Логотип
Хәбәрләр

Рамил Шараповны котлыйбыз!

Татар эстрадасында пародист һәм җырчы буларак билгеле таланты артист Рамил Шараповның гаиләсендә бүген шатлыклы вакыйга – уллары Раянның туган көне икән. Раянга 5 яшь тулган! Бу хакта артист үзенең Ин...

Татар эстрадасында пародист һәм җырчы буларак билгеле таланты артист Рамил Шараповның гаиләсендә бүген шатлыклы вакыйга – уллары Раянның туган көне икән. Раянга 5 яшь тулган! Бу хакта артист үзенең Инстаграм челтәрендәге аккаунтында уртаклашты. «Бүген минем беренче тапкыр ƏТИ булган көн. Инде 5 ел үтеп тә киткән.Улыма бүген 5яшь. Юбилей бездә!», – дип яза ул Инстаграм битендә. Әлеге язманы Рамиль улы Раян белән төшкән видео астына урнаштырган. Әлеге видеода исә Рамил сөекле улына атап шигырь юллары сөйли. Шигырьнең сүзләре тетрәндергеч. Сез дә тыңлап карагыз, дуслар!

Ә без исә Раянны кечкенә генә юбилее белән тәбрик итәбез, аңа сәламәтлек һәм бәхетле тормыш телибез!

Фото һәм видео: артистның шәхси аккаунтыннан

 

 

{mp4}8168{/mp4}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк