Логотип
Журналда укыгыз

Казан шәһәр филармониясе сәләтле балалар эзли

Яңа проектның максаты һәм төп юнәлешләре хакында Татарстанның халык артисткасы, «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова белән сөйләштек.

Казан шәһәр филармониясе эшчәнлеге һәркемгә таныш. Ул халкыбызның милли сәнгатен үстерүгә, саклап калуга һәм аны тамашачы хозурына югары профессиональ дәрәҗәдә тәкъдим итүгә зур өлеш кертә. Тиздән шәһәр филармониясе балалар өчен яңа сәнгать үзәге балалар филармониясе эшчәнлеген башлап җибәрә. Яңа проектның максаты һәм төп юнәлешләре хакында Татарстанның халык артисткасы, «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова белән сөйләштек.

Чулпан Закирова:
– Балалар – безнең киләчәгебез, алар алдында изге бурычыбыз бар, милли сәнгатебезнең җәүһәрләрен түкми-чәчми тапшырырга тиешбез.

Унсигез ел элек «Казан» бию ансамбле каршында балалар студиясе оештырып җибәргән идек, бүгенге көндә ул гөрләп эшли. 40-50 бала җыелып башланган проектта бүгенге көндә 500 бала шөгыльләнә. Тиздән, төзекләндерү эшләре тәмамлангач, Җиңү проспектында урнашкан бинабыз – «Чулпан» мәдәният үзәге ачылачак. Анда 4 репетиция залы, 500 кешелек тамаша залы булдырыла. Шушы мөмкинлекләрне күз алдында тотып, эшчәнлегебезне тагын да киңәйтергә, биредә Балалар филармониясе булдырырга уйладык. Шул максаттан чыгып, күптән түгел 6-14 яшьлек балалар өчен кастинг игълан иттек. Әлегә конкурсантларны ике юнәлеш буенча сайлап алабыз – вокал һәм милли музыка уен коралларында уйнау. Вокаль төркем туплап эшләү буенча тәҗрибәбез бар инде, элегрәк «Айгөл» ансамбле бик актив иҗат итте, коллектив югары дәрәҗәләргә ирешеп, милли сәнгатебезне пропагандалауда үз өлешен кертте, шушы башлангычны яңартып җибәрергә ниятлибез. Тальян, гармун, курай, думбра музыка уен коралларында уйнау төркемен формалаштырып, алга таба нәфис сүз, актёрлык осталыгы буенча дәресләр уздырсак, сәхнәдә мюзикллар да куя алырбыз дип уйлыйм. Күпкырлы булырга тырышачакбыз, репертуарда бөтен халык җырлары һәм биюләре туплана. Әлеге сәнгать үзәгенә табигатьтән бик сәләтле, башлангыч әзерлек алган балаларны чакырабыз, аларны сынап карап, репертуар әзерләп, шундук үзебез белән олы сәхнәгә чыгарырга тырышабыз. Шул рәвешле, киләчәктә Казан филармониясен төрле буыннарны берләштерүче күмәк тамашалар, дуэт җырлар, оркестр белән уртак иҗат җимешләре булдырылачак мәйданчык, үзенә күрә бер лаборатория итеп күзаллыйм. Бәлки әле музыка театры булып та үсеп китәр – хыяллар зурдан.

Коллективның үсеше, уңышы җитәкчедән тора дип саныйм, шуңа күрә бу мәсьәләдә бик җитди караштабыз. Вокал буенча төркемне Филармониябезнең солисткасы, 15 елдан артык педагогик тәҗрибәсе булган Гөлназ Гафурова туплаячак. Музыка уен коралларында уйнау юнәлеше буенча Татарстанның атказанган артисты, «Казан нуры» оркестрының солисты  Наил Сәгъдиев җаваплы. Хәзерге вакытта өстәмә юнәлешләр буенча да җитәкчеләр эзлибез.

Сәләтле һәм актив балаларны кастингта катнашырга чакырабыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк