Логотип
Хәбәрләр

Син – Татарстанда Гамлетны уйнаучы беренче хатын-кыз!

Син – Татарстанда Гамлетны уйнаучы беренче хатын-кыз. Син үзеңнең нәрсәгә сәләтле булуыңны әле белмисең дә!

Күзләре янып тора аның. Сәхнәне яратуы шул күзләренә язылган. Ә бәлки йөрәгенә... Әйе, һичшиксез, йөрәгенә!

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Алсу Шакирова сәхнәгә булган мәхәббәте, рольләре хакында сәгатьләр буе сөйли ала. Һәм аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә...      

 Алсу – Курчак Джулия

(«Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте»)

– Джулия – 6 елга сузылган декрет ялыннан соң иң беренче яратып уйнаган ролем. Гәрчә бу спектакльдә үземне актриса итеп хис итмәсәм дә. Мин курчак күлмәге киеп, спектакльне караучы тамашачы кебек анда. 1 сәгать тә 20 минут – спектакльнең башыннан азагына кадәр сәхнәдә. Персонажым артык хәрәкәтләр дә ясамый, озын-озын текстлар да сөйләми, тик бик мөһим роль башкара: төп герой – Куян Эдвардның тарихын тыңлый. Мин һәр спектакль саен бу тарихны үзем аша кичерә һәм елый идем. Сәбәбе – әтиемне югалту. Шуңа күрә спектакльдә үлем темасы күтәрелгәч, тамакка төер утыра һәм күздән атылып яшь чыга. Яраларым яңара, үземне берни эшләтә алмыйм. Күпмедер вакыт шулай уйнаганнан соң, болай дәвам итсә, үз-үземә авырлык китерәчәкмен, мөмкин кадәр тыныч булырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем. Чираттагы спектакльне уйнаганда берни хакында уйламаска, хискә бирелмәскә тырыштым. Әмма спектакль тәмамлангач, Эдвардны уйнаучы актер Булат Гатауллин яныма килде һәм күзләремә карап: «Алсу, зинһар, башка болай битараф булма», – диде. Һәм мин күңелем кушканча уйнавымны дәвам иттем.

Бервакыт әнием өйгә кайтып барган чакта чүп савытлары янында торган иске диван өстендә нидер күреп ала. Якынрак барып караса – курчак. Чыгарып атканнар... Әни моны кулына алган да жәлләп, өйгә алып кергән. Курчакны тәүге тапкыр күргәч, кочаклап алдым да еладым. Бөдрә чәчләре дә, башлыгы да, күлмәге дә нәкъ минем Джулиямнеке сыман! Юдым, чистарттым. Хәзер ул гримеркамның түрендә тора. 

Алсу – Галия, Алсу - Искәндәр 

(«Тапшырыл...ган хатлар»)

– 2019 елның язы. Мине, Алсу Фәйзуллинаны, Назлыгөл Хәбибуллинаны беркөнне чакырып алдылар да: «Илгиз Зәйниев сезнең белән «Тапшырылмаган хатлар» әсәрен сәхнәгә куячак», – диделәр. Икенче көнне Илгиз белән очраштык. Өчебез дә аптырашта, әкрен генә: «Илгиз Газинурович, бу кастингмы?», – дибез. «Юк», – ди. «Галия бит берәү генә», – дибез. Ә ул безгә: «Сез өчегез дә Галия... һәм Искәндәр дә», – диде. Берничә көннән без гастрольгә китеп бардык. Юлда бик күп текстлар ятланды. Кайтып төшүгә эшкә керештек. Иң элек Илгиз Газинурович спектакльнең картинкасын башыннан азагына кадәр куеп чыкты һәм без образга «ит кундыра» башладык. Режиссёр Вәлине уйнарга ир-ат кирәген аңлап алгач, командага Эльдар Гатауллин да килеп кушылды. Финалдагы Галияне мин уйнарга тиеш идем, Эльдарда бу сораулар уятты. «Ни өчен спектакль буе өч Галия, ә азакта берсенә генә бәхет елмая? Бер дә булмаса, шобага салган кыяфәт ясагыз», – диде. Илгиз аның сүзен хуплап алды: «Яхшы, әйдәгез, шобага салабыз, тик чынлап һәм спектакль саен. Тамашачы каршында», – димәсенме?! Шулай итеп хәзер спектакль саен без сәхнәдә финалда кайсыбыз Галияне уйнаячагын ачыклыйбыз.

Бу спектакль миңа шулкадәр кадерле. Премьерадан соң мине тамашачылар, башка театрдагы коллегаларым танып белә башлады. Иң мөһиме үз-үземә ышанычым артты, актриса буларак үстем. Ә бит аңа кадәр театрдан китәргә уйлап йөргән мизгелләрем дә булган иде...

Катлаулы, зур роль турында бик озак хыялланып йөрдем, ниһаять, хыялым чынга ашты. Әмма бу минем өчен шулкадәр зур стресс иде! Башкарып чыга алачагыма шикләндем. Шул чакта спектакльнең хореографы Нурбәк Батулланың ярдәмен нык тойдым: «Алсу, бу синең өчен бик зур мөмкинлек. Иң беренче чиратта үз-үзеңә ышану өчен. Ролең искиткеч: син озын  монологлар да сөйлисең, биисең, хатын-кызны һәм ир-атны уйныйсың. Алсу, син Гамлетның үзен уйныйсың! Син – Татарстанда Гамлетны уйнаучы беренче хатын-кыз. Син үзеңнең нәрсәгә сәләтле булуыңны әле белмисең дә!» – диде. Аның бу сүзләреннән мин хәзер дә көч алам.

«Тапшырыл...ган хатлар» – уйнар өчен бик катлаулы спектакль. Беренче сәхнәдән образга кереп китә алмасаң, аннары моны эшләве бик авыр. Үзеңә үзең үпкәлисең шул чакта! Тырышасың, бөтен күңелеңне бирәсең бит. Аны тамашачы бәлки сизми дә торгандыр, әмма син бит үзеңне алдыйсың, үзеңә хыянәт итәсең. Ярый әле Гамлет сәхнәсе бар! Аны уйнаганда мин кызуымны җыям. Ана сәхнәсенә инде тулаем әзер булып киләм. Кечкенә генә Кадрия сәхнәсен дә бик яратам. Суга баткан кызчык турындагы монологны сөйләгәндә һәрчак барлык тырышлыгымны куям. Аны мин берничек тә буш килеш сөйли алмыйм. Чын йөрәктән бирелеп, һәр күзәнәгем белән тоеп, һәр әйткән сүземне күз алдына китереп уйныйм. Шобага салгач, бәхет миңа елмаеп, соңгы сәхнәне уйнарга туры килсә, шулкадәр сөенәм! Спектакль буе җыелып килгән бөтен энергия шул сәхнәдә чыга. Ә ул сәхнәне уйнамасам, күңелдә төер кала, бу бик авыр тойгы. Баш ияргә чыкканда тамашачыга әйтеп бетермәгән сүз калган сыман була.

 Алсу – убырлы

(«Хикмәт әкиятләре»)

– «Хикмәт әкиятләре»ндәге ролемә кадәр мин үземне елак рольләрне генә уйный беләм дип уйлый идем. Бурятиядән килгән режиссёр Сойжин Жамбалова миңа рольләр бүлешкән чакта: «Ты – ведьма», – диде. Мин моңа бөтенләй әзер түгел идем. Шундый нечкә күңелле убырлы була аламы? Өстәвенә ул убырлы үзенең монологын көчле, ярсулы тавыш белән әйтергә тиеш икән. Сойжин белән Маша (хореограф Мария Сиукаева – Авт.): «Алсу ты должна быть страшной и красивой, ты должна быть страшно красивой», – дип аңлаттылар. «Ничек инде мин куркыныч була алыйм?!» – дип аптырый идем. Өйрәнергә туры килде. Әлеге спектакль төрле кызыклы фишкалар белән «шыплап тулган». Теннис сәхнәсендә, мәсәлән, партнер белән бергә теннис та уйнарга һәм залга текстны да сөйләргә кирәк, өстәвенә син образда булырга тиеш. Аяк астында поролон икәнен дә исәпкә алганда, шактый тырышырга туры килде. Дөресен әйтәм: рольгә бик озак ияләштем. Гомумән, бер начар гадәтем бар – мин премьерага әзер булмыйм. Текст ятланган, образ тулаем эшләнгән, әмма күңелдә ниндидер шик була. «Хикмәт әкиятләре»ндә дә шулай булды: премьера узып, 3-4 спектакль уйнагач кына мин ул монологымны ләззәтләнеп сөйли башладым. Элек мин гади монологтан шулкадәр рәхәтлек кичереп булганын белми дә идем.

«Хикмәт әкиятләре» ике өлештән тора: «Гашыйк болыт»та безгә музыка уен коралларында уйнарга кирәк иде. Ә минем алар белән дуслык бөтенләй юк. «Кирәк икән, пианинода да уйнарга өйрәнәм!» − дигән булдым әле. Ул вакыт аралыгында пианинода уйнарга өйрәнә алмас идем инде, әлбәттә. Миңа ксилофон, курай бирделәр. Курайда мин өйдә үзем уйнарга өйрәндем. Ирем бик нык ярдәм итте. Интернеттан видеодәресләр табып, башта үзе өйрәнде, аннары миңа аңлатты. Ксилофонда уйнаганда ноталарны хәрефләр белән язып куйдым. Нота белмәгәч, бу минем өчен бердәнбер чыгу юлы булды. Тагын барабаннар, трещетка белән дә дуслашырга туры килде. Шул рәвешчә «Хикмәт әкиятләре» мине бераз музыкага да якынайтты әле.

Алсу – Фру Лунден

(«Мио, минем Мио!»)

– Әлеге спектакльдә мин Сагыш кошы роле турында хыялланган идем. Бии торган роль булгач, ымсындырды ул мине. Әмма режиссёрыбыз Екатерина Гороховская башкача хәл итте: мине Фру Лунден, тукучы роленә билгеләде. Серен дә чиште: «Тренинглар вакытында син ярату сүзен ишеткәч, сабый бала күрсәткән бердәнбер актриса булдың, – диде ул миңа. – Һәм мин, һич икеләнмичә, сине әлеге рольгә тәгаенләдем.» Бу ролемне яратырга Катяның шушы сүзләре дә этәргеч булгандыр, мөгаен. 

Режиссёр Фру Лунденны шаян образ итеп күрә иде. Мин башкачарак юл сайладым һәм Катя моның белән килеште. «Миңа Булат белән ничек эшләвегез, бер-берегезне ничек тыңлавыгыз, ишетүегез шулкадәр ошый», – диде ул. Биюле роль эләкмәсә дә, җырларга туры килде миңа бу спектакльдә. Ә минем бөтенләй җырлаганым юк! Инде дистәләгән тапкыр уйналса да, җырлар вакытым килеп җиткәч, аякларым, тавышым калтырый башлый, үземне кая куярга белмим һәм моны бөтен кеше сизә сыман. Югыйсә спектакль алдыннан ничә тапкыр үз-үземә башка курыкмыйм, каушамыйм, дип сүз биргәнем бар. Премьерадан соң Катя: «Мин  эшеңнән бик канәгать», – диде. Бу минем өчен шундый кадерле сүзләр. Әлеге роль белән тәүге тапкыр «Тантана» театраль премиясе номинанты булуым да миңа көч һәм иҗат дәрте өстәде. Эшлисең, тырышасың һәм шуннан ләззәт аласың, сиңа беркемнең бәя бирүе кирәк тә түгел кебек. Шул ук вакытта тырышлыгыңны күреп алсалар, тагын да рәхәт булып китә.     

Алсу – Людмила

(«Озын-озак балачак»)

– 2020 елның августы. Театрга Мостай Кәрим әсәре буенча спектакль куярга   Илсур Казакбаев килде. Гадәттә, яңа режиссёр белән беренче күрешүгә прическалар ясала, матур күлмәкләр киябез. Бу көнне дә шулай эшләдек. Мин  алдан әсәрне дә укып, танышып килгән идем. Һәм беләм: хатын-кыз рольләре 4 кенә. Илсур Казакбаевның кастинглар уздырырга яратканын ишеткән идек инде. Безгә дә ул этюдлар әзерләргә кушты, сайлап алу булачак, диде. Илназ Хәбибуллин белән  Мәрәхим һәм Акйолдыз роле өчен этюд әзерли башладык.   Шул вакыт кечкенә улым велосипедтан егылып төшеп, борынын авырттырган, дигән хәбәр алдым. Мондый хәбәрне ишеткәч, әни кеше баласы янына чыгып чабарга тиеш бит инде. Ә мин театр буйлап йөгереп, режиссёрны эзләп таптым һәм: «Илсур абый, минем улым борынын сындырган ахры, мин хәзер тиз генә аны табибка алып барып киләм, сез миңа бер кечкенә генә булса да роль калдырыгызчы», – дидем. Илсур мине: «Бар, әлбәттә, бар», – дип озатып җибәрде. Мин кире килгәндә инде барысы да этюдларын күрсәтеп бетергән иде. Без соңгы булып күрсәттек. Акйолдыз роленә мине алмадылар. «Кече инәй роленә сыналып карарга буламы?» – дим режиссёрга. «Юк, Людмилага әзерлән», – диде ул миңа. Һәм без өч актриса Людмила роленә кастинг үтәргә әзерләндек. Бер атна билгесезлектә яшәгәннән соң, ниһаять, миңа Людмила ролен бирделәр! Рольгә билгеләнгәч, Илсур миңа бу сәхнәне теләсә-кайсы вакытта алып ташларга мөмкин булуын әйтте. 2 ай буе мин Людмила белән «яшәдем». Премьерага 2 атна кала ул бу сәхнәне төшереп калдырачагы турында әйтте. «Спектакльнең концепциясенә туры килеп бетми», – диде. Минем өчен ул көнне кояшны сүндереп куйдылармени?.. Тик, бәхеткә, хореограф Ольга Даукаеваның хезмәте һәм Булат Гатауллин белән безнең партнёрлык тәҗрибәбез ярдәмендә без аны саклап кала алдык. Ул тулаем пластикага гына корылган. Илсур  абый миңа моны «Синең эшләү теләгең зур булганга күрә», – дип аңлатты. Людмиламны бик яратам һәм бу рольне ике тапкыр яулап алганга гына да түгел!

Алсу – Песнәк

(«Тимур һәм комета»)

– 34 нче сезонда режиссёрлар иңнәремә канатлар «үстерделәр».  «Алтынч[ае]ч спектаклендә кара канатлар белән сәхнәгә чыксам, «Тимур һәм комета» спектаклендә Песнәк роленә тәгаенләндем. Премьерага ике көн кала, репетиция вакытында үземнең чынлап та Песнәккә шулкадәр охшаганымны аңлап алдым. Сәхнәдә тыз-быз йөренәм, әле көләм, әле елыйм, әле нидәндер канәгать булмый, үпкәләп алам. Нәкъ Песнәк, кыскасы! Роль артистка ничек шулкадәр туры киләдер, әле дә сер бу минем өчен. Әмма шунысын төгәл беләм: бер генә роль дә очраклылык түгел. Роль ул – язмыш эше.  

 

Автор: Илүсә Зәйнетдинова

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк