Хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Печән базары»на бардыгызмы?
2013 елдан бирле үткәрелүче «Печән базары» фестиваленең быелгы темасы - татар йорты. -
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
28 август Казан Мэриясе балконнарыннан кабат «Казан тавышлары» ишетеләчәк. Мэрия бинасы уникаль театр мәйданчыгына әйләнә. Бишенче, юбилей, «Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы гадәттәгечә шәһәр һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан узачак. Башка еллардан аермалы буларак, быел Мэрия бинасы балконнарында шигырьләр генә түгел, ә дөньякүләм билгеле «Летучая мышь» опереттасы да куелачак. -
Күренекле драматург Туфан Миңнуллин тууга 90 ел!
Күренекле драматург, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан аның “Сәхнә” журналында төрле елларда басылган язмаларын тәкъдим итәбез. -
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
«Сеңелкәш» (»Ася» И. Тургенев) спектакле премьерасының икенче көненнән соң туган фикерләр. -
“Ак калфак”лы милләтемнең күңел хәзинәләре
“Ак калфак” оешмасының максаты – үсеп килүче буында милли үзаң формалаштыру; милли мәдәниятне һәм күпъеллык кыйммәтләрне торгызу, саклау һәм үстерү; туган телгә ихтирамны арттыру; тегү, чигү һәм милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар үткәрү. -
Казанда 25-31 август XXXV Татар яшьләре көннәре узачак
35 нче Татар яшьләре көннәре Россиянең 27 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан 150 делегат җыячак. -
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
«Сәхнә» журналының сентябрь санында иҗади гаилә Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина белән әңгәмә чыгачак. Әлегә әңгәмәнең бер өлешен сезгә тәкъдим итәбез. -
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
21 август Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача. Шушы чарага багышланган матбугат чарасында директордан тыш, Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие, Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестры, Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле җитәкчеләре дә катнашты. -
“Үлемнән бер адым алда”
Якташыбыз, танылган журналист, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларының баш мөхәррире, күп китаплар авторы Гөлүсә Рәүф кызы Закированың “Энекәш” китабын тәкъдим итү кичәсендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Госман улы Ногманов: “Гөлүсәбезнең әлеге китабы – оеткы, махсус хәрби операциядә катнашучы батырлар турында китаплар әле тагын да язылыр...”, – дигән иде. -
Казанда Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакировка һәйкәл куелачак
Габдулла Тукай исемендәге Татар филармониясенең 89 нчы сезоны ачылуга багышланган матбугат конференциясендә филармония директоры Кадыйм Нуруллин шушы яңалыкны җиткерде. -
Кариев театры артисты Искәндәр Низамиев Камал театры труппасына күчкән!
Искәндәр Низамиев Фәрит Бикчәнтәевның шәкерте. Уку тәмамлангач та аны Кариев театрына алганнар иде. Хәзер Искәндәр үзенең төркемдәшләре Ләйсән Гатауллина, Рәйхан Габдуллина, Эльза Моратхуҗина, Зөфәр Нуртдинов, Рәдиф Галимов белән бергә иҗат итәчәк. Котлыйбыз! -
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
Бар яктан килгән, сокланып һәм шаккатып карый торган кешеләр була. Әңгәмәдәшем – шундыйлардан. Без бу интервью көнен билгели алмыйча озак йөрдек, ә инде күрешкәч сөйләшә башлый алмый интектек. Ник дигәндә, әңгәмәдәшемнең эш телефоны, мобиль телефонының ничә тапкыр шалтыравын саный башлап карадым да, соңыннан бу эшне ташладым. 24/7 режимында яшәүче бу ханым ничек кенә барысына да өлгерәдер – исең-акылың китәр... Әңгәмәдәшем – “Яңа Гасыр” Телерадиокомпаниясенең башкарма директоры-баш мөхәррире Лилия Кадыйрова! Без аның белән эш турында гына түгел, балачак һәм гаилә турында да сөйләштек. -
Яшисе килеп яшәү. Мәсгут Имашевка 95 яшь!
Быел күренекле татар композиторы, мәдәният эшлеклесе, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут ага Имашев 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Түбәндә редакция кунагы Мәсгут Имашев белән Әлфәт Закирҗанов әңгәмәсен тәкъдим итәбез. -
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
Агымдагы елның сентябрь аеннан Айдар Җаббаров Тинчурин театрының баш режиссёры итеп билгеләнә. Моңа кадәр Җаббаров Камал театры штатында исәпләнә иде. Тинчурин театрында 4 ел баш режиссёр булып эшләгән Туфан Имаметдинов әлегә кайсы да булса театрга берекмичә, «ирекле йөзүне» сайлый. Ул башка театрларда чакырылган режиссёр буларак спектакльләр куюны дәвам итәчәк икән. Шуңа өстәп, әле чагыштырмача күптән түгел Казан Кирмәне территориясендә ачылган чәйханәсен исәпкә алганда, Имаметдиновның эше җитәрлек булыр төсле… -
Уңышлы сезон. Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрыннан узган сезон нәтиҗәләре
Театрларыбыз ял алган мәлдә, без Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары һәм сәнгать җитәкчесе Ринат Мирзахәсән улы Әюповка узган сезон нәтиҗәләре белән таныштыруларын сорап, мөрәҗәгать иттек.
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.