Логотип
Хәбәрләр

Ризат Рамазанов: «Кыш бабайдан бәби сораган»

Өстәл тулы тәм-том, чыршы төбендә төрледән-төрле бүләкләр, киләчәккә өмет һәм могҗизага ышану. Яңа ел төнен һәрберебез төрлечә уздырсак та, теләкләр бер кала.

Өстәл тулы тәм-том, чыршы төбендә төрледән-төрле бүләкләр, киләчәккә өмет һәм могҗизага ышану. Яңа ел төнен һәрберебез төрлечә уздырсак та, теләкләр бер кала. «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан да быел иң истә калган Яңа ел киче турында сораштырырга булдык.

Ризат Рамазанов, җырчы:

– Әти чын чыршы алып кайта иде. Безнең якта аны ак чыршы дип йөртәләр. Аның инәләре дә коелмый, ислерәк тә. Матур итеп бизи идек шуны. Әти гармунчы бит минем, Кыш бабай килгәч, ул уйный, без сеңлекәш белән биеп, җырлап рәхәтләнә идек. Күчтәнәчкә «Рачки», «Лимонная, «Зимняя вишня» дигән конфетлар биргәннәре истә. Кунаклар җыеп, безнең өйдә каршыласак, 5–6 хатын-кыз салат ясап, табын әзерлиләр иде. Без аларның балалары белән «Әйдә йоклыйк, Яңа елны каршылыйсы бар, йокы килмәсен», – дип ятып тора идек. Быел Яңа елны Сабада әти-әниләр белән каршыларга планлаштырабыз, Башкортстаннан әби-бабайлар да киләчәк. Гаилә бәйрәме бит. Без, гомумән, кирәкле бүләкләр алырга тырышабыз. Мәсәлән, әни как ясый торган аппарат кирәк дигән иде. Кызыбыз Айгизә Кыш бабайга ышана. Хат язган. Бәби сораган.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк