Логотип
Хәбәрләр

Рифат Фәттахов Тукай премиясенә тәкъдим ителгән

Ваһапов исемендәге татар мәдәниятен үстерү фонды директоры, танылган продюсер Рифат Фәттахов Тукай премиясенә тәкъдим ителгән. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Рифат Фәттахов үзе раслады. «Әле бу ха...

Ваһапов исемендәге татар мәдәниятен үстерү фонды директоры, танылган продюсер Рифат Фәттахов Тукай премиясенә тәкъдим ителгән. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Рифат Фәттахов үзе раслады.

«Әле бу хакта сөйләшергә иртәрәк. Әмма документлар тапшырылуы хак», - диде Рифат Фәттахов. Танылган продюсер быел Ваһапов фестиваленең барлыкка килүенә 15 ел булуын, югары профессиональ дәрәҗәдәге фестиваль халыкара масштабларда үткәрелүен искәртте.

  • Фестивальнең концертлары Россиянең 49 регионында һәм 11 илдә үткән. Фестиваль концертларында үз вакытында Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фуат Мансуровлар катнашкан. Фестиваль кысаларында яшь башкаручылар конкурсы уздырыла.
  • Рифат Фәттахов республикада музыкаль продюсерлыкка нигез салучыларның берсе дип санала. Танылган җырчылар Филүс Каһиров һәм Ришат Төхвәтуллиннар Ваһапов фестивале аша танылган җырчылар.
  • 13 майда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында фестивальнең юбилей гала-концерты үтәчәк.
  • Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеге Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында билгеләнәчәк. Җәмәгатьчелек шушы көннәрдә исемлекнең әзер булуын көтә.

  •  татар-информ
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк