Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Нәбиев турында фильм төшереләчәк

Омскида хәрби хезмәттә булганда казарма эшерелеп, аяксыз калган билгеле блогер һәм спортчы Рөстәм Нәбиев хакындагы документаль фильмны Эльбруста төшерәчәкләр. Экспедиция быел язын көтелә.

Омскида хәрби хезмәттә булганда казарма эшерелеп, аяксыз калган билгеле блогер һәм спортчы Рөстәм Нәбиев хакындагы документаль фильмны Эльбруста төшерәчәкләр. Экспедиция быел язын көтелә.

Фильмны җитештерү өстендә  А.Абдразаков исемендәге «Башкортостан» киностудиясе ярдәмендә Мәскәүнең  «Дока» компаниясе шөгыльләнәчәк. Булачак фильм турында продюсер Лариса Олейник болай дип сөйли:

«Рөстәм – үзенчәлекле, эчке дөньясы бик бай кеше. Мин аның тормышын күзәткәнем булды. Аның мисалы чыннан да илһамландыра, бу хакта тәфсилләп сөйлисе килә. Аның белән zoom-да да, мин Уфага килгәндә шәхсән дә аралаштык. Рөтәм хакында инвалид түгел, ә спортчы, альпинист дип сөйлисе килә. Кешеләр белән танышканда, дөнья чикләрен киңәйткәндә ул үзенең чикләнгән мөмкинлекләре турында уйламый».

Ярты сәгать дәвам иткән документаль фильмны быел төшереп, монтажларга җыеналар.

Хәтерегездә булса, 2020 елның сентябрендә Рөстәм Нәбиев тарихта тәүге булып Эльбрус биеклеген (6220 м) кулларында боз ваткычлар ярдәмендә яулады. Ул тауга 15 сәгать менгән, 13 километр ара үткән.

Әйткәндәй, Рөстәм Нәбиев Эльбрус тавыннан   алып кайткан ташны истәлеккә республика Башлыгы Радий Хәбировка бүләк итте.

Чыганак: Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк