Татар җырларын фортепианода уйнарга өйрәткән youtube канал ачылды
YouTube видеохостингында фортепианода татар милли көйләрен уйнарга өйрәтә торган Tatar.piano каналы ачылды. Аны Гадел исемле егет булдырган. Гадел "Татар-информ" хәбәрчесенә фамилиясен әйтергә теләмәд...
YouTube видеохостингында фортепианода татар милли көйләрен уйнарга өйрәтә торган Tatar.piano каналы ачылды. Аны Гадел исемле егет булдырган. Гадел "Татар-информ" хәбәрчесенә фамилиясен әйтергә теләмәде, ул моны эшчәнлегенең аноним булып калуын теләве белән аңлатты.
“Иң беренче чиратта бу канал профессиональ булмаган уенчылар өчен каралган. Күп кенә кеше ноталар белми, ә фортепианода уйнарга өйрәнәселәре килә. Ләкин уйнарга теләкләре булса да, татар көйләрен өйрәткән видеолар бер җирдә дә юк. Мондый видео таба алмыйлар. Без үзебез дә ноталар белмибез, видеодан карап өйрәндек. Башта чит ил җырларын карадык. Шуннан, “Нишләп әле татарча җырлар уйнарга өйрәткән видео яздырмаска?” дигән фикер килде. Tatar.piano каналы ачарга булдык”, – дип сөйләде Гадел.
Гадел фортепианода татар милли көйләрен уйнарга өйрәнергә теләүчеләр күп дип исәпли. “Теләкләре булса, башка кешеләрнең дә уйнаган видеоларын каналга урнаштырырбыз”, – дип планнары белән уртаклашты ул.
Әлегә каналда “Умырзая” һәм “Эзләдем, бәгърем, сине” җырларын уйнарга өйрәткән ике видео урнаштырылган.
Алга таба комментарийларда тәкъдим ителгән җырлар - “Яран гөл”, “Ак чәчәкләр”, “Серле күзләр”не уйнау планлаштырылган.
Әлегә канал ретро җырларга өстенлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк