Логотип
Хәбәрләр

«Үзе җырламый, чикерткә кебек сикерә...»

Тик шулай да ике тугандаш республиканың халыкчан җырчысына нахак сүзләр яудыручылар табыла. Шуларга җавап итеп, Гүзәл Уразова үзенең Инстаграмдагы шәхси аккаунтында артист һөнәренә килү тарихы белән уртаклашты.

Күптән түгел 4 нче тапкыр әни булган Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың тулы заллар җыеп янәдән яраткан тамашачысы алдында чыгыш ясавын күпләр көтәдер. Тик шулай да ике тугандаш республиканың халыкчан җырчысына нахак сүзләр яудыручылар табыла. Шуларга җавап итеп, Гүзәл Уразова үзенең Инстаграмдагы шәхси аккаунтында артист һөнәренә килү тарихы белән уртаклашты.

«Мине фонограмщица, җырлый белми ул дип язган кешеләрне инстаграмда күргәнегез бардыр инде. Яки Гузәл Уразова бит ул үзе җырламый, аны компьютер белән эшлиләр диләр. Чикерткә кебек сикерә, бии дә белми. Нигә кирәк соң ул биергә! Басып кына җырла! ише язмаларны язучы кешеләр дә бар.
Әйе, мин бәлки җырчы түгелмендер, бала чактан җырчы булырмын дип уйламадым да. 9 классны тәмамлагач, юрист булам, юридик факультетына Перьмгә укырга керәм дигәч, Әти ризалык бирмәде. Аннары Казанга журналистикага укырга килдем. Түләүсез укырга керә алмагач, вакытлыча сәнгать институтында белем ала торыйм дип анда укырга кердем. Анда да мине бушка укырга алмадылар. Түләүлегә кердем. И гарьләнә идем шуңа. Әти-Әни алдында шундый уңайсыз иде. Студент чагымда ничектер акча эшләү ягын уйлый идем. Алай булмый бит инде. Мин укыйм Әниләр түли. Хомай дигән яшьләр концерт группасы бар иде, шунда мине бек вокалистка итеп алдылар. 2001 ел Әлфис Кыямов концертларында бер ике җыр җырлап чыгыш ясый идем. Мәрхүм Марсель абый Иванов күреп алып солянкаларга чакырды. Хәтердә Бардага килгәч мин солянкада «баш» җырчы Фердинанд абый Салаховтан туган ягымда булгач ике җыр җырларга рөхсәт сораган идем. Ул миңа: «Менә үзең җырчы булгач, икене җырларсың», – дигән иде. Инде күп еллар узды. Мин ике генә түгел 250 артык җыр җырладым. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт.

Ә җырлый белми ул дигәннәргә, ничек бар шулай инде дип әйтәсем килә», – дип яза җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк