Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны иң зур горурлык дип саный. Аның сүзләренчә, татар халкы туган телен белгән оныкларым б...
Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны иң зур горурлык дип саный. Аның сүзләренчә, татар халкы туган телен белгән оныкларым белән горурланам, дип яшәргә тиеш.
Васил Шәйхразиев балтачлыларны хөкүмәт исеменнән мөселман балалар Сабан туе белән тәбрикләде.
“Хөкүмәт исеменнән, Бөтендөнья татар конгрессы һәм шәхсән үз исемемнән сезне шушы - балаларның республика күләмендә үткәрелә торган мөселман Сабан туе белән тәбрик итәм. Сезгә уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Балаларыгыз белән һәрвакытта да бәхетле булыгыз, әти-әниләрегез белән горурланып яшәгез. Без монда килгәндә, бер караганда, горурлык белән киләбез, икенче караганда, үзебезгә сорау бирәбез. Без бүген күп итеп милләт турында, үзебезнең телне саклап калу турында, дин турында сөйләшәбез. Һәм һәрберебез инде үзебездән: "Ә син үзең татар баласы буларак нәрсә эшлисең, дип сорыйбыз”, - диде Милли Шура рәисе.
Васил Шәйхразиев Җәлил хәзрәтнең кечкенә балалар белән Сабан туйны бик матур итеп ачып җибәрүен әйтте. "Бу балалар кулларын күтәреп дога кыла беләләр, укый беләләр. Шуңа күрә бар нәрсә дә безнең үзебездән башлана. Ә без дәүләт, дибез. Менә Балтач районының үзәгендә яңа гына татар мәктәбен карап кайттык, ачылачак мәдрәсәне дә карадык. Бөтен шартлар тудырылган. Без гел: "Татар халкы, чын мөселман булсын өчен, җиде буынын белергә тиеш", - дибез. Моның өчен дә күп нәрсәләр эшләнгән. Без бүген үзебезгә: "Әби-бабамның татар телен белгәне белән генә түгел, оныкларымның татар телен белүләре белән гоурланам", - дияргә тиешбез. Менә шушы Сабан туе безгә шундый мөмкинлек бирә. Иң зур горурлык – татарча сөйләшүче балалар”, - диде Васил Шәйхразиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк