Логотип
Хәбәрләр

«Синнән булмас...»

Юмор остасы, алып баручы Рамил Шарапов инстаграм тасмасында үзәгенә үткән очрак белән уртаклашты. Артист кечкенәдән үк «синнән булмас» дигән сүзләрне еш ишетеп үскән икән.

Юмор остасы, алып баручы Рамил Шарапов инстаграм тасмасында үзәгенә үткән очрак белән уртаклашты. Артист кечкенәдән үк «синнән булмас» дигән сүзләрне еш ишетеп үскән икән.

«Кибеткә кердем, мин әйбер алып ятканда бер абзый да керде кибеткә. Таныды инде бу мине. Хәл-әхвәлләр белешкән булды. Сүз барышында: «И-и, Рамил, синең эшең эшмени инде ул! Сәхнәдә сикереп йөрисең, көрәк күтәрәсең юк бит!» – диде. «Абый, мин көрәген дә күтәрә алам, ә син минем эшне эшли аласыңмы соң?» – дидем, аңа җавап итеп. «Көрәк күтәрәм, дигән буласың, булмас синнән!» – дип куйды бу тагын. Әлеге «булмас»  дигән сүз шушы постны язарга этәрде.

Туганнан бирле ишетәм ул сүзне. Балачакта күңел төшенкелегендә йөргән чакларым булды. Бала вакытта берәр җирең башкаларныкы кебек булмаса, шуннан көлсәләр, бик авыр бит инде ул, үз эчеңә бикләнә башлыйсың. Ну минем ул вакытта колак зур иде инде. Бөтен урам малайлары көлә. Хәтта өлкәннәр дә «пошый колак» дип үрти иде. Мин шул вакытта үземне юатып: «Кечерәя әле ул» – дип куя идем. Анда да «Булмас!»  дияләр иде.

Мәктәптә укыганда да ишетергә туры килде ул сүзне. «Үскәч, шулай-шулай булам әле», – дигәч, «Булмас!» дияләр иде.

Театр училищесына укырга кердем. Яшьтәшләремнең барысы да төс-биткә матур, озын буйлылар. Һәм шулар янына мин килеп бастым. Буй бәләкәй. Кыяфәт тә ул кадәр түгел. Колак зур. Әти-әнине дә театр училищесына
чакырганнар иде хәтта. Имеш, артист озын буйлы булырга тиеш, минеке кечкенә. Миннән артист чыгачагына ышанып бетми иде кайбер укытучылар. «Булмас!» – диделәр. Шуңа миңа артык игътибар да бирмәделәр.
Театрда да эшләп алдым. Аннан китәргә туры килде. Анда да: «Булмас синнән, бетәчәксең», – дип әйтүчеләр булды.

Әлеге сүз шушы көнгә кадәр алга барырга этәргеч биреп бара. «Булмас»ны ишетеп үсүемә карап, югалып калмадым. Максатларыма тугры калып, алга барам! Иҗат юлым, яраткан тамашачым бар! Аллаһка шөкер, мин – артист!
Башкаларга да киңәш итеп, шуны әйтәсе килә: кеше сүзен тыңларга кирәкми. Үзеңә ышанырга һәм үз өстеңдә эшләп, максат-хыялларыңа барырга кирәк!

Никуллинның да шундый сүзләре бар, бик ошый ул миңа: «Кешегә үч итәргә, нәрсәдер исбатларга тырышма. Просто бәхетле бул! Көнчеләр, синең бәхетле булуыңны күреп, үзләре янып бетәчәк!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк