Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театры Нуретдин Нәҗмиевка 75 яшь туу уңаеннан «Гомер буе сине көтәм» бенефис-спектаклен тәкъдим итә

15 октябрь 18:00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиевка 75 яшь туу уңаеннан «Гомер буе сине көтәм» бенефис-спектаклен тәкъдим итә.

15 октябрь 18:00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиевка 75 яшь туу уңаеннан «Гомер буе сине көтәм» бенефис-спектаклен тәкъдим итә. Нуретдин Нәҗмиев – 56 ел гомерен театрга багышлаган шәхес. Шуның 45 елы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында хезмәттә үтә. 56 ел эчендә күренекле артистыбыз 100дән артык роль башкарды. Лаеклы ялда булуына карамастан, бүген дә яраткан тамашачысын сәхнәдә яңадан-яңа рольләре белән сөедерә.

Н.Г.Нәҗмиев – киң диапозонлы артист. Ул комедия һәм драма жанрындагы кискен характерлы рольләрне бер тигез оста башкара. Гайнетдин (И. Юзеев «Мәкәрҗәгә барган идек»), Нигъмәт (К. Тинчурин «Американ»), Сатыбал (Н. Гаетбай «Аты барның – дәрте бар»), Ислам (В. Константинов, Б. Рацер «Игълан буенча өйләнү»), Сафа (И. Юзеев «Гашыйклар тавы»), Азат (Л. Вәлиев «Париж егете Әлфәнис»), Бабай (И. Мәхмүтова «Күрәсем килгән иде»), Нуретдин (Ш. Фәрхетдинов «Мәхәббәт баскычы»), Рәйхан (И. Гали «Гомер буе сине көтәм») һәм башка рольләре моның ачык мисалы.

Белешмә өчен:

Тулы исеме – Нуретдин Гыйльмихан улы Нәҗмиев.

Туган көне – 1946 елның 5 октябре.

Туган урыны – Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылы.

Мактаулы исеме – Татарстанның халык артисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк