Логотип
Журналда укыгыз

Артист хатыны булу рәхәтме?

«Әй кызым, син биюче, ирең дә биюче яки җырчы булырдыр, берәр артистка кияүгә чыгарсыңдыр инде», ‒ дип. Чыннан да, ирем универсальный артист кеше булды...

Артист хатыны булу рәхәтме икән ул? Хәзер интернет заманында халык артистның үзен генә түгел, гаиләсен дә күзәтеп барырга ярата. Татарстанның атказанган артисты Рифат Зариповның хатыны Диләрә белән әңгәмә корып алырга булдык.

– Диләрә, булачак иреңне күз алдыңа китергәндә, ул артист булыр дип башыңа да килмәгән идеме? Әллә бу яшерен хыялыңмы?

– Минем башымда андый уйлар гомумән юк иде. Үзем биюче булгач, минем әби гел әйтә иде: «Әй кызым, син биюче, ирең дә биюче яки җырчы булырдыр, берәр артистка кияүгә чыгарсыңдыр инде», ‒ дип. Чыннан да, ирем универсальный артист кеше булды, Аллаһка шөкер.

– Рифатның нинди артист икәнен без беләбез, ә нинди кеше ул?

– Рифат ул бик акыллы, яхшы, нечкә күңелле, ярдәмчел, бөтен туганнарына, дусларына булыша торган кеше. «Умный не по годам» дип әйтәләр бит, ул менә нәкь шундый кеше. Аның дуслары да, аралаша торган кешеләре дә күбесе олы яшьтә. Рифат үз остазлары Салават абый, Раил Садриев, Айдар Тимербаев, Фирзәр Мортазин, Альфред Якшимбетов белән дә рәхәтләнеп аралаша. Алар белән очрашудан дәрт, көч ала, күңелләре бик күтәрелә.

– Син NL компаниясендә эшли башлаганда, Рифат хатынына акча бирми икән дигән сүзләр сөйләделәр, ничек кабул иттең моны?

Бу сүзләрне беренче тапкыр ишетәм. Рифат миңа гел акча бирә, ул саран кеше түгел. Киресенчә ул миңа гел матур киенеп йөрергә куша, матур күлмәкләргә, үзеңә акча жәлләмә ди. Ә мин үземчә акчаны сак тотарга тырышам. Берәр матур киемгә күзем төшсә, башта Рифат белән киңәшләшәм, ул ошатса гына сатып алам.

– NL да уңышлы гына эшләп киләсең, ничек уйлыйсың Рифат Зарипов хатыны булуың моңа сәбәпчеме икән?

– NL компаниясендә эшләр өчен бик тырыш, гел ресурста булырга, продукцияне яратырга, аңа ышанырга кирәк. Кулланып караган кеше аның нинди әйбәт икәнен аңлый, яратмыйча булдыра алмый. Әйе, минем инстаграмда язылучылар саным күп, мине күп кеше Рифат Зарипов хатыны буларак белә, миннән продукция сатып алалар, минем командама эшләргә киләләр. Ләкин ул аннан гына тора димәс идем, иң мөһиме тырышлык, үзеңне әллә кемгә куймыйча, кешеләр белән матур итеп аралашырга, кешелекле булырга кирәк. Компаниядә гади генә авыл кызлары да, укытучылар да, ягъни популяр булмаган кешеләр дә бар, алар миңа караганда да күбрәк акча эшиләр әле. Әйтәсе килгән сүзем шул, бу кешенең үзеннән тора.

– Син бит Рифатның төркемендә биюче идең, хәзер биюне ташладыңмы инде?

– Әйе, әлегә бию белән шөгыльләнмим, мине NL компаниясе, Рифат һәм улым Ислам биетә (көлә). Бәлки берәр кайчан Рифатның концертында чыгыш ясармын.

– Рифат нинди әти ул? Улыгыз күбрәк әни малаедыр, әтисе күп вакыт гастрольләрдә бит.

– Әлбәттә, Ислам күп вакытны минем белән. Әтисе өйдә булса, алар бергәләшеп уйныйлар, бергә вакыт уздырырга, уен мәйданчыкларына, паркларга барырга тырышабыз. Минем барасы җирләрем булса, икесе рәхәтләнеп өйдә калалар, яки берәр җиргә баралар. Рифат өчен иң мөһиме бала белән татарча сөйләшергә. Мин кызганычка каршы татар телендә бик яхшы аралашмыйм, улыбыз белән дә рус сүзләре кыстырып аралашырга туры килә. Шул сәбәпле Рифат белән сүзгә килгән вакытлар да булгалады.

– Диләрә, аш-суга осталыгың ничек? Пешерергә яратасыңмы? Яратып әзерләгән ризыгың?

– Бу турыда Рифат әйбәтләп җавап бирер иде инде. Мин пешерергә яратам, ләкин озаклап плитә янында матавыкланырга яратмыйм. Тиз пешерелә торган ризыкларны әзерләргә тырышам. Ә Рифат тәмле сары шулпалы токмач ашын, бәлеш, гадәти булмаган әйберләр ашарга ярата.

– Рифат белән еш сүзгә киләсезме? Кем беренче булып дуслаша? Әйткәнемчә, безнең татар телендә аралашу буенча конфликтлар килеп чыгарга мөмкин, яки кәефләребез яхшы булмаса. Безнең характерларыбыз охшаш, тиз кабынып китәбез, тиз сүнәбез дә. Ул игезәк йолдызлыгында тугангамы, кайвакыт үзен үзе дә аңлый алмый. Кайдадыр игезәкләр белән кыз йолдызлыгында туган кешеләр генә әйбәт килешә ала дип укыганым бар, бәлки шулайдыр да. (Г.Х. ‒ Диләрә кыз йолдызлыгында туган). Рифатның кәефе еш үзгәреп тора, ул бит әле өстәвенә артист та. Алар бөтенләй башка кешеләр, хыялый булалар. Рифат беренче дуслаша, мин үзем дә озак үпкәләшеп йөрергә яратмыйм, күп дигәндә бер көн. Барыбер беренче адымны Рифат ясый.

– Сезнең гаиләдә акча кем кулында?

– Төп акча, әлбәттә, Рифат кулында. Хәзер үзем дә эшли башлагач, үз акчам да бар.

Иреңнең хыянәт иткәнен белсәң, нишлисең?

– Ой белмим, Аллаһ Тәгалә сакласын, андый хәл булмасын иде. Мин Рифатка тулысынча ышанам. Ләкин русчалатып әйтсәк, доверяю, но проверяю (көлә).

– Диләрә, син нәрсә турында хыялланасың?

– Минем хыялым… Әлбәттә, озак, матур итеп кайгы-хәсрәтләр күрмичә яшәргә, исән-сау булырга, әти-әниләребез, Ислам улыбыз һәм булачак балаларыбыз исән-сау булсыннар. Һәм Рифатның тамашачысына рәхмәт әйтәсем килә, аны яратып, җырларын тыңлап, зурлап концертларына йөргәннәре өчен рәхмәтемне җиткерәм. Мең рәхмәт, без дә сезне яратабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк