Шагыйрь һәм журналист вафат булган
Шагыйрь һәм журналист Нияз Мәһәдиев 55 яшендә вафат булган. Ул Уфада яши иде. Мәрхүмне 9 мартта соңгы юлга озатканнар. Бу хакта «Башинформ»агентлыгы хәбәр итә. Нияз Мәһәдиев 1963 елда Баймак районыны...
Шагыйрь һәм журналист Нияз Мәһәдиев 55 яшендә вафат булган. Ул Уфада яши иде. Мәрхүмне 9 мартта соңгы юлга озатканнар. Бу хакта «Башинформ»агентлыгы хәбәр итә.
Нияз Мәһәдиев 1963 елда Баймак районының Темәс авылында туган. Уфаның сәнгать интернат-мәктәбендә белем алган. Уфа нефть институтын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген Баймак районында архитектор-баш инженер булып башлаган.
Нияз Мәһәдиев Баймак район газетасы каршында радиотапшырулар оештырган. «Совет Башкортостаны», «Известия Башкортостана» газеталарында эшләгән, «Йәшлек» газетасының баш мөхәррир урынбасары, «Комсомольская правда» газетасының үз хәбәрчесе, «Аманат» журналының баш мөхәррире булган.
«Башинформ» агентлыгы мәрхүмнең якыннары, хатыны, танылган башкорт шагыйрәсе һәм журналист Зөһрә Котлыгилдинаның тирән кайгысын уртаклаша.
Фото: bashinform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк