Логотип
Хәбәрләр

Зөлфирә Шәйдуллина белән Алмаз Мирзаяновтан шатлыклы хәбәр

Алмаз белән Зөлфирәнең күптән түгел никахы узды кебек. Әмма тантанадан инде ярты елга якын вакыт узган икән. Ялларда яшь пар гөрләтеп туй уздырды. Гөлләрдәй матур парны бар татар инстаграмы котлады....

Алмаз белән Зөлфирәнең күптән түгел никахы узды кебек. Әмма тантанадан инде ярты елга якын вакыт узган икән. Ялларда яшь пар гөрләтеп туй уздырды.

Гөлләрдәй матур парны бар татар инстаграмы котлады. Туйда булган артистлар да котлаулы язмаларын урнаштырдылар. «Мирзаяновлар! Фазлыевлар сезне тагы бер кат чын күңеленнән котлый! Бәхетле булыгыз!
Гөрләп кирәк яшәргә! Туй нык шәп булды! Рәхәтләнеп ял иттек», – ди Азат Фазлыев.

Котлауларга танылган скрипкачы Динә Закирова да кушыла:  «Сюрпризлар ясап сөйгәннәрен сөендерә алган кешеләргә исем китә минем, Алмаз шундыйлардан!».

Котлауларга без дә кушылып, яшь гаиләгә озын һәм тигез гөмер, чәчкәләргә күмелгән юллар телибез.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @zulfira_shaydullina

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кичәге туйның иң матур өлеше белән булешәсем килә ! Видеоны караган саен кузгә шатлык яше тула. Сюрпризлар ясап сөйгәннәрен сөендерә алган кешеләргә исем китә минем , Алмаз шундыйлардан ! Бәхетле булыгыз ! PS - @aidar_studio Айдар абыйга гашыйк булмаган хатын кыз калды микән әле ул ?! Аның аерым бер серле узенә тартып тора торган энергетикасы бар . Ул аңа гына хас сөйкемлелеге , тыйнаклыгы , тәртиплелеге белән бөтен эстрада җырчыларыннан аерылып тора . Иҗатыгызны Бик яратам ... " Кадерле җан " җырыгыз өчен аерым мең рәхмәт ... Ул гениаль ... Көн дә тыңлыйм , туймасмын кебек ... @almazinde @zulfira_shaydullina #свадьбагода #елвакыйгасы

Публикация от Динә Закирова (@dinazakirova_dz)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк