык. Мин анда команданың бердәмлегенә һәм артистларга булган мөнәсәбәткә шаккаттым. Анда һәр әйбер контрольдә: реквизит, костюм, декорация дисеңме. Ролеңне уйнап бетерүгә сине кайнар чәй ясап көтеп торалар, өстеңә җылы кием эләләр. Шаккаткыч.

Олыгайгач кеше ялгызлыктан курка башлый, Фирая апа. Ә сез?

– Белмим, миңа әлегә бик рәхәт. Үз көнемне үзем күреп яшим. Бик олыгайгач кына башланадыр ул андый әйбер. Аллага шөкер, бүген үземне үзем карар хәлдә. Исәнлек кенә булсын.

Фирая Әкбәрованың тормышын җырга салсак, ул нинди җыр булыр иде?

 Мин яратып җырлаган җырлар арасыннан карасак «Сагынырсың дидең. Сагынам...» җыры. Бик моңсу җыр ул. Елыйсы килгәндә генә җырлый торган. Минем күңел халәтен ача да сала шул бер җыр. Әрәм үтелгән елларны сагынып җырлыйм мин аны гел.

Фирая апа, әгәр бүген берәрсе сездән киңәш сорап килсә, ул нинди киңәш булыр иде?

– Нинди генә очракта да, Кеше булып кал дияр идем. 10 елдан соң очрашкач та, кеше алдында йөзең кызарырлык булмасын.

Бүгенге Фирая Әкбәрова, әле яңа гына зур тормышка аяк баскан Фираяга нәрсә дип әйтер иде икән?

 Юк өчен елама да, бәргәләнмә дә. Һәр нәрсә үз вакыты белән килә, өметеңне генә өзмә дияр идедер. Яшьлек белән аның ялгышы да, авырлыгы да уза. Картлыгың матур булсын икән!

 

Фотолар: Г.Камал театры матбугат үзәге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Спасибо за интересное интервью с Фирая апой.

    • аватар Без имени

      0

      0

      НИНДИ ДОРЕС СУЗЛЭР. УКЫДЫМ ДА,КАРАЛЕ НИНДИ ОХШАШ ЯЗМЫШЛАР ДИП УЙЛАП КУЙДЫМ'.РЭХМЭТ СЕЗГЭ