Логотип
Хәбәрләр

"Яратыгыз димим, хөрмәт булсын..."

"Яратып яшәгез димим, хөрмәт итеп яшәгез бер-берегезне"

Бүген Руслан Кираметдинов  язылучылары белән инстаграм туры эфирында аралашты. Әлбәттә, бик күп сораулар Илмира Нәгыймова белән аерылышу темасына бәйле иде. Руслан сүз дә, бәхәс тә куертып тормады: «Дуслар, борчылуыгыз өчен рәхмәт. Язмышыма нәрсә язылган, шул булачак», – дип җавап бирде.  Соңыннан теләкләрен дә җиткерде. «Узган елда сезне борчыган мәшәкатьләр артта калсын, яңа елда югалтуларыгыз булмасын. Чирләмәгез, гаиләгездә иминлек булсын. Яратып яшәгез димим, бер-берегезне хөрмәт итеп яшәгез. Хөрмәт булса, була. Мин дә тырышам, барысы да яхшы булыр... Москва не сразу строялась... сабырлык кирәк», – Руслан.

Дуслар, ә сезнеңчә, гаилә таркалганнан соң ир-атка яңадан тормыш башлау җайлыракмы, хатын-кызгамы. Хатын-кызларны көчлерәк зат, диләр. Ир-атлар тизрәк бирешә дигән фикерләр бар. Сезнең фикерне дә беләсе килә.

Фото җырчының шәхси аккаунтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк