Логотип
Журналда укыгыз

Дусларым миннән көнләшми

Кечкенә чакта әтием яки әнием артист булса иде дигән уйлар килә идеме башыгызга? Артист балалары рәхәт тормышта яшидер кебек. Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров ике кыз үстерә, без алар белән артистның инстаграм бите аша таныш. Артисттан артист туа инде, диләр. Чыннан да, Мәрьям дә, Дания дә талантлы кызлар. Олы кызы Мәрьям белән якыннанрак танышырга булдык.

Кечкенә чакта әтием яки әнием артист булса иде дигән уйлар килә идеме башыгызга? Артист балалары рәхәт тормышта яшидер кебек. Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров ике кыз үстерә, без алар белән артистның инстаграм бите аша таныш. Артисттан артист туа инде, диләр. Чыннан да, Мәрьям дә, Дания дә талантлы кызлар. Олы кызы Мәрьям белән якыннанрак танышырга булдык.

Мәрьям, син ниләр белән кызыксынасың? Нинди хоббиларың бар?

–Мин бик тә биергә яратам. Әтием белән дә инстаграм өчен төрле клиплар төшерәбез.

Дусларың, классташларың әтиең танылган артист булгач, көнләшмиләрме? Сиңа карата мөнәсәбәтләре ничек?

–Минем дусларым көнләшмиләр, ә көнләшкәннәре, димәк, минем дус түгел.

Синең белән Данир Сабиров кызы булганың өчен генә дуслашырга теләүчеләр булгалыймы?

– Әйе, андый хәлләр дә була. Миңа күп язалар. Шулай ук, әнидән телефон номерымны сораучылар да бар.

Әти-әниең әйткәләшсә үзеңне ничек тотасың?

–Мин аларны дуслаштырырга тырышам.

Әтиеңнең кайсы җырын аеруча яратасың?

–«Кызыма» дигән җырын.

Өйдә сиңа эш кушалармы? Нинди эшләр?

–Өйдә әнигә булышырга туры килә. Гадәттә миңа идән юарга, юылган керләрне эләргә, бүлмәне җыештырырга, Данияне карарга кушалар.

Үзеңне иркә бала дип саныйсыңмы?

–Әзрәк бардыр инде.

Әтиеңнең инстаграм битендә начар комментарийлар күрсәң кәефең төшәме?

–Әйе. Ләкин алар өчен генә күңелсезләнмәскә тырышам.

Кайсы ризык синең өчен иң тәмлесе?

–Мин балык, карабодай, туңдырма, пицца, шоколад, макарон ризыкларын яратып ашыйм.

Синеңчә балаларны орышырга ярыймы?

–Гел түгел, ләкин кайбер вакытта шуннан башка булмый.

Әти-әниеңне ни өчен яратасың?

–Булганнары өчен.

Нәрсә турында хыялланасың?

–Минем тренер буласым, кинода төшәсем килә. Хыялларым күп.

Сеңлең тугач көнләшү хисе булдымы?

–Булмады дияр идем.

Тагын энең яки сеңлең булу турында хыялланасыңмы?

–Юктыр. Миңа сеңлем Дания дә җитә.

Үзеңне 10 елдан соң ничек итеп күз алдыңа китерәсең?

–Әйткәнемчә, мин үземне тренер, актриса итеп күзаллыйм.

Фотолар Сабировлар гаиләсе архивыннан алынды.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк