Логотип
Хәбәрләр

Конституциядә төзәтмәләр кертелгәннән соң тормыш ничек үзгәрәчәк?

Быел тарихта беренче тапкыр тавыш бирү бер көн түгел, ә атна дәвамында уздырыла. Бу чара халыкның сәламәтлеген саклау өчен кирәк иде.

Дөньядагы вәзгыять илебезнең сәяси тормышына да тәэсир итте. Быел тарихта беренче тапкыр тавыш бирү бер көн түгел, ә атна дәвамында уздырыла. Бу чара халыкның сәламәтлеген саклау өчен кирәк иде.

Аның каравы РФ Конституциясендәге төзәтмәләр кертүгә күп кеше битараф калмады. Бу хакта гомумроссия тавыш бирүенең матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде.

«Ил буенча һәм безнең республикада тавыш бирергә килүчеләр күрсәткече югары булу гаҗәпләндермәде. Битараф булмаган кешеләр бик күп иде», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Моннан тыш ул илнең төп законына төзәтмәләр кертелгәннән соң тормыш ничек үзгәрәчәген билгеләп узды. «Беренче чиратта үзгәрешләр РФ гражданарын социаль яклауга юнәлтелгән. Сәламәтлек саклау өлкәсенә, медицина хезмәткәрләренә күбрәк игътибар биреләчәк. Кешеләрнең үз-үзләрен тоту тәртибен һәм дарулар булдыру пандемияне бетерергә ярдәм итәчәк», – дип фикерли ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Эшсезлек мәсьәләсенә дә игътибар бирелә. Хөкүмәт эш урыннарын булдыру һәм кредитлар алу мөмкинлеген арттыру ягын карый. Әлеге вакытта яңа бизнес ачу мөмкинлеген булдыру өчен 5 триллионга якын суммага программа төзелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк