Логотип
Хәбәрләр

«Мине хәтерлиләр дип ышанам...»

Ул үзенең зирәклеге, зәвыклыгы белән сокландыра. Башкорстанда яшәп иҗат итүче җырчы Лилиана Ирназарова турында сүзем. Хәзерге көндә ул – дүрт бала әнисе. Аның белән иҗат, бизнес һәм хатын-кыз бәхете турында сөйләштек.

Сез нинди гаиләдә үстегез?

  • Мин Башкорстанның Дүртөйле районы кызы. Хәзерге көндә дә туган ягымда үз йортыбызда яшибез. Әнием гомер буе шәхси эшмәкәр булды, әтием теш табибы. Безнең буын телефон заманында үсмәде бит ул, шуңа вакытыбыз урамда таулар, чаңгы шуып үтә иде. Җәен бакча карый, өйләр юа, түтәл утый, су керә идек, кыскасы, гадәти авыл тормышын күреп үстем.  

  • Сәхнә белән дә балачактан дус булгансыздыр?

  • Мин алты яшемдә беренче тапкыр армиягә озаткан егетләр алдында чыгыш ясадым. Авылда кеше бер-берсен әйбәт белә бит. Безнең клуб җитәкчесе Флюра апа минем җырлаганны күреп алды. Хәтта урындыкка бастырып җырлаттылар, чөнки болай гына бастырсалар беркем күрмәс иде. Кечкенә вакытта ук “Әйтмә син авыр сүз” җырына моңланып үстем.

  • Айдар Галимов белән бергә иҗат иткән елларны сөйләгез әле.

  • Аның театр студиясендә мин дүрт ел шөгыльләндем. Зур сәхнәгә нәкъ менә Айдар Ганиевич төркемендә аяк бастым. Миңа ул вакытта нибары 14 яшь иде, шуңа күрә төркемдә иң кечкенә җырчы мин булдым. 18 яшькә кадәр гастроль белән чыгып киткәндә, әти-әнием гел мәктәптән дәресләрдән сорап торды. Мин Айдар Галимов белән эшләгән дәвердә сәхнәдә үземне дөрес тоту, кеше белән аралашу, уртак тел табу серләренә өйрәндем.

  • Хәзер аралашасызмы?

  • Аралашабыз, Аллаһка шөкер. Аның төркеменә килеп кергәндә, Айдар Ганиевичның иң популяр чагы иде. Айның ике көнендә генә ял итү бәхете тәтеде, гел иҗатта эштә булдык.

  • Әти-әниегез тарафыннан таяныч булды, димәк?

  • Алар минем сәләтемне балачактан күреп, бөтен конкурсларга йөрттеләр. Остазым Гөлнара Сәлимова белән 13 яшьтән конкурсларда катнаштык. Әти-әнием махсус минем өчен кыйммәтле сәхнә костюмнары алдылар. Мал суеп саткан акчага мине Италиягә, Германиягә кадәр алып бардылар. Шулай итеп алар тарафыннан ярдәм бик зур булды. Алар бүгенге көндә дә миңа терәк һәм кирәк, исән-сау гына булсыннар. Абыем белән икебезгә тиешле тәрбия бирделәр. 

  • Ул вакытта “киләчәктә җырчы булам” диргән уй бар идеме?

  • Конкурсларда катнашканда үземне җырчы буларак күрдем. Сәхнә дип исем китә иде инде. Беренче гастрольләргә чыкканда мин әле мәктәпне тәмамлый гына идем. Әтием мине бик медицина өлкәсенә әйдәде, ләкин ул юнәлештә читтән торып уку бүлеге булмаганга, мин ТГППУга кердем. Һәм ике балам булганда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына Винера Ганиева курсына кердем. Өченче баланы табарга нибары бер ай калганда дипломлы булдым. Шулай итеп, бүгенге көндә ике югары белемем бар – икесен дә Казанда тәмамладым.

  • Сәхнәдән югалып торуыгыз шәхси тормышка бәйле булды, алайса?

  • Гомумән, минем сәхнә юлым декрет ялы арасында үтте. Бүгенге көндә 4 бала әнисе мин. Билгеле, сәхнә үзенә бик чакыра. Зур гастрольләр белән йөрергә хыялланмыйм, әмма моң-хисләрне җырлар аша җиткерәсе килә. Күп булмаса да, үз тамашачым бар.

  • Балаларыгыз белән таныштырыгыз әле?

  • Өч улым һәм нәни кызым үсә. Зур улым – Назарга 13 яшь, уртанчы улым Диарга 9 яшь тула, кече улым Миранга 2 яшь, Лия кызыма 2 ай. Һәрберсе зур мәхәббәттән туган балалар.

  • Иҗат белән кызыксыналармы?

  • Балалар иҗат белән кызыксынмый, шулай да аларны төрле яктан үстерергә тырышам. Олы улым гитарада, фортепианода, уртанчы улым укулеледа уйный, Миранның кызыксынуын әлегә аңламыйм.

  • Аларга еш кына нинди киңәшләр бирәсез?

  • Мин аларга курыкмаска өйрәтәм. Бу дөньяда бар нәрсәне дә татып карарга кирәк, әлбәттә, рөхсәт ителгәннәре турында әйтүем. “Ник монда бармаганмын икән?” дип үземнең куркып калган чакларым еш булды, шуңа балаларда шуклык, тәвәккәллек сыйфатын үстерергә тырышам. Үзем эшләмәгәнне эшләтәсе килә, бармаган җиргә алып барасы килә. Әти-әни миңа ничек тәрбия биргән, балаларыма да шулай бирергә тырышам. 34 яшемә җитеп әти-әни йөзенә бер тапкыр да кызыллык китергәнем булмады.

  • Дүрт бала белән барысына да ничек җитешәсез?

  • Дүртесен дә мин карыйм, үз эшләремә дә өлгерәм, Аллаһка шөкер. Һәр бала үзенең ризыгы белән туа, аны үз көчеңә таянып булдырасың. Мин кыз бала да табарга теләгән идем, Аллага шөкер, кызлы да булдык. Шуның белән балалар эпопеясен тәмамлыйбыз, хәзер шушы дүртесен аякка бастырырга кирәк.

  • Сез читтән туры сүзле кешегә охшаган. Әллә мин ялгышаммы?

  • Дөресен әйткәндә, туры инде мин. Йолдызлыгым буенчада чаян, өстәвенә елан елында туганмын. Үзем туры әйтәм дә, тиз сүнәм. Шуңа янәшәмдә бары тик тугры дуслар гына. Мин тиз ачыла торган кеше түгел, үземә бик аз кешене генә якын китерәм. Алар – еллар буен сыналган кешеләр. Ачуны озак тотмасам да, кешедән бер күңелем кайтса, аны бүтән якын китерә алмыйм.

  • Иҗатыгызда нинди яңалыклар бар?

  • Әлегә яңалыклар юк, тик яңа җырларны туплыйм. Мине әле һаман хәтерлиләр дип ышанам. Социаль челтәргә еш керәм, иҗатымны яратучы кешеләр белән аралашам. Үзем гомумән бик күп җырлар тупладым, җырлар язам. Репертуарымда үзем язган 12 җырым бар. Алга таба күбрәк иҗат итеп тамашачыга ишеттерергә дигән зур ниятем бар.

  • Тәнкыйтькә карашыгыз ничек?

  • Күңел ничек кенә ярсыса да, кешегә каты бәрелмим. Яшь тә бара, зирәклек арта. Элегрәк булса турысын әйтер идем, хәзер кайдадыр күземне йомам, матур гына җавап бирәм. Дөрес әйтелгән тәнкыйтькә караш та дөрес булырга тиеш. Хейт дигәне дә бар, аларга җавап бирмим.

  • Сезнең өчен беренче урында хәзер гаилә кебек. Ләкин җырчы сәхнәдә озак күренми торса, онытылырга мөмкин. Яңадан кабынып китү авыр булмасмы?

  • Хатын-кыз өчен беренче урында һәрвакыт гаилә булырга тиеш дип уйлыйм. Җырларны күңел өчен язам, ә инде акча ягына килгәндә, бизнес белән шөгыльләнәм. Мин ресторатор, үземнең рестораным бар. Ике айдан Дүртөйледә тагын бер ресторан ачам, Аллаһ бирсә. Төп иганәчем – тормыш иптәшем. Без туган ягымда үз йортыбызда торабыз. Мин бәләкәй шәһәрдә яшәүнең бер проблемасын да күрмим. Әнием, шәхси эшмәкәр буларак, бизнеста бик әйбәт белгеч, миңа булышып тора. Кызым үскәч, ресторан бизнесына ныклап тотынырга ниятлим...

  • Хәзерге эстрада яңалыкларын күзәтәсезме? Кемнәрне тыңлыйсыз?

  • Әлбәттә, күзәтәм. Хәзер телисеңме-юкмы барлык хәбәр социаль челтәрдә килеп чыгып тора. Күңелемә нинди җыр туры килсә, барысын да тыңлыйм, кем җырлаганын карамыйм да. Мин өчен җырның эчтәлеге һәм күңелгә отышлы булуы мөһим.

  • Хатын-кыз бәхетле булсын өчен нинди факторлар мөһим?

  • Күңел тынычлыгы булса, хатын-кызның тирә-ягында да бар нәрсәсе яхшы була. Тормыш иптәше дә, балаларына да шул бәхетне өләшәчәк.

  • Бер ун елдан үзегезне ничек күзалдына китерәсез?

  • Мин үземне бизнес белән шөгыльләнгән, елына биш тапкыр сәяхәткә барып кайткан, балаларымны үстергән, әти-әниемә булышучы итеп күзалдына китерәм. Ун елдан да беркемнең дә йөзенә кызыллык китермәм дип ышанам. Бәхетле хатын-кыз, әни, ә бәлки инде оныклар әбисе дә булырмын, кем белә.

  • Тормышыгызда иң кирәкле киңәшне кем бирде?

  • Тормыш үзе һәм юлымда очраган кешеләрем биргәндер. Кемдер минем өчен дәрес, ә кемдер үрнәк. Барысына да тормыш үзе өйрәтә. Киңәшне аны кем дә бирә, ләкин шуны дөрес итеп куллана белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк