Логотип
Хәбәрләр

Җәвит Шәкиров үлгән дигән хәбәр таралган

Берничә көн элек Татарстанның атказанган һәм халык артисты Җәвит Шәкиров инстаграмына коточкыч видео урнаштыра. Биредә ул үзенең үлеме хакында мәгълүмәтне кире кага. Бу сүзләр сәер тоелса да, чынлыгы...

Берничә көн элек Татарстанның атказанган һәм халык артисты Җәвит Шәкиров инстаграмына коточкыч видео урнаштыра. Биредә ул үзенең үлеме хакында мәгълүмәтне кире кага.

Бу сүзләр сәер тоелса да, чынлыгы шул: мәгълүмәт тиз арада таралып, җырчының телефоны шалтыратулардан өзгәләнгән. Ахыр чиктә җырчы һәрбер кешегә җавап кайтарып арыганлыктан инстаграм тасмасына видео яздырырга булган. «Мондый хәбәрне кем тараткандыр, гөнаһасы үзенә! Инде телефоннан җавап биреп арыдым! Яшәргә дә әле яшәргә исәп. Ходай үзе белә күпме гөмер язганын! Ярый бу хәбәрне ишеткәндә Зөлфия янда иде», – дип өстәгән ул видео астына.

Ялган хәбәрне кем таратканы билгеле түгел. 

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @javit_shakiro_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк