Логотип
Хәбәрләр

Тирән кайгы...

Язучы, атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Гаффарга 23 декабрьдә 72 яшь тулган иде.

Яңа елның беренче көннәре дә кайгылы хәбәрләрдән башланды. 1 гыйнвар көнне танылган язучы Әхәт Гаффар якты дөньядан китте. Бу хакта мәрхүмнең туганнары хәбәр итте.

Язучы, атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Гаффарга 23 декабрьдә 72 яшь тулган иде.

Күренекле язучы Әхәт Гаффар «Казан нуры» мәчете ишегалдыннан соңгы юлга озатылды. Озатучылар арасында язучының каләмдәшләре, якташлары һәм укучылары бар иде. 

Әхәт Гаффар үзенең рәсми туган көнендә — 1 гыйнвар көнне үз өендә вафат булган. Язучы, «Мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон берничә сәгать элек кенә телефоннан сөйләшүләрен, халык шагыйре, «Татмедиа» агентлыгы киңәшчесе Равил Фәйзуллин шушы көннәрдә Әхәт Гаффарның Аккош күленә килергә җыенуын искә алды.

Язучыны соңгы юлга озатырга килгәннәргә рәхмәт сүзләрен язучының кызы Сөмбел Гаффарова әйтте.

Әхәт Гаффар Курган зиратына җирләнде. 

Белешмә:

Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) — язучы, драматург. 1948 елның 23 декабрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлагач, «Яшь ленинчы», «Социалистик Татарстан» газетасы һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә эшли. «Әҗәт» (1972), «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981) әсәрләре танылу ала. «Иртәгә улың булам» (1977), «Җиләк вакыты бер генә» (1978), «Өч сорауга бер җавап» (1981), «Язлар моңы», «Соңгы ләкләк» (1980), «Бер картлыкта, бер яшлектә» (1981), «Мунча көне» (1982) пьесалары төрле театр сәхнәләрендә уйнала. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк