Зәмирә Рәҗәпова: «Зарланудан файда юк»

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова бер кызыклы хәл турында язып үтте:

«Дәү Әни сөйли иде. Бер сеңлесе иреннән гел зарлана, аны Дәү әнигә гел сүгә икән. Дәу Әни кушылып ачулана башласа, ярсый- ярсый яклый башлый икән. Шуннан Дәү Әни чираттагы әнә шундый әнгәмә вакытында:

- Сөйләмә миңа иреңне. Үзең зарланасың, үзең сүз әйттермисең, дигән.

Апа аңа каршы:

- Аны мин сүгимме, сез сүгәсезме. Ул бит минем ирем, балаларнын әтәсе, кем дә булса якларга тиеш, бит инде, дигән.

Бу тарихны ишеткәнемә инде байтак еллар, әллә нишләп истә калган. Чынлап та шулай, бит ул. Үзеңнен ни кадәр генә ачуың чыкса да, кешедән сүз әйттерәсе килми. Шуңа да ир бн хатынны татар халкы «ике чабата, бер кием», димәгәндер. Гаиләдә яхшы мөнәсәбәтләрнең алтын нигезе, ул иреңне я булмаса хатыныңны яманлап сөйләмәүдә. Зарланудан файда юк. Дошман сөенер, дуслар бу очракта начар киңәшче. Ә әти-әни бигрәк тә. Сез талашырсыз да дуслашырсыз, ә аларның күңелендә баласын рәнҗеткән кешегә карата төер калачак. Баласы үзе гаепле булса да. Шуңа да иң дөрес ул, уртага салып сөйләшү, аңлашу!», дип яза ул.

Бу хакта сезнең дә фикерне ишетәсе килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
871
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тинчурин театрының журналистлар клубы кысаларында чираттагы лекция узды
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы