Логотип
Хәбәрләр

Уттан яралган артист!

Батулла энем, минем турыда әллә ниләр сөйләрләр... Мин яңгыравык шәхес булдым, җитез хатын булдым. Ләкин мин сиңа әйтәм: минем ике горурлыгым бар. Мин гомеремдә аракы эчмәдем. Тәмәке тартмадым. Аннан соң теләсә кем бе­лән йөрмәдем. Минем никахлы ирләрем өчәү булды. Беренче ирем — Фатих Бәкер, икенчесе — Фәтхи Борнаш, өченчесе — Фәйзи Гаскәрев иде... Гаскәревтән үзем аерылдым. Икесе мин­нән тормый торган сәбәпләр аркасында миннән китте...

Театр кешеләре яхшы хәтерли, шөһрәтенең иң өстенә ме­неп барганда гына Фатыйма Ильская театрдан китеп бара. Бу турыда төрле кеше төрлечә сөйли. Имеш, аны коллектив куган икән. Имеш, ул үзенең холыксызлыгы аркасында үзе театрны ташлап киткән икән, диләр. Барысында да хаклык бардыр, әм­ма Заһидә Тинчурина миңа бу турыда тәфсилләп сөйләде. Яшерен-батырын түгел, Фатыйма Ильская бер ирдән икенче­сенә еш күчә торган була. Кариев белән дә алар озак еллар бер­гә тора. Кариев белән торганда Фатыйма режиссура эшләренә актив рәвештә тыкшына башлый, кайсы рольне кайсы артист­кага бирергә, бирмәскә кебек мәсьәләләрдә Кариевкә басым ясый торган була, театрда иҗат мохите нык кына бозыла баш­лый. Шул чакта Кариевнең дуслары мәсьәләне каты куя: яки без, яки Фатыйма, бетте-китте! Кариев театрны, дусларын сай­лый һәм Фатыйманы Усия пароходына утыртып җибәрә.

Мин шушы вакыйгага ишарәләп сорап куйдым:

- Фатыйма апа, сезнең берәр вакыт театрдан аерылып торган чагыгыз булдымы? - дидем.

Фатыйма апа үзгәреп алды сыман.

- Унҗиденче елны бит шундый бер вакыйга башланды бит инде... Ниләр инде... Теге... монда керә башладылар. Ниләр теге... аннан соң пырхауай заводлар янып, әллә Нәрсәләр булып бетте бит инде... (Фатыйма апа революция белән ак вакытын әйтергә тели, күрәсең.) Шуннан соң инде Кариев мине Орынбурга озатты... (Шуның белән хатирә тәмам, Фатыйма апа, оста гына итеп, сүзне икенчегә борып җибәрде.) Кариевнең планнары олы иде аның, - диде хуҗабикә. - Ул мине татарның Комиссаржевскаясы итмәкче иде. 1917 елда Кариев татар те­атрын Мәскәүгә, Мөселман корылтаена алып китте. Шул көннәрне Кариев татар артистларын - барыбызны да МХАТка алып барды. Без бергәләп «На дне»ны карадык... Татар артист­лары өчен бу тамаша олы бер мәктәп булган иде. Арапова, Бол- гарская, Тинчурин, Габдрахман Кәрәм, Гәрәй Хәсәниләр... Шул чагында мәңгегә истә калган... - Фатыйма апаның күңе­ле тулды кебек, ул бераз тын утырды да дәвам итте: - Яшьлек хатирәсе... Гомер буена уелып калган йөрәгемә... Кариев... - Фатыйма апа янә туктады, тавышы калтыранып алды. Күз яшьләрен тыеп тору аңа бик кыен иде. Ләкин көчле хатын тыелып калды. Шулай да бер бөртек күз яше барыбер тышка бәреп чыкты. — Кариев безне Станиславский янына алып кер­де... Менә, басып торалар... Кариев белән Станиславский әй­терсең лә бертуганнар... Буйлары тигез, күзләре икесенеке дә зәңгәр. Без ишек төбендә инде...

- Константин Сергеевич, вот это татарские артисты! — диде Кариев, без урыс артистларыннан бер дә ким түгел дигән сымаграк итеп әйтте ул бу сүзен.

-  Фатыйма ханым, театрның киләчәген ничек күз алдына китерәсез? Өметлеме киләчәк? Әллә театр түбән таба тәгәри­ме?

-  Өметсезләнмик әле, Батулла! Театрыбыз ышанычлы ке­шеләр кулында. Өметле генә артистларыбыз бар.... Марсель Сәлимҗан театрны үстерә бара бит. Туфан Миңнуллин театрга бик зур уңыш китерә. Ул заман рухын кертә театрыбызга... «Бесприданница»ны карап бик куандым мин... Марсель күп көч куйган бит. Бу спектакль театр йөзенә кызыллык китерми. Артистларыбыз хәзер радио-телевидениегә күп чабарга мәжбүр. Күбрәк театрда образлар иҗат итәргә тырышырга, төп эшеңә вакытыңны сарыф итәргә кирәк тә бит югыйсә. Тел мәсьәләсе турында яшьләргә сүзем бар, билгеле. Телне карарга кирәк: Марсельгә дә, әдәби бүлеккә дә. Урыс артистларының сүзен аңлыйбыз, татар артистларының сүзен аңлавы кыен. Яшь татар артистлары урысча уйлап уйныйлар. Бер уңышлы роль башкарса, яшь актерның борыны түшәмгә тия башлый. Мактана-мактана башы әйләнә башлый да юкка чыга актер... Мин үзем театр-сәхнә һәм халыктан башка нәрсәләрне җитди итмә­дем. Мин бары тик шулар өчен генә яшәдем. Гаиләм дә юк ми­нем, балаларым да юк. Батулла энем, син шуны язып калдыр: сәхнәдә уйнарга ярамый! Сәхнәдә яшәргә кирәк!

-  Иң истә калган ролегез?

-  Зөһрә, Трильби... Мин уйнаган рольләр алар биш йөздән арта. Бер Исәнбәттә генә дә мин тугыз роль уйнадым... Элек бик кызык иде бит ул... Атна саен бер яңа спектакль чыгара­сың... Яратмаган рольләрем булмагандыр, дим. Мин яратмаган рольне уйнамыйм гына. Уйныйм икән — яратам. Ләкин мин хәзер ул рольләрне элеккечә уйнамас идем.

-  Мутинны ни өчен яратмыйлар иде?

-  Ул үзен генә күрсәтергә тырыша иде... Бәхәссез, әлбәттә, ул зур трагик. Анысын Мутиннан алып булмый. Мутин кебек артист юк! Кайчан булыр? Билгесез! «Мутин» дип авыз ачуга, Отелло күз алдына килә. Мин Остужевның Отеллосын биш тапкыр карадым. Шәп иде Остужев. Башка Отеллоларны да ка­раган бар. Ләкин Мутин һич ким түгел! Хәтта алардан да яхшы­рак иде Мутиныбыз. Мутин Шекспир белән саташа иде ул. Ул бөтен Шекспирны яттан белә иде, шәп итеп белә иде, ялгыш­мыйча любой монологны сөйләп китә. «Гроза»дагы Дикой! Мутин-Дикой үзе генә дә ни тора. Юк андый Дикой. Шедевр! Шедевр! Мутинга сокланмыйча мөмкин түгел, Батулла.

- Мутин гаилә корып яшәдеме?

-  Аның беренче хатыны Лиза ханым Сыртланова булды. Артистка иде ул. Татарча бик матур сөйләшә торган марҗа кы­зы иде ул. Татар артисткасы. Икенче хатыны Нәфига Арапова иде. Аннан соң гади генә бер хатынга өйләнеп торды. Ләкин Мутин каты бәгырьле кеше иде ул. Индивидуалист. Эгоизм дип әйтү генә җитми аңа. Ул башка актерларны кимсетергә тыры­ша иде.

-  Хәлил Әбҗәлил белән аларның мөнәсәбәте ничек иде?

- Мутин гөрләгән чакта Хәлил арыслан янындагы песи ба ласы кебек кенә иде. Беркем түгел. Хәлил ул надан, сай кеше Ә Мутин белемле, укыган, галим кеше иде. Хәлил аннан каты көнләште. Мутин ул, дөресен генә әйткәндә, наданнардан көлә иде бит. Аны да наданнар, сәләтсезләр яратмый иде Әбҗә белән алар икесе беркайчан да дус булмады. Дус була да алмыйлар иде. Икесе ике холык, ике дәрәҗә. Ә менә Зәйни абый Солтанов идеаль кеше, галим кеше, тәрҗемәче... Зәйни үз урынын яхшы белә иде. Наданга «син надан» дип кенә аны белемле итеп булмый. Мутин наданнар белән ваклана иде. Зәйнидә эчке итагатьлелек, беркайчан да аңа башкаларны рәнҗетергә юл куймады.

-  Габдулла Йосыпов?

-  Уртача гына режиссер кисәге булды инде ул. Коры кеше. Җанлы түгел иде режиссурада да, мөгамәләсендә дә...

-  Сез Ширияздан абый белән күп эшләдегез...

-  Ширияздан Сарымсаков бер яклы гына режиссер... Күбрәк үзен күрсәтү белән мәшгуль иде. Репетиция аның өчен сәхнә иде, сәхнәдә уйнап-уйнап карады да, барып чыкмагач, ул репетиция вакытында үзе рәхәтләнеп уйный иде. Актер тик утыра иде. Ширияз позер булды гомере буена. Станиславский әйткән бит: «Сәнгатьтә үзегезне түгел, үзегездәге сәнгатьне күрсәтегез», - дигән. Менә алар үзләрен күрсәтү белән мәш­гуль булдылар. Сарымсак күп сөйли, файдасызга сөйли, актер ялкып бетә, суына. Аның сөйләгәне актерга керми, сәхнәгә чыкмый иде, шунда репетициядә сеңеп кала. Аның каравы Ширияз канәгать кайтып китә. Спектакль авыр, җансыз булып кала.

Фатыйма Ильскаяның ире Фәтхи Бурнаш. Фатыйма апа аны, башкалар кебек, «Бурнаш» дими, «Борнаш» дип сөйли.

-  Борнаш тиз яза, бервакытта да тик тормый. Язганын миңа укый. Тәнкыйтемне тыңлый, риза булса, шундук төзәтеп куя. Аннан соң гына башкаларга укый иде. Кстати, «Академия» дә­рәҗәсен театрга Борнаш алып бирде.

-  Әби-бабагыз Орынбурга кайсы яктан килгән?

- Әби, без Чистай ягыннан, дип сөйли торган иде.

1921 елда Фатыйма Ильскаяның бабасы ачтан үлә. Икенче көнне үк әбисе дөнья куя.

-  Мин ул вакытта яшь бала белән. Беркая китә алмыйм. Борнаш мәсьәләсендә дә төрле сүзләр йөри. Имеш, Фатыйма Ильская аның өстеннән язган икән. Бу турыда Бакый Урманче бик еш әйтә иде: «Шуңа күрә мин Фатыйма Ильскаяның сурә­тен ясый алмадым. Бурнаш минем бик якын дустым иде, мин Фатыйманы шуның өчен кичерә алмадым», - ди торган иде.

-  Фатыйма ханым, Бурнаш белән ничек аерылыштыгыз? - дидем.

Хуҗабикәнең карашы үзгәреп алды. Ул, ямьсез уйларга би­релмәс өчендер, җавап бирергә ашыкты:

-  Бик катлаулы чор булды бит ул, каргышлы чор... Борнаш­ны алдылар инде... Декада булмыйча калды. Шуңа да карамас­тан мин сәхнәне ташламадым. Сәхнә белән, рольләрем белән юандым... Аннан – сугыш. Улым сугышта үлде... Улымны су­гышка озатканда җылыйм. Улым әйтә: «Әни, мин фронтка китмим бит, мин запастагы армиядә генә булачакмын», - дип юата. Ә мин белә идем, аның эшелоны туп-туры фронтка ба­рып керәчәк. Улымны кочаклап әйттем: «Зинһар, әсир төшә күрмә, танк эчендә яна күрмә, танктан чыгып калырга ты­рыш», - дип ялвардым... Үле хәбәре килде... Балакаем, танкы ватылгач, тышка чыккан, шунда автоматтан урталай гына кис­кәннәр. Сүземне исенә төшереп чыккан, балакаем, бәлки, ва­тык танк эчендә бераз утырса, исән дә калган булыр иде...

«Улыгыз кайсы ирегездән иде, аның атасының исеме кем?» - дип сорамас өчен, мин:

-  Фатыйма апа, улыгызның тулы исеме ничек? - дип сора­дым.

Фатыйма апа минем тел төбемне аңлады шикелле, соравы­ма тулы җавап бирде:

-  Фоат Фатихович Бакиров! — диде дә, ханым бу турыда башкача сүз куертмады.

Фатыйма апаның хисләренә юл куеп, мин дәшмичә генә утырам. Фатыйма апа хатирәләре эченә кереп китте. Шуннан ул кинәт үзгәрде, бөтенләй башка халәткә күчте дә көр тавыш белән миңа:

-  Батулла, курыкмыйча язарга кирәк, - диде. - Кутуй ку­рыкмыйча яза торган иде. Мин Борнашка дә әйтә идем, кыю яз, дия идем.

Фатыйма апа сөйләшә башлаганнан алып сул кулының ат­сыз бармагындагы йөзекне уң кулы белән боргалап уйнап уты­ра иде. Мин Тинчурин (Кариев) йөзеген танып алдым.

- Сездә Тинчуриннан калган алтын йөзек бар икән — дигән булдым.

-  Ие-ие, Тинчуринның хатыны Заһидә ханым бенефисымда аны миңа бүләк иткән иде. Ләкин аның кашы юк.

Фатыйма апа йөзекне салып, миңа тоттырды. Күңелем әллә нишләп кымырҗып китте. Башта Кариев бармагында, аннан соң Тинчуринда, хәзерендә Фатыйма апа кулындагы алтын ләкин кашсыз йөзекне күргәч, Тинчуринның бөтен кара яз­мышы, Бурнашның кара язмышы, Мутиннарның кара язмыш­лары күз алдымнан узып китте кебек. Бу йөзек – алар язмышының символы. Үзе алтын, үзе кашсыз, күзен чокып чыгар­ган кеше кебек күренде бу йөзек.

-  «Бу йөзекне кемгә калдырасың?» дип теңкәмә тиеп бетте­ләр инде, Батулла. Бу Кариев йөзеге, үләр алдыннан Кариев аны Тинчуринга калдырган. Төрмәгә алганда Тинчурин аны хатыны Заһидәгә тапшырган. Заһидә ханым аны миңа бирде... Кемгә калдырыйм соң? Белмим. Бу йөзекне калдырырлык ха­тын-кыз театрда юк. Марсель?.. Таҗетдинов?.. Равил Шәрәфи­гә бирсәм, ничек булыр? Ул бөтен яктан килгән актер. Халык­ның игътибары аңарда. Теле бик матур, саф ана теле... Кариевнең асылташлар тартмасы миндә саклана. Мин шуны Мар­сельгә бирермен дип торам. Аның илле еллыгы булачак озакла­мый. Шунда тапшырырмын, дим. Бу йөзекне дә Марсельгә бир, диләр... Әле миңа хәбәр килмәгән... Бирмим әле...

Символ-йөзекне мин Фатыйма апага кайтардым, ул салмак хәрәкәтләр белән йөзекне атсыз бармагына киеп куйды.

-  «Таҗетдиновка илле яшендә «СССР...»ны бирергә кирәк, картайгач, нигә ул исемнәр!» — дип, Вәлиевкә әйттем. Ниш­ләрләр тагын... Күп кеше, театрда фәлән пьесаны бозып куй­ганнар, дип сөйли. Чор үзгәрә, Батулла, театр үзгәрә, состав үзгәрә, холыклар, фикерләр үзгәрә... Мәсәлән, элек уйнаган рольләремне мин башкачарак уйнаган булыр идем. Ләкин хә­зер сәхнәдә артык көчәнеп уйныйлар актерлар. Тамакларын ертып кычкыралар. Тавыш техникасы юк... Кариев бергә тор­ганда миңа бик матур куен дәфтәре белән кыйммәтле каләм бүләк иткән иде. Бүген генә аңладым, Габдулла «син данлыклы кешеләр белән аралашасың, аларның һәр сүзен язып бар, театр тарихын язып бар» дип әйткән булган бит миңа. Шул куен дәфтәре һаман чип-чиста, тарих язылмаган. Ни аяныч! Ичма­сам, син язып бар, Батулла энем.

Хужабикә тагын тынып калды. Мин дә аның уйларын бүлмәскә тырышам. Узар вакыт, бу мизгелләр инде тарих бу­лыр. Мин, чиксез шөһрәт казанып, алтмыш ел буе сәхнә мәй­даны тоткан, сәнгать дөньясын шаулаткан артистка, легендар фатыйма Ильская белән табындаш булып утырам түгелме? Бу мизгелләр белән мин генә түгел, минем балаларым, оныкла­рымның балалары горурланырлык юл узсак иде. Амин!

-  Батулла энем, минем турыда әллә ниләр сөйләрләр... Мин яңгыравык шәхес булдым, җитез хатын булдым. Ләкин мин сиңа әйтәм: минем ике горурлыгым бар. Мин гомеремдә аракы эчмәдем. Тәмәке тартмадым. Аннан соң теләсә кем бе­лән йөрмәдем. Минем никахлы ирләрем өчәү булды. Беренче ирем — Фатих Бәкер, икенчесе — Фәтхи Борнаш, өченчесе — Фәйзи Гаскәрев иде... Гаскәревтән үзем аерылдым. Икесе мин­нән тормый торган сәбәпләр аркасында миннән китте...

-  Иң авыр вакытыгыз кайчан булды?

-  Мин үз гомеремдә җиңеллек күрмәдем. Иң авыр вакытым улымның үлгән хәбәре килгәч булды. Икенчесе рольсез калгач. Ул чагында театр Сарымсак кулында иде. Аның хатыны Галия Булатова белән без көндәшләр идек. Роль мәсьәләсендә көндәшләр идек. Театрда ике кеше генә үзара ярыша ала, Иль­ская белән Булатова. Булатова ире баш режиссер булганга, Ильская гайрәтле артистка булганга. Сарымсак миңа тиешле рольләрне бирми. Хатынына бирә баш рольләрне. Һич югын­да, мине Галиянең дублеры итә. Шул чагында мин Ширияздан алдына тезләндем... Ышанасыңмы, Батулла, мин, горурлы­гымны аска салып таптап, Сарымсак алдына тезләндем.

Апамның күңеле тулды, тавышы калтырана башлады.

 Тезләндем дә, үкереп җылап, зинһар, миңа эш бирегез, сез мине роль бирмичә үтерәчәксез, сез мине эш белән күме­гез. Кайгыларымны мин эш белән басыймчы! Улымны фа­шистлар үтерде, сез мине үтермәгез, зинһар, миннән икенче корбан ясамагыз, дип ялындым... - Ильскаяның мөлдерәмә тулган күңеле ташып чыкты. Ләкин ул әче төерне тиз йотты. Бу юлы да аның күзеннән ялгыз яшь бөртеге чыкты. - Шунда Са­рымсак, торыгыз, Фатыйма ханым, диде... Шуннан соң ул миңа Исәнбәтнең «Җирән чичән...»ендә, Галия Булатованың алмашчысы буларак, Каракыз ролен бирде. Ләкин ул гел Булатова белән күбрәк эшләде. Мин артта калдым... Булдыра ал­мый, дип, Сарымсак Каракызны да миннән алды. Иң куәтле чакларымда Сарымсак мине - Ильскаяны - эшсез калдырды. Каргышым төште: Сарымсакны театрдан кудылар, ниһаять. Галиясе әнә акылдан язган. Гомәр Исмәгыйльне кудыртучы да Сарымсак булды. Мин яхшы хәтерлим бит. Чөнки Гомәр акыллы, белемле, талантлы режиссер иде. Гомәрләрнең икесенең берсе генә театрда булса да, Йосыповлар, Сарымсаковлар нуль булып кала иде. Аның Девишы да көчле, мәһабәт режиссер иде.

Фатыйма апа белән мин кабат очраша алмадым, кызганыч ки, аның тавышы язылган магнитофон тасмам да әллә кая кит­те, югалды. Ярый әле, аның сөйләгәннәрен кәгазьгә төшереп калганмын, шөкер.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк