Логотип
Хәбәрләр

«Синең ярдәмең белән уңышларга ирештем...»

Кичә Казанда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиеваның ире Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасиме Мәрҗани мәчете ишегалдында узды. 

Кичә Казанда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиеваның ире Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасиме Мәрҗани мәчете ишегалдында узды. 

Мәрхүм белән хушлашуда ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры хезмәткәрләре, танылган артистлар, гаилә дуслары, якыннары бар иде.

«Мин – иң бәхетле хатын. Син мине иркәләдең, яраттың, горурландың, рухландырдың, миңа канатлар үстердең. Шуңа күрә мин иҗатта шундый уңышларга ирештем», – диде Винера ханым күз яшьләре аша. Ул барлык килүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

Камил Фәйзрахманов 40 елдан артык тавыш режиссеры булып эшләде. Соңгы елларда ул Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры театрында хезмәт куйды. Киләсе елның август аенда Винера ханым белән Камил абыйның гаилә коруларына 35 ел тулган булыр иде. 

28 декабрьдә Камил Фәйзрахмановның йөрәге тибүдән туктады. Ул Курган зират комплексында җирләнде.

Винера ханымның тирән кайгысын уртакталашабыз, күркәм сабырлык телибез. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын. 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк