Логотип
Хәбәрләр

Язучы Аяз Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога!» романы төрек теленә тәрҗемә ителә

Язучы Аяз Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога!» романы төрек теленә тәрҗемә ителә. Әсәрне төрек галиме Фатих Кутлу тәрҗемә итә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә язучының хатыны Нәкыя Гыйләҗева җиткерде....

Язучы Аяз Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога!» романы төрек теленә тәрҗемә ителә. Әсәрне төрек галиме Фатих Кутлу тәрҗемә итә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә язучының хатыны Нәкыя Гыйләҗева җиткерде.

«Бүгенгесе көндә Фатих Кутлу Аязның «Йәгез, бер дога!» романын төрек теленә тәрҗемә итә. Моңарчы ул төрек укучысын Аяз Гыйләҗевнең иҗаты белән таныштырган булса, хәзер аның автобиографик характерда язылган романы аша тормыш юлын күрсәтәсе килә», - дип җавап бирде Нәкыя Гыйләҗева.

Фатих Кутлу әдипнең «Өч аршин җир», «Җомга көн кич белән», «Язгы кәрваннар», «Берәү», «Мәхәббәт белән нәфрәт турында хикәят» повестьларын төрек теленә тәрҗемә иткән.

«Йәгез, бер дога!» романы 2017 елда венгр теленә Арпад Галгоци һәм рус теленә 2016 елда Наил Ишмөхәммәтов тарафыннан тәрҗемә ителгән.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк