Логотип
Хәбәрләр

Зәмирә Рәҗәпова: «Балалы хатын берәүгә дә кирәкми...»

«Беренче ирем белән гаиләбез таркалган вакытта, ул өйдән чыгып киткәндә миңа мондый сүзләр әйтеп калдырган иде: «Син һәрвакыт балалы хатын булып калачаксың, ә мин көнләшердәй кияү!»

Популяр алып баручы Зәмирә Рәҗәпова – сөекле хатын һәм өчләтә бәхетле әни. Әмма тормыш иптәше Максим Куприянов белән танышканчы язмыш Зәмирәгә күп сынаулар җибәргән. Беренче ире белән аерылышкан чакларын хәзер елмаеп искә ала алып баручы.

«Беренче ирем белән гаиләбез таркалган вакытта, ул өйдән чыгып киткәндә миңа мондый сүзләр әйтеп калдырган иде: «Син һәрвакыт балалы хатын булып калачаксың, ә мин көнләшердәй кияү!»

Ул вакытта күпме борчылдым, күпме күз яшьләре түгелде... Мин бит чыннан да балалы хатын беркемгә дә кирәкми дип уйлаган идем. Ничек ялгышканмын икән! Хәзер искә төшерәм дә, ул вакыттагы 30 яшьлек дурак Зәмирәгә: «Әй, киләчәктә сине ниләр көтәсен күз алдыңа да китерә алмыйсың әле син. Синең менә дигән, яраткан һәм сине яратучы ирең, тагын ике сөекле балаң һәм искиткеч кызыклы тормышың булачак. Хәзерге авырлыклар вакытлыча гына. Елама, бераз гына түз!»

Бәлки бу юлларны хәзер дә мин үткән авырлыкларны кичерүче берәр кеше укыйдыр... Әй, юләрләнмә! Аллаһы Тәгалә сиңа бәхетле киләчәк әзерләгән! Син бары тик ышан гына, барлык хыялларың һичшиксез чынга ашачак!» – дип яза ул Инстаграм сәхифәсендә.

Комментарийларда җырчы Илсөя Бәдретдинова Зәмирәнең авыр вакытларын искә алып, «Сөйләшеп, елашып утырганнарны хәтерлим. Чын күңелдән шатмын синең өчен!» – дип язып калдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк