Татарстан укучысы Румыниядә Халыкара математика олимпиадасында призлы урын алды
Казандагы 131нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Данил Сибгатуллин ел саен үткәрелә торган Romanian Master of Mathematics Халыкара олимпиадасында бронза медаль яулады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фә...
Казандагы 131нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Данил Сибгатуллин ел саен үткәрелә торган Romanian Master of Mathematics Халыкара олимпиадасында бронза медаль яулады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Романanian Master of Mathematics олимпиадасы 2008 елдан бирле ел саен Бухарест шәһәрендә үткәрелә. Анда бөтен дөньядан яшь математиклар катнаша. Бу юлы 22 ил үз вәкилләрен җибәрде.
Укучылар ике көн дәвамында шәхси биремнәр башкара. Турларның һәрберсендә 4,5 сәгать эчендә өч биремне эшләргә кирәк. Олимпиада биремнәре мәктәптә эшләгәннәргә охшамаган һәм иҗади якын килүне таләп итә.
Биремнәрнең авторлары -танылган математиклар, шул исәптән россиянекеләр дә бар. Оештыручылар иң оригиналь чишелешләрне аерым билгеләп үтә. Нәтиҗәләр шәхси һәм команда зачетларында ясала. Ярышларның рәсми теле – инглиз теле, ләкин катнашучылар биремнәрне туган телдә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк