Логотип
Журналда укыгыз

Дин алыштыру – нәселеңне сату

Мондый булдыклы кешеләр сирәк, алар безнең милләткә бик кирәк. Таныш бул, укучым, «Сәхнә» журналының чираттагы кунагы, Мәскәү йолдызы – танылган авторбашкаручы, продюсер Гүзәлия.

Мондый булдыклы кешеләр сирәк, алар безнең милләткә бик кирәк. Таныш бул, укучым, «Сәхнә» журналының чираттагы кунагы, Мәскәү йолдызы – танылган авторбашкаручы, продюсер Гүзәлия.

– Гүзәлия, татар эстрадасында Сезнең үз урыныгыз, үзенчәлекле иҗади йөзегез бар. Аны булдыруда тырышлыгыгызга сокланмый мөмкин түгел.

– Рәхмәт! Мин күп балалы гаиләдә үстем. Иҗат белән шөгыльләнүгә этәргеч булырдай нигез бар, әтием гармунда уйный иде, бертуган апам Мәүлидә дә җырлый, балачактан гаиләдә пластинкалар тыңлап, аларга кушылып җырладык. Мәктәптә укыганда бик актив булдым, оештырылган барлык чараларда катнаштым. Бәйгеләрдә беренче урыннар да яуларга насыйп булды. Укуда бераз ташлама ясыйлар иде, әлбәттә, шул чакларда игътибар белән бозып бетерделәр дисәң дә була, чыныгу алганмын. 4 сыйныфта укыганда ул вакытта бик популяр булган «Әйдәгез әле, кызлар» чарасында катнаштым. Биремнәрнең берсе – әниләр турындагы шигырьгә көй язу иде, сынатырга ярамый, командага балл эшләргә кирәк, шулай итеп тырыша торгач күңелемдә тәүге тапкыр көй туды. «Мин булдырам икән. бит», – дип канатланып йөрдем. Авылда музыка мәктәбендә шөгыльләнү мөмкинлеге юк, пианиноны да беренче тапкыр институтка укырга кергәч кенә күргән кеше мин. Яшүсмер вакытта Цой иҗаты белән кызыксына идем, рухланып китеп, аның турында шигырь дә яздым ул чакта. Аннары җеннәр темасы бик кызыклы иде миңа, монысы инде «Шүрәле» әкияте тәэсирендә булгандыр. Фәлсәфи уйларым, матур метафоралар белән сурәтләп язган фикерләрем теркәлгән дәфтәрләрем сакланган, хатирәләрне яңартып, аларны гаҗәпләнеп карап утырырга яратам, кечкенә булсам да, дөньяга үз карашым булган. Өлкәнрәк сыйныфларда киләчәгемне сәнгать өлкәсендә күрә идем.

Ныклап иҗат белән шөгыльләнү кайчан башланды?

– Күп еллар узгач, Мәскәүдә туганнарымда яшәгән чакта Татарстанда «Татарстан яшьләре» җыр бәйгесе уздырыла иде. Чыгышларны мәртәбәле җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Салават кебек остазларыбыз бәяләде. 1998 елда Мәскәүдән анда катнашырга кеше кирәк иде, миңа тәкъдим иттеләр. Кыюсыз кеше түгелмен, шулай да каушабрак уйга калдым, анда әзерлексез килеш барып кеше көлдереп булмый бит дип. Мәскәүдәге Татарлар җәмгыяте вәкилләре барысын да оештырабыз, концерт костюмы хакын һәм юл чыгымнарын түлибез, ризалаш кына диделәр. Әлеге бәйге өчен махсус иҗат ителгән «Ана җыры» аннары популярлык казанды, соңрак аны «Казан егетләре» төркеме дә башкарды. Минем фикеремчә, әлеге җыр иҗат иткәннәрем арасында иң шәпләренең берсе. Тирән мәгънә салынган текст та җиңел язылды, 5-6 минуттан көе дә туды, аранжировкасын бер яһүд музыканты ясады. Чыгышыма карата игътибар бик югары булды, антракт вакытында бөтенесе диярлек шул җырны көйләп йөриләр иде. Гала-концертта чыгыш ясадык. Минем янга бер төркем егетләр килеп: «Сезнең белән танышасыбыз килә, Сез коеп куйган эстрада җырчысы, җырыгыз шәп», – диделәр. Ул вакытта кемнәр икәнен дә белмим бит әле, дус кызым аларның «Заман егетләре» , бик көчле музыкантлар булуын әйтте. Студияләренә кунакка чакырдылар. Бу чакыруны әллә ни җитдигә алмадым, ә алар минем иҗатны үстерүгә ныклап тотындылар, шул ук көнне ике җыр яздырдык. Бер айдан альбом әзерләдек. Язмыш эшедер, кирәкле вакытта кирәкле урында булу бик мөһим дип уйлыйм. Алар миңа иҗат итү өчен барлык шартларны тудырдылар. Башым әйләнгән чакта урыныма утырта да белделәр. Яшь кешенең башы әйләнә инде ул, гадәти хәл. Миндә «йолдыз авыруы» булмады диючеләр алдый яки дөреслекне үзләре дә күреп бетерми. Миңа ул вакытта уңыш елмайды, алар хезмәттәшлек тәкъдим итмәгән булса, мин иҗатка тирән кереп китмәгән булыр идем. Иҗат минем яшәү рәвешем икәнен аңладым. Хәзер менә яшь җырчыларга андый шартларны үзем тудырам. «Заман егетләре» туганнарым кебек якын иде, алар белән алты ел бергә эшләдек. Яшь җырчылар миңа балаларым кебек. Иҗатта мөнәсәбәтләрдәге ихласлык, ышаныч хисе булу бик кирәк.

Минем төрле мәдәни чаралар оештыру буенча тәҗрибәм бар, аларны таныту буенча агентлык та булдырган идем, Мәскәүдә ресторанда җитәкче урында да эшләдем. Рухым буенча мин җитәкче, юнәлеш биреп, төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын эзли торган кеше. Хәзерге вакытта иҗат һәм продюсерлык эшчәнлеге белән генә шөгыльләнәсе килә.

– Татар эстрадасында эшләүче башка продюсерлар белән аралашасызмы?

– «Барс медиа» компаниясенең продюсеры Радик Артемьев белән озак вакыт аралашып яшәдем. Төпле киңәшләр бирде, еш кына теге яки бу күренешкә алдан күреп әйткән фикерләре дөрескә чыга иде. Бу өлкәдә берникадәр тәҗрибә туплагач, хөрмәтем артты, аңлый башладым. Рифат Фәттахов белән дә аралашам, проектларын күзәтәм. Төрле бәхәсләрне читкә куеп, аның татар дөньясына Ришат Төхвәтуллин белән Филүс Каһировны бүләк иткән кеше буларак бәяләү мөһим. Аларга иң кирәк вакытта дөрес адым ясарга ярдәм иткән кеше ул. Кирәкле чаралар оештыра, теге яки бу кешегә үз фикерен каты итеп әйтеп куя. Мин аның гамәлләрендә усаллык күрмим, бик көчле, принципиаль кеше, һәрнәрсәне үз исеме белән атап, күзләрне ача.

– Сез күп балалы гаиләдә үскәнсез, игътибар да җитеп бетмәгәндер, әйеме?

– Әйе, игътибар җитми инде ул. Әтием Нургали белән әнием Сания гел эштә иде, тормыш итмичә булмый бит. Үзең эзләнәсең, яраттырасы килеп, әби кочагына барып керәсең. Әбием Рабига тәрбиясендә үстем мин, өйдәге эшләрне бетергәч, әби янына кунарга бара идем. Тормышта юнәлеш бирүче, төп тәрбия аннан алынды. Хаталарымны күрсәтә иде. Абдулвәли бабаем да иркәли иде, гел итәгендә булдым. Апа-абыйлар да тәрбия бирделәр, тәмле ашатып, матур итеп киендерделәр. Мәскәүдә бертуганнарымда яртышар ел яшәп кайта идем, аларга ярдәм дә иттем, иркәлиләр дә иде.

– Туганнарыгыз нинди һөнәр сайлады?

– Без унау идек, кызганыч, бер абыем вафат. Олы абыем агроном, икенчесе энергетик, өченчесе инженер, бер апам Мәскәүдә мэриядә эшли, берсе сәүдә өлкәсендә хезмәт куя, тагын бер апа белән абыем төзүчелек өлкәсендә. Мөстәкыйль булып үскәнгә, туганнарым бик булдыклы. Аеруча бер абыем алтын куллы, бөтен эшне башкара, берүзе генә кунакларга өстәл кора ала, катлаулы ризыкларны пешерә. Тырышлык әби-бабайдан, әти-әнидән күчкән. Әбием бик уңган иде, 95 яшенә кадәр йөгерек булды, бөтен нәрсә чиста-пөхтә, крахмалланган булыр иде. Искиткеч тәмле пироглар пешерә иде, андыйны бүгенгәчә беркая ашаган юк менә.

– Бүгенге шоу-бизнестагы, журналистикадагы агрессиягә карашыгыз нинди?

– Тормышта бөтен өлкәләрдә дә агрессия бар бит, Рәйсә. Бу очракта тәнкыйтьли алмыйм, чөнки һәркемнең үз ризыгы, кем ничек булдыра, шулай эшли. Матбугат чараларында уйлап чыгарылган, дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат язу күренеше бар, мин моны өнәмим. Гаугалар кирәкми миңа, кайберләре ул ызгышларны рейтинг күтәрү өчен махсус уйлап чыгара, андый хәлләр миңа гайре табигый. Кемгәдер мондый имидж килешә. Минем катнашта берничә четерекле ситуация булды, ләкин аларны йомшак кына урап узарга тырышам. Шәхси тормышым шоубизнес өчен кызыклы түгел, ирем белән талашмыйм-сугышмыйм, акча бүлешмим. Өйдә савыт-саба шалтырамый тормый, әлбәттә, ләкин аны урамга чыгып сөйләмисең бит инде. Тамашачы игътибарын иҗаттагы уңышларың белән җәлеп итәргә кирәк, тузга язмаган хәлләр белән түгел. Турыдан-туры конфликтларга кермим. Элек хискә бирелеп китеп, гаделсезлекләргә борчылган чакларым булды. Хәзер исә гаҗәеп дәрәҗәдә тыныч, бернигә исем китми. Бу тәҗрибә белән килә. Психология белән мавыгам, күп авторларны яратып укыйм, Хакамада, Лабковский, Курпатовларның бер язмаларын да калдырмыйм. Лекцияләргә йөрим, белемнәремне, фикерләремне тагын да ныгытам. Китапларны яратып укыйм, кайсын беренче укырга дип сайлый алмыйча, кайчак икесен берьюлы укырга мөмкинмен, бишәр бит берсен, бишәр бит икенчесен.

– Бервакыт интернетта үзенчәлекле фотография барлыкка килде. «Зәйнәбме бу, Гүзәлияме?» дигән язулы иде ул.

–  Әйе шул, булды андый хәл. Мин Зәйнәб Фәрхетдинованы хөрмәт итәм, иҗатын югары бәялим, ләкин социаль челтәрдә куелган мәгълүматларын карап бармыйм. Халык миңа шәхси хат итеп бу фотоны күпләп җибәрә башлагач, игътибарым юнәлттем. Чыннан да Зәйнәпнең образлары минекенә охшый башлаган. Тиз генә карап алган чакта ул алмагачлар янында төшкән фотода мин үзем дип уйладым әле хәтта. Мин бер-береңнең образларын кабатлауга каршы. Бүгенге көндә Инстаграмда Рузилә Хәертдиновага, Элвин Грейга, Айдар Галимовка, Илсөя Бәдретдиновага, Гөлназ Асаевага язылган мин. Егермеләп Европа стилистының аккаунтын күзәтеп барам, шулардан илһам җыям. Электән үзенчәлекле, башкалардан аерылып торырлык итеп киенергә яратам, берәрсенеке белән охшаш булса, борчылудан нишләргә белмим. Бигрәк тә Кореядә җитештерелгән киемнәргә өстенлек бирәм. Моңа игътибар итәләр, каян алдыгыз, дип сорашалар. Һәркемнең үз стиле булса әйбәт, бигрәк тә артист кешенең үз йөзе булырга тиеш. Киемнәрне пөхтә киям, алар минем еллар буена бик яхшы хәлдә саклана, 10 ел элек алган киемнәремне дә үзгәртеп, заманча детальләр өстәп киям. Моның өчен фантазияне эшкә җигәргә кирәк, ә ул сәләт миндә бар.

– Гүзәлия, бүгенге көндә нинди хыяллар белән яшисез?

– Йорт төзү турында хыялланам. Ишекне ачып, туп-туры урамга чыгасым килә, күңелем иркенлек тели, бакчада чирәмгә сузылып, кояшка карап ятасы килә, мунча керергә дә бик яратам. Карантин вакытында өйдә бикләнеп ятулар бу хыялны тагын да көчәйтте, күпләр шушы чакта авылның рәхәтлеген белделәр, йорт сатып алулар, төзергә керешүләр ешайды. Авылга күченеп кайтучылар да күп. Минем дә үз торагымда кошкорт асрарга, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә күңелем кытыкланып тора.

– Сезгә киңәш сорап мөрәҗәгать итүчеләр шактыйдыр?

– Социаль челтәрләр аша бик күп хатлар кабул итәм. Мөрәҗәгатьләр иҗат буенча да, шәхси тормышка кагылышлы сораулар да җитәрлек. Иң истә калганы – Инстаграмда 20 яшьлек кызның хаты. Озын булуы шундук игътибарымны җәлеп итте, бөтен эшләремне читкә куеп укыдым. Сезнең дә ирегез рус милләтеннән, минем дә сөйгәнем рус, аңа кияүгә чыгасым килә, әмма әти-әнием каршы дигән эчтәлекле иде ул. Киләчәктә егетләрең күп булыр, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, тормыш юлдашы итеп үз милләтең кешесен табарга тырыш дип киңәш бирдем. Катнаш гаиләләрдә күп очракта четерекле очраклар, катлаулы хәлләр еш туып торачак. Икона белән Аятел-көрсине янәшә элеп куясызмы, өйдә нинди телдә сөйләшәсез, ирең татар музыкасын тыңларга рөхсәт бирерме, дини бәйрәмнәрне ничек каршы аласыз һәм башкалар. Бала тугач, ул кайсы милләт вәкиле була, кайберәүләр «Әй, үзе үскәч сайлар әле» диләр. Ә үскәнче кемнең канаты астында була ул? Баланың аңы кечкенә вакытта формалаша ләбаса. Барысын да уйларга кирәк. Ул кыз миннән башка төрле җавап көткәнен әйтте. Мәхәббәт бүген бар, иртәгә – юк, дидем. Еллар узгач мәхәббәт башка төрле формага күчә. Шушы әңгәмә күңелемдә уелып калды, еш искә төшерәм.

– Әгәр Сез кияүгә чыккан вакытта берәрсе шундый киңәш биргән булса?

– 35 яшемдә кияүгә чыктым, безнекеләр өчен көтелмәгән хәл булды бу. Төптән уйлый белмәгәнмен, киңәш итүче дә булмаган. Бәлки, башкача карар кабул иткән булыр идем. Ә болай ирем җайлы кеше, бернәрсәгә дә каршы түгел. Кызыксынучан, Коръәнне укып чыккан, күңелемне аңлый, татар җырларын да тыңлый. Безнең балабыз юк, ул очракта тормышыбыз күпкә катлаулырак булыр иде. Бала тууга аны яклаучы мохит, кыйбласы булырга тиеш. Ата-анаң нинди юл белән бара, син шуны дәвам итәргә тиеш дип саныйм. Башка дингә күчүне үз нәселеңне саткан кебек кабул итәм. Бу темага карата тагын бер яшь кыз язган иде, рус диненә күчәргә теләвен әйтә. Син моның белән әти-әниеңне борчуга салып, аларның гомерен кыскартачаксың, болар барысы да синең намусыңда булачак, сиңа карашым үзгәрәчәк, дидем. Барлык диннәрдә дә бер үк фәлсәфә язылган. Каты сөйләштем ул кыз белән. Бер ел вакыт узды, аның тормышы әле үзгәрешсез, мөселман динендә.

– Гүзәлия, Сезне нәрсә белән гаҗәпләндереп була?

– Якын кешеләрем ясаган сюрпризларны бик яратам. Аннары мине әйбәт кеше булу белән гаҗәпләндереп була. Эчкерсез, саф күңелле кешеләр белән танышсам, бик канәгать калам, аларга яхшылык эшлисе, сөендерәсе килеп тора. Кызганыч, тормышта күңел кайткан чаклар да булгалый, еш кына дус булып йөргән кешеләрең дә яхшы мөнәсәбәтеңне үз файдасына кулланып йөргәнен белеп күңел сүрелә.

– Тормышыгызда андый кешеләрнең сирәгрәк очравын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк