Логотип
Хәбәрләр

«Русланның сәхнәдән күңеле кайтты»

Татар эстрадасының популяр җырчысы Ильмира Нәгыймова җырчы Руслан Кираметдинов турында «ирем миннән урманга качты» дип язган. Ни булганын Ильмираның үзеннән сораштык.

Татар эстрадасының популяр җырчысы Ильмира Нәгыймова җырчы Руслан Кираметдинов турында «ирем миннән урманга качты» дип язган. Ни булганын Ильмираның үзеннән сораштык.

«Пандемия аркасында Русланның сәхнәдән күңеле кайтты, әлегә җырларга теләге юк. Шуңа да үзен төрле эштә сыный. Моңа кадәр төзелештә эшләсә, хәзерге вакытта урманда утын әзерләү белән шөгыльләнә. Иртәнге сәгать 6да китеп, кичке 9да гына өйгә кайта. Беркөнне форсаттан файдаланып, мин дә урманда бер җырыма клип төшердем. Хәзерге вакытта сольный концертларыма әзерләнәм», – дип сөйләде безгә Ильмира Нәгыймова.

 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк