Логотип
Хәбәрләр

Республикакүләм Чыршы бәйрәмендә Тукай әкиятләренә нигезләнгән тамаша күрсәтәләр

Бүген Казанның «Татнефть-Арена» боз сараенда күрсәтеләчәк республика күләмендәге Яңа ел бәйрәме тамаша программасы Габдулла Тукай әкиятләренә нигезләнеп төзелгән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифи...

Бүген Казанның «Татнефть-Арена» боз сараенда күрсәтеләчәк республика күләмендәге Яңа ел бәйрәме тамаша программасы Габдулла Тукай әкиятләренә нигезләнеп төзелгән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Республикакүләм Чыршы бәйрәменә 8 меңләп уку алдынгысы, олимпиадаларда җиңүчеләр, Татарстанның балалар иҗтимагый оешмалары активистлары һәм әйдәп баручылары чакырылган. Тантаналы чарада 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар катнаша. Аларга Габдулла Тукай әкиятләренә нигезләнеп төзелгән «Әкиятләрнең кайтуы» тамашасы күрсәтеләчәк», – диде ул.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, тамашада меңгә якын артист һәм җырчы катнаша. Шулай ук популяр җырчы Юлианна Караулованың да чыгыш ясавы көтелә.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021