Логотип
Хәбәрләр

«ТЕШЛӘП» ТӘ АЛАМ!

Мин бөтен кеше белән дә егылып китеп сөйләшмим. Кешенең ниятен сизәм мин. Кирәк булса, кем беләндер аралашуны туктата алам. Мин күңелем белән яхшы кеше. Тик шулай да, әгәр авызыма бармакларын тыга башласалар, тешләп алачакмын. Усаллык холкымда бар. Тормыш та өйрәтә. Мин бервакытта да җебеп тормаячакмын.

 

Күп очракта бер шәхес белән берничә тапкыр әңгәмә корып булмый. Бер-бер артлы, диюем. Шәхесне укучыга ачып бирерлек кызыклы яклары калмый. Гөлназ Сәфәрова андыйлардан түгел, минемчә. Аның һәрчак сөйләрлек сүзе, бүлешерлек киңәше бар.

Гөлназ, әгәр дә мин синнән бурычка сорасам, бирер идеңме миңа акча?

– Юк, мин бурычка алмыйм һәм үзем дә бирмим. Бер биреп, би-и-ик озак вакыт дәвамында шул акчаны кире кайтарырга туры килде. Бу айда шуның хәтле бирәм, икенчесендә – моның хәтле… Аннан соң мин үзем бурычлы булып калырга бик куркам. Теге төрле финанс пирамидаларына керер өчен банклардан, кешеләрдән зур күләмдәге акча алалар. Алуын алалар да, ә ахырын уйлыйлар микән? Бурычларын кайтара алмасалар, теге әҗәткә бирүчене кызганмыйлармы? Ул бит аның үз тырышлыгы белән эшләнгән акчасы.

Син кунакчылмы?

Кунакчыл, тик мин кунакка бары тик туганнарны, якын кешеләремне генә чакырам. Дусларны, танышларны өйгә еш дәшмибез. Клининг компанияләрен, Массаж ясаучыларны, тегүчеләрне беркайчан да өйгә чакырмыйм, мәсәлән. Өй – ул синең дөньяң. Мин ашарга да пешерәм, тик еш түгел, вакыт җитми. Ләкин вакыт булганда, бик яратып, озаклап пешерергә яратам, бигрәк тә камыр ризыклары белән маташуны өстен күрәм. Без кичә пешкән ашауны бүген янә җылытып ашарга яратмыйбыз, гел әз-әзләп пешерәм, ризыкны исраф итүдән куркырга кирәк. Ашамлык калса, без аны ташламыйбыз, апаларның этенә дип җыябыз.

Ә миңа кунакка килер идеңме?

– Юктыр. Мин бик якын кешеләрнең өйләренә генә кунакка бара алам. Бу сиңа начар мөнәсәбәттә булуым түгел. Без синең белән нормаль аралашабыз, әмма сиңа кунакка бармас идем. Әлбәттә, кунакка чакыручы сине якын итә, сиңа күңелен ача, аңлыйм. Чакыручыны рәнҗетмәс өчен, мин беркайчан да кырт кисмим. Матур гына итеп баш тартам. Кырт киссәң, чакыручы ачуланырга мөмкин. Аннан соң син үзең дә мине чакырмас идең, бу сорау гына бит.

Әйе, кайбер кеше кунакка, мәсәлән, өем белән мактанам, дип чакырырга мөмкин әле…

– Әйе, әмма мин мактанчык түгел. Бар булганыбыз – ирем һәм минем тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Мин тормышта үз урынымны таптым, мин бик канәгать. Миңа хезмәтем ошый, шушы эшчәнлегемнең нәтиҗәсен күрү мине тагы да илһамландыра.

Татарстандагы алып баручылар арасында үз туган көнен концерт итеп билгеләп үтүче бер син генә. Бу башкалардан аерылырга теләвең булдымы?

– Мин беркайчан да кешеләрдән аерылып торыйм әле дип эшләмим. Бары тик үз эшчәнлегемә нәтиҗә ясарга булдым. Чакырылган һәр җырчыны уйлап дәштем. Алар барысы да иҗат юлым башлангычын, уңышларымны күрде. Концертта миңа Республика алдында куелган хезмәтләрем, ирешелгән уңышларым өчен ТР Вице-премьеры Васыйл Гаязович Шәйхразиев «Республиканың мең еллык медале»н тапшырды. Минем эшемне, тырышлыгымны югары бәяләгәннәре өчен тамашачыларга, республика җитәкчелегенә мең рәхмәт. Шундый шатландым. Ул бит миндә һәм Айдар Галимовта гына бар. Мин моның белән мактанмыйм. Мин Аллаһка мең рәхмәтле.

Сине күбрәк мәҗлесләргә алып баручы буларак түрәләр, баерак кешеләр чакыра, име?

– Төрле кешеләр чакыра. Бары тик җитәкчеләрнең генә юбилейларын алып барам, димим. Мин кешене аермыйм. Статустан тормый ул, чакыручы белән бер дулкында булу кирәк.

Шулай да синең үз статусың бар. Минем туйда син язылышу өлешен алып бардың. Миңа: «Күп алгандыр», «Синең ирең кайда эшли соң, баймы әллә, Сәфәрованы чакыргач?!»  диделәр.

– Статус бар, килешәм. Күпләр мине алып барган өчен ат бәясе ала дип уйлый. Алар ялгыша. Минем бәяләр нормаль. Аннан соң мин бервакытта да акча артыннан кумыйм. Акчамны алырга онытып кайтып киткән очрак булды хәтта, чөнки миңа бу эшем ошый, мин аның белән яшим. Бар җанымны биреп эшлим. Мин ерак шәһәр-районнарга гына бармыйм. Иң ерак нокта – ул Мәскәү. Казахстанга чакырдылар берсендә, андый ерак юлга мине үземне генә ирем дә җибәрми. Өстәвенә юл арыта ул. Мәҗлес башында ук арыган булгач, бәйрәм ахырына ни булып бетәр?!

Кешесенә карап бәяң үзгәрәме?

– Юк! Җырчылар арасында андыйлар бар, мин аларны аңламыйм. Менә иртәгә мәҗлес, ди. Бәясен әйтер алдыннан: «Хәлле кешеме соң?» – дип сораучылар бар. Ипигә бәя бар. Аны мин алсам да, син алсаң да, бер өлкән әбиең кереп алса да, шул ук бер бәя булачак ул. Кешене бүлергә ярамый!

Кайсы телдә сиңа алып бару җиңелрәк бирелә?

– Элегрәк рус телендә алып бару җиңелрәк иде. Хәзер исә тиз вакыт эчендә бер телдән икенче телгә күчә алам.

Аннан соң синең турында борының күтәрелгән, диләр…

– Белмим, ник алай уйлыйлардыр. Әмма, син беләсең, мин бөтен кеше белән дә егылып китеп сөйләшмим. Кешенең ниятен сизәм мин. Кирәк булса, кем беләндер аралашуны туктата алам. Мин күңелем белән яхшы кеше. Тик шулай да, әгәр авызыма бармакларын тыга башласалар, тешләп алачакмын. Усаллык холкымда бар. Тормыш та өйрәтә. Мин бервакытта да җебеп тормаячакмын.

Синең улың берәү генә. Ник тагын бәби алып кайтмыйсың? Бу синең эш артыннан куу түгелме?

– Уем юк әлегә, әйе. Аллага шөкер, сәламәтлек ягыннан проблемалар юк. Никтер яшь чактан ук мин үземне бер бала әнисе итеп күзаллый идем. Ленар исә кыз тели иде, әйткәли иде. Әмма бәби алып кайтмавым эш артыннан куу түгел. Мин югалудан курыкмыйм. Хәтта башка өлкәгә китәргә мәҗбүр булсам да, мин югалып калмам кебек, чөнки мин һәр эшне җиренә җиткереп эшли торганнардан.

Айдан белән авырлы чакта син нинди идең?

– Ахырга кадәр эшләдем. Соңгы туйны сигез айлык чакта алып бардым. Әле бала табарга да үзем рульдә бардым.

 

Син журналистика факультетында укытырга теләмәс идеңме? Безнең синең белән бу хакта сөйләшкәнебез дә бар. Тагын бер сорыйм әле.

– Бәлки, 45ләрдән соң. Алай планнар корырга яратмыйм. Минем әлегә язылып бетмәгән кандидатлык эшем бар. Аны тәмамлап, яклыйсы гына бар. Мин дә филология фәннәре кандидаты булырмын, Аллаһ боерса. Шушы азагына җиткерелмәгән эш күңелемне тырнап тора. Булачак журналистларга сөйләрлек сүзем, бирерлек белемем бар.

Аңлавымча, син конфликтларга кысылырга яратмыйсың. Барс Медиа ширкәте белән бәйле гаугада син читтә калдың.

– Мин нейтраль фикердә калдым. Әгәр дә җитәкче компанияне дөрес якка алып бара икән нишләп әле мин эшемне, татар халкына хезмәт итүемне дәвам итмәскә тиеш? Әлбәттә, әгәр мине нидәдер гаепләсәләр, мин, читтә калмыйча, үземне яклый алачакмын. Бишенче сыйныфта ике кыз нидер бүлешә алмадылар да талаштылар. Безнең сыйныф шулай итеп ике төркемгә бүленде. Кем кем яклы, имеш. Мин берсе ягына да басмадым. Шунда берара кызлар минем белән аралашмый башлады, мин малайлар белән аралаштым, дуслаштым. Нигә тыгылыйм мин конфликтка?! Гаугалардан, бәхәсләрдән читтәрәк торсаң, тормыш та тынычрак та булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Голназ, уз эшенен остасы, унышлар Ана, яратам, хормэт итэм,сокланам