Логотип
Хәбәрләр

Югалтулар, югалтулар...

2020 ел кәбисә елы булды. Мондый  елның бик үк уңышлы түгеллеге турында күптән билгеле. Чыннан да, 2019 елның декабрендә Кытайда чыккан коронавирус безнең илгә генә түгел, республикага да килеп җитте.

2020 ел кәбисә елы булды. Мондый  елның бик үк уңышлы түгеллеге турында күптән билгеле. Чыннан да, 2019 елның декабрендә Кытайда чыккан коронавирус безнең илгә генә түгел, республикага да килеп җитте. Булмышыбызны, тормыш рәвешебезне баштанаяк үзгәртте. Йөзләрне битлекләр белән капладык, йорт-фатирларыбызга кереп бикләндек.

Югалтулар да бик күп булды быел. Аларның барысының да исемнәрен язсаң, гәзит бите дә җитмәс. Шулай да быел бакыйлыкка күчкән  безнең өчен аеруча билгеле шәхесләрне санап үтәргә булдык. Март ахырында коронавирус Русиягә аяк басып, нәкъ өйләребезгә кереп бикләнгән беренче көннәрдә якташыбыз,  Татарстанның  халык шагыйре Роберт Миңнуллин мәңгелеккә күзләрен йомды.

Сентябрьдә арабыздан Татарстанның халык артисты, якташыбыз Хәмдүнә Тимергалиева китеп барды. 14 сентябрь иртәсендә  ул уянмаган. Бәхетле үлем... Җырчы белән үкенечле бер вакыйга ачыкланды. Ул да булса, якташыбызга Башкортстанның халык  артисты исеме бирелеп тә, аның бу хакта белми вафат булуы.

Тулырак: Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк