Логотип
Журналда укыгыз

Үз юлыңнан туры бар!

Була шундый кешеләр – алар сине үзләренең елмаюлы ачык карашы белән җәлеп итә! «Бу кешенең елмаймаган чагы бармы икән?» – дип уйлыйсың. Танылган алып баручы, музыка уен кораллары остасы Ильмир Җамаловның да моңаеп йөргән чагын күрмәссең! Аның балачак-үсмер еллары ничек узган? Музыка дөньясына ничек килеп кергән һәм бүгенге көндә ниләр белән мәшгуль? Әйдә, барысы хакында да үзе сөйләсен!

 

Тынгы белмәс балачак

Мин Тукай районы Мусабай Завод авылында гап-гади гаиләдә тәрбия алдым. Тормыш булгач, перәннеге дә, каешы да булды. Бертуган апам Зөлфия белән уңай һәм рәхәт шартларда үстек дияр идем. Шартларга карап кына эшләмәдек түгел, җиң сызганып эшләп үстек. Иптәшләрем велосипедка утырып су коенырга киткәндә, без апам белән бакча казып карап кала идек. Ял дигәне, барлык эшләрне бетереп, кичке алтыда тиз генә малны алып кайткач, башлана иде. Авыл кешесенә акча мал асрап, ит сатып керә бит инде. Аннары, кирәк булганга, әни белән апам, кайчакта мин, районга май, сөт, эремчек сатарга йөрдек. Сатылмаган чаклар да булды. Әти фермада эшләде, колхозчыларга хезмәт хакы бирелмәгән еллар. Шуңа күрә нинди генә шартларда үссәк тә, тиеннең кадерен белдек. Әтием миңа 13 яшь вакытта вафат булды. Минем холкымны да, тышкы кыяфәтемне дә аңа охшаталар иде. Аның вафатыннан соң әни безгә ныклы һәм тиешле тәрбия бирде. Аның һәрвакыт әйтә торган киңәшләре истә калган: «Эшләгәнең кешегә булса, өйрәнгәнең үзеңә булыр» һәм «Башлаган эшеңне бетерергә кирәк».

Тормышка карашны үзгәрткән көн

Миңа 18 яшь тулгач 20 меңгә Ока машинасы алдык. Мин бу машинада нибары 20 көн генә йөреп калдым. Чөнки тормышка карашымны үзгәрткән вакыйга булды. Мин – укытучы малае булгач, һәрвакыт тәртипле булырга кирәк дип үстем. Ә монда миңа үземә машина алып бирделәр! Кыскасы, мин иреккә чыккандай булдым. Әле дә күзалдымда: эштән соң кайттым да, тизрәк дуслар янына чыгарга әзерләндем. Әни мине юлга озатырга капка төбенә чыкты. Аның ана күңеле белән кайгырудан әйтелгән «Улым, исән-сау йөр» дигәненә «Ярар», – дип кенә кул селтәдем. Әнигә бит ул! Һәм күп тә үтми машина белән әйләндем. Менә шушы вакыйгадан соң мин озак вакыт тормышымны, үз-үземне анализладым. Һәм беркайчан да йолдызлык чире белән «авырмаячагымны» ачык аңладым. Шул мизгелдән соң әни белән минем арада бары тик тиешле һәм дөрес мөнәсәбәт булды.

Музыкага мәхәббәт

Безнең гаиләдә музыка һәрчак булды: әни – баянда, әти хромка гармунда уйнады. Әмма минем музыкага тартылуым алардан түгел, башка кешедән күчкән. Ике туган апам Сөмбелне «авыл сандугачы» дип йөртәләр, ул бик моңлы җырлый. Мин аңа ияреп клубка чыга идем, шунда микрофон көйләгән булып яки башка эшләр майтарган булып йөрдем. Шулай итеп музыкага техник яктан тартыла башладым. 5 класста укыганда авыл мәктәбенә музыка мәктәбенең филиалын ачтылар. Безне укытырга Рәфыйк Дәминов килде. Һәм ул килү белән бөтенебез диярлек музыкага тартылды. Мин аның ни дәрәҗәдә яхшы укытучы булганын хәзер генә аңлыйм әле: ул бит укытучы гына булып калмаган, безгә тормышның фәлсәфи дәресләрен дә биргән кеше булган. Укучыларын үз машинасына утыртып төрле концертларга алып баруны гадәткә керткән, авыл данын күтәргән, 20 укучыдан торган баян ансамбле барлыкка китергән кеше ул!

Укыганда шуграк буласың, укытучыдан да зарланасы килгән чаклар да булгалый. Мин әнигә кайтып, «баянга йөрмим» дияргә курка идем. Рәфыйк абыйның укыту методикасы башка төрле булгангамы, без аннан качар өчен, 9 класста мәктәптән киттек. Диплом алмыйча! Әйтәм бит, ул минем иң яраткан укытучым булганын соңрак аңладым. Музыка мәктәбенә йөргәннәр тормышта югалмадылар – үз юлын таптылар. Мин укытучым белән кабат күрештем, кайтып аннан остазлык дәресләре алдым.

«Син кайсы укытучы малае?»

Мәктәптән соң мин Алабуга мәдәният-сәнгать көллиятенең оркестр бүлегенә укырга кердем. Анда да баян... Укырга кергәндә баян кирәк булыр дип, без мал суеп кыйбат булмаган, әмма әйбәт баян алдык. Беренче имтиханга баян белән килеп кердем. Композитор Валерий Әхмәтшин минем турында шунда: «Ямалов пришел со своим баяном», диде. Хәзер кызык инде: ул баянны Алабуга көллиятенә нишләп алып барган булдык икән, анда баяннан да күп нәрсә юк бит инде, бер карасаң. Самими авыл баласы инде! (Көлә). Укырга уңышлы гына кердек. Инде тулай торакка урнашырга кереп барганда, вахтер туктатты: «Син кайсы укытучының малае», ди. Кыска буйлы булгач, турникеттан да күренмәгәнмен! (Тагын көлә). Көллияттә фольклор ансамбльне Илдус Сәләхов җитәкләде. Мин шул ансамбль аркасында 4 еллык курсны укып чыктым. Бәлки кызыл дипломга да тәмамлаган булыр идем, «баянны «3»легә бирмәгән булсам...

«Сорнай» турында

Көллияттән соң мин инде нишләргә икәнен уйлана башладым: Казанның театр училищесына барыргамы, әллә институткамы дип баш ваттым. Бер карасаң, училище, техникумнар белемне көчлерәк бирә, әмма күңел институтта укуны сайлады.

Институтта тәнәфес вакытында «Сорнай» фольклор ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев белән Руслан Габитов килде – ансамбльгә кеше эзлиләр икән. Алар белән ике сөйләшүдән соң инде мин репетициягә бардым. Һәм беләсезме, «Сорнай» минеке икәнен аңладым. Фольклор шул дәрәҗәдә күңелемә «кереп утырды» – 2 курстан соң Алсу Еникеевнага – фольклор бүлегенә күчтем. Менә монда мин үземне таптым! «Сорнай» минем тормышымның иң матур, рәхәт мизгелләрнең берсе булды. Җәй көне гастроль белән регионнарга йөри башладык. Анда кешенең татар көйләренә сусап яшәгәнен сиздем. Һәм менә баян кирәк булды! Шулай итеп баян минем иң беренче дустыма әйләнде, аннары курай, сорнай, кубыз һәм башкалар... Саный китсәң, барлыгы 20 уен коралында уйнаган булды.

Ансамбль белән Кытай, Финляндия, Австрия, Швеция, Төркия, Казахстан һәм башка бик күп илләрне күрдек. Руслан, үзенең сәбәбе белән ансамбльдән киткәч, безгә Илгиз Шәйхразиев өстәлде, тора-бара яңа состав барлыкка килде.

***

Бу урында минем алып баручы һөнәре турында сөйләп үтәсе килә, бу эш белән 2012 елда кызыксына башладым. Иң элек ди-джей буларак Казанның танылган алып баручылары белән эшләдем. Бу вазыйфаны шундый җиңеллек белән алып бардым! Шуннан соң үземне дә алып баручы буларак сынадым. Әмма күпмедер вакыттан соң банкет белән «Сорнай»дагы чыгышлар кисешә башлады. Һәм мин туйларны ансамбль белән алып барырга тәкъдим иттем. Бу юнәлештә эшебез әйбәт башланып китте. Әйтергә кирәк, ансамбль чакырткан очракта бәясе дә арта. Чакыручылар булып тора, шөкер.

«Риваять» турында

«Сорнай»да 2016 елга кадәр эшләдем. Ринат абый үзенең дәвамчысы итеп мине күрә иде, бу хакта әйткәне дә булды. Әмма мин, дустанә мөнәсәбәтне саклап, шулай да китәргә булдым. 2018 елда Риваять” ансамбленә килдем. Хәзерге көндә Руслан Габитов белән әйбәт кенә эшләп йөрибез. Алга таба зур планнарыбыз да бар.

Мин фольклор ансамбльләрдә акча өчен эшләмәдем. Алар миңа беренче чиратта күңел өчен кирәк булган. Бүгенге көндә алып баручы булып эшлим һәм тормыш итәрлек акчаны шуннан алам. Миннән еш кына «Бизнесың бармы?» дип сорыйлар. Минем бизнесым юк, төп эшем – алып бару, оештыру. Кайвакыт оештыру эше генә дә әйбәт түләнгән чаклар була. Ә «Риваять»тән кергән акчаны мин чутламыйм да диярлек. Миңа анда иҗат процессы ошый. Русланның бер принцибы бар – ул үз янына профессиональ музыкантларны җыя. Без барлыгы 15 кеше эшлибез.

Популярлык турында бер-ике сүз

Һәр артист та популяр булырга омтыла – бу нормаль күренеш. Әмма кайбер артист тамашачыга якынайган образ яраттыра дип саный. Ләкин хәзер күпләр бу чикне аермый башлады: кайда артист та, кайда шоумен икәнен аермыйсың. Артистның үз йөзе, тамашачысы булырга тиеш.

Берсе хыялый, икенчесе реалист

Әңгәмәнең иң тәмле өлешенә дә җиткәнбез икән! Тормыш иптәшем Рузия исемле, һөнәре буенча хисапчы. Аның белән 2012 елда диджей Илсур Шәйдуллин таныштырды. «Бер кызны театрга кертергә кирәк иде», – дип мөрәҗәгать иткәч, мин инде батырланып ризалашкан идем. Камал театрында танышларым да бар, бер проблема да тумас дип ышандым. Баксаң, анда Теләчеләр концерт белән килгән икән, танышларым юк бит берзаман! Шунда арткы ишек янында басып торганда Рәсим Низамов күренде. Минем белән исәнләште дә, Рузиягә карады: «О, сәлам, нишләп йөрисең?» – ди. Болар Теләчедә туйда танышканнар икән, бер-берсен истә калдырганнар. Рәсим абый үзендә булган билетны биреп китеп барды. Шулай итеп, театрга бик яхшы гына «кертеп» кайттым мин Рузияне. (Көлешәбез).

Икенче очрашуыбыз Кремльдә булды. Салкын кич. Мин кәттә «Девяткам» белән килеп туктадым. Карыйм – бензины юк. Рузия белән экскурсия ясадык та, машинага кереп утырдык. Минем башымда мең төрле уй, ә кесәмдә 200 сум акчам бар. Хәзер ул акчаны нишләтсәм дөрес булыр? 100 сумын бензинга калдырсам, калганына Рузияне каһвә белән сыйларгамы? Ул очракта үзем бернәрсәсез калам – болай да сәер. Шулай да 100 сумга бензин салдырдым да, Рузияне якындагы тиз туклану ресторанына алып кердем. Бәхетемә шунда ук (!) дус егетем кызы белән килеп керде. Сиздерми генә аннан әҗәткә акча алып тордым. Шулай итеп, матур гына кич булды. Романтик инде үзем!

Мин Рузияне максималь идеалист дияр идем. Минем кебек иҗади кешене тонуста тотып, кире калыпка кайтаручы кеше ул! Мин һәрчак «очып» йөрим, кешегә тиз ышанам, ачык, ә ул әкрен генә шуларны җайга салып тора. Ул безнең гаилә тормышын социаль челтәрдә күрсәтү яклы түгел, өйдәгесе – өйдә булсын ди. Килешәм дә бит, әмма качып-посып барыбер төшерәм үзен! өлә).

Усал әти булырга тырышам

Хәзерге көндә Рузия белән 4 бала үстерәбез. Исемнәре – Раян, Рузинә, Рияз һәм Рузилә. Дөресен әйткәндә, күп балалы гаилә булырбыз дип уйламаган идек. Тормыш шулай үз көенә дәвам итә. Мин әти буларак кырыс кеше. Тик бу тәрбияләү өчен шулай эшләнә. Зур кызыбыз инде усал түгеллегемне белә, калганнары шүрли әле. Менә шулай усал әти кыяфәтен чыгарырга тырышкан артист мин. Гаиләдә бары тик татарча гына сөйләшәбез.

Кәефсез йөргән чагым юк

Елмаймый йөргән көнем... Кызык, бармы икән ул минем? Күңелемне нечкәртүче чаралар бар: берәр әсәр укысам, кино карасам яки музыка тыңласам лирик халәткә күчәм. Ә менә елмаймыйча йөргән чагым юктыр. Һәр нәрсәнең уңай ягын эзлим.

Әгәр кечкенә Ильмир белән сөйләшергә мөмкинлек туса, мин аны «барысы да үтә» дип тынычландырыр идем. «Үз юлыңнан тугры атлап бар, кыюрак һәм әрсезлегеңне булдыр!» – дип киңәш итәр идем.

Менә шундый киң кырлы, ачык кеше ул Ильмир Җамалов! Барысына да өлгерә: бүгенге көндә Алабугада онлайн рәвештә укытучы буларак эшли, ТНВда «Күңелләрдә тальян моңнары» тапшыруын алып бара. Бер сүз белән иҗатны да, эшен дә бергә алып бара, дүрт балага «усал әти» булырга да өлгерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк