Логотип
Хәбәрләр

Шулай булды...

Блин, нәрсәгә килдем мин монда? Бер тиен акча түләмәячәк бит ул!.. Ну, язган!.. Җырларын төдәтеп, әйбәтләп җырламаган булсам, хир популяр була иде Пеләш!.. Төдәтеп, әйбәтләп!.. Аранжировать итеп...

Халыкка шактый танылган 70 яшьлек Пеләшнең юбилей кичәсе бара. Залга республиканың барлык районнарыннан диярлек главалар җыелган, язучылар, журналистлар... Берән-сәрән депутатлар да күренә. Ни дисәң дә, ул бит атаклы сатирик – «Кыскыч» журналы редакторы! Не шутка!.. Үзе җырчы, композитор, баянчы, сценарист, режиссёр, язучы, шагыйрь – гомумән, санап бетергесез талант иясе! Әлбәттә, аны котларга артистларның иң кәттәләре килгән. Алар әле урамның икенче ягындагы кафеда, юбиляр әзерләгән өстәл артында ашап-эчеп утыралар, бер сүз белән әйткәндә – балдеют! Дөньяларын онытып, бер-берсен уздырып, кызып-кызып сөйләшәләр – сәхнәгә чыгу турында уйларында да юк.

– Дөресен генә әйткәндә, кем инде ул шул хәтле?.. – дип кыюланып дәвам итте сүзен Фонограммщик, йөзен кызарта-бүрттерә. – Безнең кебек җырласын иде әле дә, гәҗит тә чыгарсын иде, халыкны агартсын иде.

Шул чак, ботинкасын Фонограммщикның гәҗитенә төреп килгән һәм шуны аңа күрсәтмичә бөгәрләп өстәл астына ыргытып, Кәмит сүз башлады:

– Менә шулар безнең турыда яманлап мәзәкләр бастырып чыгаралар. (Пеләш турында әйтүе инде) Имеш, минем сеңгерә торган нәрсәдән башка көлдерердәй әйберем юк. Нишләп булмасын, аны бит чыгарып күрсәтеп булмый...

– Әйе, – дип куйды шунда аны җөпләп хатыны, сүзнең нәрсә турында барганын аңлапмы, аңламыйчамы?..

Моңа хәтле, нигәдер, эндәшми генә төкеренеп, арлы-бирле йөргән Сакау, дөньясын-бәндәсен дигәндәй тетә башлады:

– Блин, нәрсәгә килдем мин монда? Бер тиен акча түләмәячәк бит ул!.. Ну, язган!.. Җырларын төдәтеп, әйбәтләп җырламаган булсам, хир популяр була иде Пеләш!.. Төдәтеп, әйбәтләп!.. Аранжировать итеп...

– Әйе, әйе... – дип, котортыбырак кысылды аңа Кәмит.

– Син дә, блин, ачуны китереп йөрмә әле монда, коттедж салырга акча кирәк булмаса, хир килә идең инде. Попугай!.. Минем сүзне һаман кабатлап йөрисең – бар кайтып кит!

– Егетләр, ызгышмагыз әле. Пеләшнең табынында утырасыз – яманлаудан, сүгүдән башка юньле фикерегез юкмыни? Менә дигән кеше ул! – Монысын Композитор әйтте.

– Нормальный кеше! – дип куйды аны җөпләп, Пошалым – көнләшәсез генә! Аның бер җырын да җырлаганым булмады, мин моны үземнең җитешсезлегем дип уйлыйм – төзәтермен, ләкин Пеләш беркайчан да үзе кирәккәндә сезнең кебек акчага чукынып ятмый.

– Сакау, нигә тындың? – дип башлады сүзен Башкортстаннан килгән Гармун атлы аттай җырчы. – Мин дә беләм, әүлия кебек ул!

– Гел бушка да җырлап йөреп булмый, җәмәгать! Менә кичә язучылар берлегендә бер әдип юбилеенда җырларга туры килде. Өченче көн филармония залында Хәмдүнә концертында, аннан алдагы атнада Сергач якларыннан бер тиенсез кайттык, тегеләреннән дә түләү булмады.

Бу сүзләрне үзе җырлый да торган Баянчы чамаламыйча әйтте, әлбәттә. Чөнки өстәлнең түр башында аны Сергачка алып барган Азатшәех үзе утыра иде.

– Син, энекәш, авызыңны чамалап ач. Сиңа, кесәңне тутырып ук акча бирмәсәм дә, үземнекен, өйдән алып килгәнне түләдем. Кеше йөрми бит концертка, йөрми, үзең күреп кайттың. Син, сәхнәгә чыгып җырлый башлагач, залда утырган ун кешенең тугызы чыгып китте. Минем җырны тыңларга бер кеше калды, анысы да саңгырау икән. Ә син, акча сорап утырасың, оялмыйча. Әле монда Пеләш абыеңнан да акча алмакчы буласыңдыр?.. Рәхмәт әйт, теге вакытта, Бардага баргач, өч көннең икесендә салмыш идең, сәхнәгә чыга алмадың. Шунда да түләде бит ул сиңа...

Шул вакыт, акча өмет итеп килгән берничә кыз, ашауларыннан туктап:

– Ник, түләү булмаячак мыни? – дип, аптыраган кыяфәттә күзләрен акайтып, бер-берсенә карашып алдылар.

– Ярар, чурт с ним, әйдәгез, киегез кәчтүмнәрегезне, бездән булсын игелек! – дип, Сакау трусиккачә чишенеп ыргытты. – Сәгать ничә? Башланырга тиешле вакытка инде сәгать ярым вакыт үткән бит! – дигән гаҗәпләнү чыккан иде аның йөзенә.

– Бар, Яхшым, белеп кил, нишләп дәшмиләр? – Ул баянчысын шулай дип атый.

Яхшым тиз әйләнеп килде. Аның йөзен кара болыт каплаган иде.

– Нәрсә? – диде Сакау.

– Анда беркем дә калмаган.

Киемнәрен күтәргән артистлар мәдәният йорты ишеге төбеннән иномаркалары янына юнәлделәр.

Аларны ике сәгать буе көйләп йөргән официантка банкет бүлмәсендә нәрсә сөйләп утырганнары күптән Пеләшкә барып әйткән икән.

Концертны юбиляр үзе генә куйды. Халык сәгать ярымлы концертның соңгы ун минутын аягүрә басып, алкышлап торды һәм, рәхмәт әйтеп, таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк