Логотип
Хәбәрләр

«Ромео һәм Джульетта»

Октябрь аенда Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Уильям Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» әсәрен сәхнәләштерде. Спектакльне сәхнәгә яшь режиссёр Илсур Казакбаев куйды.

Дөньякүләм билгеле булган «Ромео һәм Джульетта» классик әсәрен укымаган кеше юктыр. Хәтта пьесаны бер тапкыр укып карамаган кеше дә аның нигезендә ике гашыйкның бәхетсез язмышы турындагы кызганыч тарих ятканын яхшы белә. Беренче тапкыр сәхнәгә XVII нче гасырда чыккан әлеге спектакльнең быел татар тамашачысы өчен куелуы бер яктан кызыклы булса, икенче яктан, теманың бүгенге көнгә дә аваздаш булуын аңлата. Иң төп үзенчәлеге булып спектакльнең заманча форматта тәкъдим ителүе шул рәвешле яшьләр өчен аеруча якын булуы санала.

Заманча һәм яшьләрчә Илсур Казакбаев исеме театр сөюче тамашачыларга яхшы таныш. Соңгы елларда аның тарафыннан куелган спектакльләр дә тамашачы мәхәббәтен яулый тора. Моңа кадәр Кариев театрында ул Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрен сәхнәгә куйган иде. Спектакль театр өчен уңышлы булып чыкты ‒ Кариев театрын төрле конкурс-фестивальләргә кадәр алып барып җиткерде. Ә «Ромео һәм Джульетта» әсәренә мөрәҗәгать итүләрен Кариев театры директоры Луиза Янсуар болай дип сөйләде:

«Озын-озак балачак»ны эшләгәндә үк Илсур: «Сезнең труппагыз «Ромео һәм Джульетта» әсәренә әзер, мин бу материал белән эшләр идем», ‒ дигән булган. Мин театрга эшкә килгәч бу хакта белдем һәм әлеге идея хакында уйлана башладык. Минемчә, без милли классик материалны да, шулай ук дөнья классикасын да куярга тиешбез. Беренчедән, алар белән без үзебез үскән булсак, икенчедән, хәзерге буынны тәрбиялибез. У. Шекспирны укысаң, әсәрләре бүгенге көндә ни дәрәҗәдә аваздаш булуын аңлыйсың. Бу кешелек дөньясының тойгылары, һәр нәрсәнең кабатланып торуына бәйледер. Шул ягы белән «Ромео һәм Джульетта» яшь тамашачыга ошар дип уйладык», — дип теманың актуальлеген ассызыклады Луиза Янсуар.

Һәр премьераны чыгарганда кыенлыклар туып тора, режиссёр Илсур Казакбаев бу кыенлыкны Шекспирны профессиональ театрда беренче тапкыр куюына бәйли: «Классиканы куеп режиссёр театрның дәрәҗәсен һәм үзенең иҗади планкасын күтәрә. Әгәр уңышлы килеп чыкмаса, һичьюгы «без тырышып карадык» дигән тойгы кала. Мин ГИТИСта укыганда Шекспир әсәрләре белән таныштым. Аның «Гамлет», «Отелла»сын эшләгәндә бөек драматургия икәнен белә идем. «Ромео һәм Джульетта»ны заманча күзлектән куйган очракта да аның трагедиясе безнең чорга аваздаш булуы сакланып каласына ышандым», ‒ диде Илсур Казакбаев.

Спектакльнең тагын бер үзенчәлеге ‒ ике Джульеттасы булуындадыр, мөгаен. Ромеоны ‒ театрның яшь артисты Булат Гатауллин, Джульетталарны ‒ Рузанна Хәбибуллина һәм театр училищесында Илдар Хәйруллин курсында укучы 4 курс студенты ‒ Алия Фәйзиева уйный. Булат Гатауллин режиссёр тарафыннан «өйрәнелгән» артист ‒ ул «Озын-озак балачак»та Кендек образын гәүдәләндерде. Илсур Казакбаев икенче спектакльдә дә аны төп рольгә куюын эчке тоемлауга бәйле дип аңлатты. Булат Гатауллин үзе әлеге рольне бик дулкынланып һәм шатланып кабул иткән: «Син Ромеоны уйныйсың» дигән сүзләргә һәр артист сөенер иде. Дөресен әйтәм, бу минем иң авыр рольләрнең берсе, шуңа күрә үземдә шикләнүем дә нормаль күренештер. Классик әсәрдә уйнау — артист өчен бер баскычка күтәрелү», — дип саный Булат Гатауллин. Аның фикерен Джульетта ролендәге Рузанна Хәбибуллина да хуплады. Әмма ул үзенең ролен гаҗәпләнү хисләре белән кабул итмәгән, чөнки режиссёрның «Сез үзегез генә булмыйсыз» дигән сүзе уйландырган. Башта Ромео да, Джульетта да ике составта уйналырга тиеш булган. Әмма ахыр чиктә Джульетта гына ике составта калган.

«Без башта шулай булырга тиеш дип уйладык. Әмма миндә: «Ни өчен минем рольнең генә составы бар?» ‒ дигән сораулар туды. Шуннан соң зур гастрольләргә барып кайткач, мин бер-ике тапкыр гына сәхнәгә чыктым. Режиссёр күбрәк Алия белән эшләде. Нәтиҗәдә, мин премьерада бер прогон белән уйнап чыктым. Джульетта минем өчен кадерле рольгә әйләнде, чөнки мин спектакльне чыгарганда бик сыналдым, стресс кичердем. Илсур Казакбаевны бик хөрмәт итәм, аның режиссёр буларак карашы кызыклы. Әмма бу рольне уйнау шәхсән миңа җиңел булмады», ‒ диде Рузанна.

Спектакльдә Ромео белән Джульеттаның үбешү күренеше дә ачыктан-ачык һәм берничә тапкыр күрсәтелә. Рузаннаның тормыш иптәше ‒ шулай ук Кариев театры артисты Илназ Хәбибуллин моны авыр кичергән. Ул күренешне күрсәтү минем өчен «дивар» кебек иде, әмма мин аны «җиңдем». Илназ белән бер-беребезне бик яратабыз! Артист булсак та, барыбер кабул итү кыен. Ул миңа, репетициядән кайткач та, «аны берәр нишләтеп булмыймы соң?» дип сораулар бирә иде. «Мин бит актриса», ‒ дип әйтеп карыйм ‒ аңлый, әмма кабул итми, ‒ дип аңлатты Рузанна.

Мәңгелек мәхәббәт тарихы Спектакль: «Гел үзара сугышалар бу калада. Күпме күз яшь, кан коела ике арада. Ике ыруның башлыклары ызгышканда, балалары бер-берсенә гашыйк була. Әмма язмыш рәхимсез... Гашыйкларның үлеме генә бу ызгышка нокта куя. Ике яшьнең мәхәббәте һәм үлеме җеназада килештерә ата-ананы…» дигән сүзләр белән башланып китә. Шекспир әсәрендә бу вакыйгалар турында сөйләүче махсус Хор образы бар. Монда исә без текстны Королева Мэб (Алсу Шакирова) тарафыннан ишетәбез. Ул спектакльнең башыннан ахырына кадәр тамашачыны вакыйгалар «җебендә» тота. Әлеге роль аша без геройларның эчке хис-кичерешен, үзара мөнәсәбәтләрен һәм гамәлләрен аңлый алабыз. Шул ягы белән ул бик әһәмиятле һәм тамашачыга үтә кадерле образ. Спектакльдә Хор образын хәзерге яшьләргә яхшы таныш булган Gauga музыкаль төркеме башкара. Төркемнең солисты Оскар Юнысовның үзенә хас булган аһәңе аерым бер мохит тудыра. Ул бер яктан музыкаль бизәлеш саналса, икенчедән, спектакльнең аерылгысыз бер өлеше буларак кабул ителә. Нәкъ менә аның башкаруындагы заманча җырлар безне урта гасырда барган вакыйгаларга хәзерге заман күзлегеннән карарга мөмкинлек бирә.

Хәер, хәзерге заман призмасыннан карарлык чаралар спектакльдә шактый кулланылган. Мәсәлән, Веронада барган сугышта үлүчеләрне без сәхнәдәге ак экраннар аша күрә алабыз. Ул һәр яңа корбанның «җанлы» фотосурәте белән тулыланып бара һәм аның исем-фамилиясе, яше әйтелгәндә, ирексездән, хәзерге вәзгыять турында уйлана башлыйсың. Ә иң кызганычы ‒ азакта ул без ишетергә теләмәгән герой сурәтләре белән тәмамлана...

Билгеле булганча, «Ромео һәм Джульетта» әсәрендә мәхәббәттән бигрәк ике гаиләнең үзара каршылыклы мөнәсәбәте чагылдырыла. Беренче күренештә үк без Монтекки һәм Капулетти гаилә әһелләренең үзара тынычсыз яшәүләренә игътибар итәбез. Спектакльдә аларның конфликты кара төстәге костюмнары аша чагылдырыла. Бу урында рәссам Сергей Кретенчук осталыгын әйтеп үтәргә кирәк. Шул караңгылыкка күмелгән һәм саф мәхәббәткә ышанган ике геройны, ягъни Ромео һәм Джульеттаны, ачык сары төсләрдән киендергән. Шул рәвешле без ике яшүсмернең керсез күңеленә һәм эчкерсезлегенә ышанабыз.

Аларның бер-берсенә мәхәббәт аңлатулары да үзгә һәм кызыклы уйланылган. Хореограф Ольга Даукаева тарафыннан «телсез» дә аңлашу хәрәкәтләре кертелгән. Бу сүзсез ярату безне спектакльнең ахырына кадәр озата килә һәм мәхәббәт аңлатуның бер чарасын күрсәтә кебек. Ике гаилә арасында туган ыгы-зыгы фонында телсез аралашкан ике гашыйк пар хәзерге заман яшүсмерләренә ишарә ясый кебек. «Без балаларыбызны аңлыйбызмы? Нәрсә әйткәннәрен ишетәбезме?» ‒ дигән сораулар тудыра. Мөгаен, бу спектакльне караган әти-әниләр өйләренә кайткач балалары белән утырып сөйләшергә тиештер. Моның әһәмияте Джульеттаны әти-әнисе Парис исемле егеткә (Илсаф Нәҗипов) кияүгә бирергә җыенганда яхшы чагыла. Ул теше-тырнагы белән аңа кияүгә чыгарга каршы торса да, аның нәрсә теләгәнен берәү дә ишетми. Ул хәрәкәтләр аша Ромеога «эндәшә». Ерак тарафка киткән яшүсмер егет аның газаплануына шундый ук хәрәкәтләр белән җавап кайтара. Ике гашыйк парның бәргәләнеп яшәве һәм төрле киртәләргә бирешүе беркайчан да бәхетле тәмамлана алмас иде. Шулай да режиссёрның бу трагедияне ни рәвешле тәмамлавы башта ук кызыксыну уята. Чөнки әсәрнең эчтәлеге белән таныш булган һәр тамашачы Ромео белән Джульеттаның ахыр чиктә үләчәкләрен белә. Шунысы мөһим ‒ спектакль 16 яшьтән өлкән тамашачылар өчен әзерләнгән. Режиссёр Илсур Казакбаев моны спектакльдә үлем күренеше һәм яратуны белдергән моментларның аерым ачык күрсәтелүе белән аңлата. «16 яшьтә яшүсмер җитлегә башлаган һәм үз фикерен белдерергә омтылучан була. Ә 12 яшьтәге балалар аны бөтенләй башкача кабул итәчәк. Минем үземнең дә 12 яшьлек балам бар, ул мәхәббәтне идеаль итеп күзаллый. Мәсәлән, мин аңа бу спектакльне ничек аңлатыйм? Берникадәр вакыт узгач ул аны башкача кабул итәчәк», ‒ диде ул спектакльгә әти кеше күзлегеннән каравын белдереп.

Спектакльне тамаша кылган яшүсмерләргә игътибар иттем: 16-17 яшьлек егет-кызлар, берсеннәнберсе уздырып, Ромео белән Джульеттаны сөйләшәләр. «Ярый әле берсе дә исән калмады, алайса, Джульетта яратмаган кешесе белән яшәр иде»; «Әйе, аның каравы ике гаилә арасындагы конфликт хәл ителде»; «Ә мин алай үземә кул салмас идем» дигән фикерләр яңгырады алардан.

Спектакль яшь тамашачыны шулай фикерләшергә этәрә алган икән, бу аның уңышлы һәм кызыклы булуы турында сөйли. Ромео һәм Джульетталар безнең заманда юк дип кайсыбыз әйтә ала? Актуальлеген гасырлар буе югалтмаган әсәрнең татар театры сәхнәсендә куелуы күңелле күренеш. Дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк