Логотип
Журналда укыгыз

Авырлыклар мине чыныктыра

Бәхетле! Язмабыз героеның исеме менә шундый мәгънәгә ия икән. Бүгенге кунагыбыз – матур җырлары белән тамашачы күңелен тиз арада яулаган башкаручыбыз Рузилә Хәертдинова.

Бәхетле! Язмабыз героеның исеме менә шундый мәгънәгә ия икән. Бүгенге кунагыбыз – матур җырлары белән тамашачы күңелен тиз арада яулаган башкаручыбыз Рузилә Хәертдинова.

– Рузилә, Сезнең быел юбилей елы икән – котлауларыбызны кабул итегез.

– Әйе, тиздән 30 яшемне тутырам, Алла боерса. Гомер бәйрәмен яхшы нәтиҗәләр белән, күп хыялларымны тормышка ашырып каршы алам. Быел тормышымда сизелерлек үзгәрешләр дә тоям. Пандемия белән бәйле ситуацияләр мине вак-төяк өчен борчылмаска, күп нәрсәгә җиңелрәк карарга өйрәтте. Болай мин үземә күбрәк тә ошыйм әле. Ул чорда балалар киемнәре сата торган интернет-кибет ачып җибәрдем. Иң беренче чиратта сыйфат һәм уңайлылык турында кайгырттым, заказ бирүчегә товарны илтеп тапшыру бушлай. Казанның бер балалар бакчасында берничә ел музыка укытучысы булып эшләдем, күптән түгел киттем, биредә «мүкләнә» башлаганмын икән лә. Хәзер сәүдә эше белән кызыксынам, шулкадәр актив тормыш алып барам ки, тәүлегенә 24 сәгать тә җитми. Челтәрле бизнес белән шөгыльләнүчеләргә элек сәерсенеп карый идем, үзем әлеге юнәлештә эшли башлагач, шундый рәхәт, керемле, югары нәтиҗәләргә ирешә ала торган өлкә икәнен аңладым. Бу мине рухландырып җибәрде. Монда бернинди чикләүләр юк, тырышлык куюыңа карап нәтиҗәсен дә күрәсең. Һәр эштә үҗәтлек һәм кешеләр белән аралашуда ихлас булу кирәк дип саныйм. Шул чакта эшләр гөрләп барачак. Туганнарыма, дусларыма карыйм да: «Нишләп өйдә утырасыз, шулкадәр күп мөмкинлекләр барында?!» дип аптырыйм. Әйе, кешеләр төрле була. Тормышның салмак агымына ияреп кенә яшәүчеләр дә шактый, ә миңа кызу темплы тормышта җитезлегемне эшкә җигү ошый. Йолдызлыгым буенча Үлчәү — хыялларга биреләм, туган елым буенча Ат, шуның кебек җигелеп эшлим. Эшем күп булганда арымыйм, киресенчә көч-дәрман алам.

– Җырчы булу теләге балачактан ук киләме?

– Әйе, мин кечкенә чакта йокыга китәр алдыннан үземне сәхнәдә, җырчы буларак күз алдына китереп, теләкләр теләп ята идем. 

– Татар шоу-бизнесындагы үзгәрешләргә карашыгыз нинди?

– Без югары тизлектә үзгәреш кичергән заманда яшибез, барысына да өлгерергә тырышырга кирәк. Күбебез акча эшлим дип чабабыз, чөнки алга куелган күп максатлар финансларга бәйле. Мин ел башында хыяллар картасы ясап куям да шуңа омтылам. Быел билгеләнгәннәрнең яртысы тормышка ашты инде, шул исәптән TMTV телеканалы премиясен алуым да. Эстрадабызда матур, сәләтле җырчылар күп, төрлелек булуы бик ошый. Бертөрлелекне тыңлый да алмыйм. Без дә эзләнәбез, гел хәрәкәттә. Миңа Европа стиле ошый, Бейонсе, Дженнифер Лопес иҗатын яратам. Башкаларның сәнгать дөньясында булган яңалыкларыннан иң яхшы үрнәкләрен генә алып, үзебезнекенә бераз яраклаштырырга иде.

Элегрәк бөтенләй ят булган күренешләр хәзер гадәткә кереп бара. Мисалга, соңгы елларда безнең гаиләдә дә матур бер традиция барлыкка килде, һәр шимбә иртәнге ашны кафе-рестораннарда ашыйбыз, ыгы-зыгылы тормышыбызда шул рәвешле кечкенә генә бәйрәм ясап алабыз. Ризыкны матур итеп бизәп, фотога төшереп, Инстаграмдагы сәхифәмә куярга яратам. Үзем күп блогерларга язылып, контентларын ошатып, күзәтеп барам. Һәр иртәм диярлек сырниклар белән башлана, интернетка гел шуларны куйганга, «Башка әйбер пешерә белмисең мени?» дип язучылар да булды. Бик яратам аларны, шуңа күрә ялыктырмый. Кәефебез, көнебезнең ничек узуы уйларыбызга, уңай гамәлләребезгә бәйле. Күңелем матурлыкны ярата, шуңа күрә вакытымның бер өлешен аны тудырырга, аңа соклануга багышларга тырышам. Бу араларда баштаняк эшкә чумдым, күзләрем янып тора, моны күреп ирем дә бераз көнләшә башлады әле, гаиләдә чама белән генә анысы да кирәк. 

– Продюсерыгыз Гүзәлия Сезгә бик зур терәк дип беләм.

– Әйе, үзем генә эшләгән чак белән чагыштырганда аерма бик зур. Гүзәлиянең мине үз канаты астына алуына бик шатмын. Аңа мөрәҗәгать итәр алдыннан шүрләбрәк торган идем, читтән караганда явыз кеше кебек тоелды. Танышкач «Көтәм» исемле җырын сайлап алдым да, үзем күзаллаганча ясатып, әзер вариантны аңа тыңларга җибәрдем. Икенче көнне үк җавап бирде, җырның эшләнелешен, тавышымны мактады. Бу сүзләре минем өчен көчле этәргеч булды, бик канатландым. Интернеттагы сәхифәмә шундук язылуы да сөендерде. Моны ни өчен ассызыклап әйтәм – эстрадабызда шундый язылмаган канун бар, уңышка ирешкән шәхесләр танылмаганнарны виртуаль мәйданда дуслыкка өстәргә атлыгып тормый. Бу күренеш миңа бер дә ошамый. Гүзәлиянең исә үзен өстен куймавы мактауга лаеклы сыйфат. Бергә эшләргә тәкъдим иттем, ул ризалашты. Холкыбыз буенча да килешеп торабыз, зәвыкларыбыз да туры килә – төс, фасон, макияж буенча фикерләребез 90% тәңгәл. Мин хәзер аның нинди халәттә булуын да сизәм, бер караш ташлауга нәрсә турында уйлаганын да беләм. Гүзәлия үзе белән эшләгән җырчыларны балалары кебек якын күрә. Чибәр, акыллы, зирәк, нечкә күңелле, талантлы ханым ул. Аның белән эшли башлагач, иҗатым югарырак дәрәҗәгә күтәрелде, дөрес юнәлештә китте. Узган ел Гүзәлия репертуарындагы асылташка тиң, заманында популяр булган «Назлы ярым» җырын яңартып башкардым, клип та төшердек. Дөресен әйтим, хезмәттәшлек итә башлаган чорда, икебезгә дә начар сүзләр ирештереп, безнең араны бутарга теләделәр. Ләкин без бу сынауны уздык, хезмәттәшлегебез уңышлы, алга таба да озак еллар дус булып яшәргә насыйп булсын иде. 

– Киләчәктә күбрәк тәҗрибә туплагач, үзең дә берәрсенә продюсер булыр идеңме?

– Юк, бик катлаулы эш ул, булмас идем. Тәүге остазым – Айдар Фәйзрахманов, Казан педагогика университетының музыка факультетында, аның классында укыдым. Аталарча кайгыртучанлык белән гел хәлләрне сораштырып тора, мин аңа бик рәхмәтле. Укуны тәмамлагач, үзе җитәкләгән ансамбльгә эшкә чакырды, ләкин холкым андый түгел, коллективка яраклаштыруны, чикләүләрен яратмыйм. Иҗатта бары тик үзем теләгәнчә үсеш ошый. 

– Сольный концертыңны кайчан күрәчәкбез?

– Аны оештырырга теләгем бик көчле, ләкин әлегә төгәл датасын әйтә алмыйм. Эшләнгән эшне күрсәтәсе, имтихан тотасы килә, әлбәттә. Үз-үзеңне шул рәвешле сынау артист өчен бик кирәк, ул аны үстерә. Сольный концертны һәр җырчы уздырырга тиеш дип саныйм. Ирем Зөлфәтнең һөнәре иҗат белән бәйле түгел, җырлавымны ярата, дуслары алдында да моның белән горурлана. Мин дә аның белән горурланам. Нинди генә эшкә тотынсам да, ирем каршы килми, һәрчак ярдәмен тоям. Концертны оештырганда да миңа таяныч булачагына өметләнәм. Әгәр башта ук эшчәнлегемне өнәмәгән булса, мин аны тормыш юлдашым итеп сайламаган булыр идем дип уйлыйм.

– Әңгәмәләрнең берсендә 16 яшьтә Казан дәүләт консерваториясенә керү имтиханында җырлап торган вакытта аңны югалтып, рояль артына егылуың хакында сөйләгәнсең.

– Әйе, чыннан да андый хәл булды. Мин бик хисле кеше, эмоцияләремне тыймыйм, аларга бирелеп китеп, шатлыктан каты итеп кычкырып сикергәләп йөрергә дә мөмкинмен. Әти-әнием еш кына, борчылыптыр: «Кайчан акыл керә инде сиңа?» – ди. Миңа шулай рәхәт! Тормышта барысы да авыр бирелә миңа, ләкин тырышам һәм ирешелгәннәрнең кадерен беләм. Элек эштән фатирны да бушка биргәннәр, хәзер андый нәрсә юк бит инде, барысын да үзеңә булдырырга кирәк. Иң мөһиме, һәр ситуациядә кешелекле булып калырга кирәк. Гүзәлия юлымда очрамаган булса, мин йолдыз авыруына бирешкән булыр идем. Ул миңа башта ук барысын яхшылап аңлатты, гел урынга утыртып тора, гади булырга кирәклекне төшендерә. Ләкин шул ук вакытта шәхес буларак үз бәяңне белеп, гаделсезлекләргә юл куймаска кирәк. Шоу-бизнес каршылыклар тулы чәнечкеле юл ул. Эстрадабызда миңа аяк чалырга теләүче кешеләр бар. Озак тәнәфестән соң янәдән иҗатка керешеп, тамашачы хозурына яңа клибымны чыгаргач, берсе Гүзәлиянең Инстаграмына «Исәнмени әле ул?!» дип язган. Бу гамәленә шаккаттым, ул үзе дә Ана кеше бит, мин дә кемнеңдер газиз баласы… Башкаларга карата начар теләктә булудан сакланырга кирәк. Бу үзеңне бәхетле тоймауның күрсәткечедер, минемчә. Миңа аяк чалырга тырышып йөрүенә елмаеп кына карыйм, бирешмим. Аллаһы Тәгалә гаепсез икәнемне белә, мин аның каршында гына җавап тотам. Ул җырчыга ихластан күңел тынычлыгы, хатын-кыз бәхете телим. Әгәр шушы күңелсез хәлләргә нокта куймаса, ул әкренләп үз-үзен эчтән «ашап бетерәчәк». Башкаларга сөйләп йөрмәсәм дә, тормышымда шактый авыр мизгелләр кичердем. Андый көннәрнең кабатлануын теләмим, куанып кына яшисем килә. Беркемгә дә начарлык теләмим, миңа да үз юлым белән барырга комачауламасыннар иде.

Мин Минзәлә кызы, гаиләдә бердәнбер бала, иптәшкә бер туганым да булмагач, үз гаиләбезнең ишлерәк булуын телим. Бала–Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән иң зур бүләк, тормышның яме, аның шатланганын күреп яшәргә көч аласың. Кызыбыз Ясминәгә 3 яшь, иҗатымны бик ярата, бигрәк тә «Ромашкалар» дигән клибыма мөкиббән. Икәүләшеп концертым турында хыялланабыз, «Пирамида» бинасы яныннан узып барышлый гел: «Әнием, синең концертың буласы урын!» – дип сөенеп әйтеп куя. Сабыйларның теләге тизрәк кабул була диләр, фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килсен иде. Мин чисталыкны бик ярата торган кеше, өемдә көн саен идән юмасам, көем китә, борчыла башлыйм. Кызым да миннән үрнәк алып, пөхтәлеккә өйрәнә. Кызыбыз китап укырга ярата, конструктор, пазллар төзи. 2 яшьтән үк саный, хәрефләрне белә, бик мөстәкыйль бала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк