Логотип
Хәбәрләр

Зиннур Хөсниярның "Хур кызлары" китабын тәкъдим итү чарасы хакында

"Дөньяда татар кызы дигән горурлык бар"

Зиннур Мансуров әйтмешли, Аллаһка иң якын җан иясе - хатын-кыз. Аның карынындагы яралгыга җан иңү генә дә үзе бер могҗиза. Шуңа да алар аналар турында әсәрләр шактый әдәбиятыбызда. Кол Галидан башлап бүгенге көн әдипләренә кадәр бу тема битараф калдырмый кулларына каләм тотучыларны. Һәрберсе аны үзенчә яңача ачарга тырыша.

Ләкин һәрберсенең юл арасында аны яратуы сизелеп тора. Әйе, җиһанга яңа кеше яралтырга, яшәешне дәвам итәргә җибәрелгән бу алиһә затны яратмаска мөмкин түгел.

Татмедиа бинасындагы Әдәби кафеда Яңа ел бәйрәме алдыннан быел түгәрәк сан иясе булган, танылган әдип Зиннур Хөсниярның "Хур кызлары" китабы тәкъдим ителде. Аның белән укучыны таныштырырга кырык эшен кырык якка куеп "Татмедиа" АҖ җитәкчесе Шамил Садыйков, бик күп мәртәбәле каләм әһелләре килгәннәр икән, димәк, китап - чынлап та, әдәбият дөньясында зур вакыйга. Бу хакта әсәрне укып чыккан һәркем әйтте. Китап булганчы ук инде аның белән "Шәһри Казан. Язмыш" укучылары да танышты. Фикерләрнең төрле булуы әсәрнең кызыклы, мавыктыргыч һәм укучыны җәлеп итә алуы турында сөйли. "Дөньяда татар кызы дигән горурлык бар". Бу роман-мәхәббәтнең иң соңгы җөмләсе. Әйе, нәкъ менә шул милләтең өчен горурлыкны югалтмасаң, тамырларыңның кая тоташканын белсәң генә бу шактый пычрак һәм фахишә дөньяда намусыңны саф саклап яшәп була. Ә бүгенге татар кызларына нәкъ менә шул милли горурлык җитми, ди әдип.

Олы юллар чатында ярым шәрә озын ботлы кызларның нигә басып торганнарын барыбыз да белә. Бик күпләребезнең йөрәге дә әрни. Бу эчендә җаны булган берәүне дә битараф калдырмаслык, киләчәккә балта чаба торган, үтә дә ямьсез һәм бик тә зыянлы гамәл. Язучы шуны бар дөньяга аңлатасы килеп, болай эшләргә ярамый дип, төн йокыларын калдырып бу әсәрне иҗат иткән. Ул җиде мең укучыга нисбәтләнгән - тиражы шуның кадәр. Әгәр дә шул җиде мең укучының җиде йөзе генә уйланса, үсеп килүче кызларның язмышы өчен борчылса һәм дә тайгак юл чатында басып торган кызларның җидесе (бәлки җитмеш җидесе) генә булса да, бу җиңел кәсебеннән кире кайтса, язучы үз максатына ирешкән булыр һәм мин моның шулай буласына бер дә шикләнмим...

Автор: Йолдыз Шәрапова

Тулырак:  Шәһри Казан

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк