Логотип
Хәбәрләр

Салават Миңнеханов гаиләсендә зур кайгы

Гүзәлем күңелсез хәбәр җиткерә. Салават Миңнехановның әбисе вафат. Бу хакта ул инстаграм сәхифәсендә яза.

Гүзәлем күңелсез хәбәр җиткерә. Салават Миңнехановның әбисе вафат. Бу хакта ул инстаграм сәхифәсендә яза.

Галия ханым җырчының бер клибында да төшкән икән. «Әни, әни» җырының клибында ул төп рольне уйнаган.

«Бүген Мөслим районы Вәрәш Баш авылында яраткан Әбекәебезне җирләдек. Ул гөмерен балалар укытуга багышлады. Аны соңгы юлына озатырга дип бүген бөтен укучылары килде.

Безнең өчен Әбекәй бик зур авторитет иде. Бүгенге көндә аның балалары, оныклары укытучылар династиясен дәвам итеп мәгариф өлкәсендә эшлиләр, хәттә мин дә Әбекәйнең эшен дәвам итим дип педагогик университетын тәмамлап чыктым.

Җир шарында миллиардлаган кеше арасында бу югалту бәлки сизелмәгәндер дә, ләкин безнен өчен Әбекәй – ул ГАЛӘМ», – дип яза Салават үзе дә.

Мәрхүмәнең урыны җәннәт түрләрендә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк