Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Нәбиев гаиләсендә зур кайгы

Рөстәм Нәбиев зур югалту кичерә. Блогер һәм параолимпияченең әбисе вафат.

Рөстәм Нәбиев зур югалту кичерә. Блогер һәм параолимпияченең әбисе вафат. Бу хакта ул инстаграм социаль челтәрендә уртаклашты.

«Әби китте. Мин кайтканны көткән кебек. Кулларымда китте диярлек. «Мин сине яратам», – дип әйтергә генә өлгердем. Ул башын какты һәм китеп барды», – дип сөйләде Рөстәм.

Рөстәмнең әбисе озак вакыт яман шештән җәфаланган. Аның бабае да шундый ук куркыныч чирдән вафат булган.

«Син барысыннан да яхшырак! Бабай сине анда каршы алып, сез янә бергә дип өметләнәм. Мин сине яратам һәм бик нык юксынам, әби. 2020 ел миңа иң кадерле ике кешене алды», – дип язган блогер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк