Логотип
Хәбәрләр

Рифат Зарипов сәхнәдән китәргә җыена

Популяр артист, җырчы һәм пародия остасы Рифат Зариповны халык ярата. Аның җиңеллеге, кәмитлеге һәм ихласлыгы тамашачыларны Рифат концертларына җәлеп итә. Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның шәкерте булгангадырмы, Рифат җырларының көйләре дә Зәкиевичнекенә тартым. Аның каравы, һәр икесенең үз тамашачысы бар.

Популяр артист, җырчы һәм пародия остасы Рифат Зариповны халык ярата. Аның җиңеллеге, кәмитлеге һәм ихласлыгы тамашачыларны Рифат концертларына җәлеп итә. Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның шәкерте булгангадырмы, Рифат җырларының көйләре дә Зәкиевичнекенә тартым. Аның каравы, һәр икесенең үз тамашачысы бар.

Узган атнада артист гаиләсе белән җылы якта отпуск ялларын уздырды. Ләкин, ял вакытында да Рифатның тынычлыгын бозганнар. Бер явыз телле тамашачы аңа артист турында нәрсә уйлаганын түкми-чәчми язган да җибәргән.

«Рифат туган, сәхнәгә менү өчен кешегә талант кирәк. Синең җырлау, юмор осталыгың бик түбән дәрәҗәдә. Сиңа берничә елдан халык йөрмәс, хәзерге кебек аларны куып кертмәсәң генә. Сиңа әле яшь вакытта башка һөнәр сайларга кирәк», – дип Рифат Зариповны сәхнәдән куа ул.

Бу сүзләргә аптыраган Рифат Зарипов Инстаграмда тамашачыларына мөрәҗәгать итә: «Бу кешегә нинди диагноз бирәсез?» – дип сорый артист.

Миңа калса, мондый эчтәлекле хатлар язучыларның диагнозы бер, ул да булса – көнчелек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем радио телевидениядан жырчылар Тынлаган юк,Дискотекада ишетам кем популяр иканен : Анын берсе Син ,Фирдус ,Ирка

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мина Рифат шэхсэн бик ошый

      • аватар Без имени

        0

        0

        Юк.китмэ син Рифат. Сезне халык бик ярата. Яше,карты,урта буын барсы бик ярата сине.чонки Синен кебек халык кунеленэ утеп керэ алган жырчы бик сирэк ул. Жыр жыртыксыз булмый . Яратмаган кеше тынламасын. Э инде язалар икэн, сезне тынлыйлар димэк. Э инде кемдер "чеметеп" алырга тели икан, пусть чеметсен. Наслаждаться итсен щунын бн. Баркешегэ ошап булмый. Хэр жырчынын уз тынлаучысы.ошамаса тынламасын. Кем ошый шуны тынласын. Э инде ямьсез сузлэр бн язалар икэн, "сез ин яхшы жырчы".шуны онытмагыз.