Рамазан аенда Татарстанда нинди күркәм вакыйгалар көтелә?
1. Рамазан аеның беренче көнендә «Дарулифта» колл-үзәге эшли башлаячак. 2. Быел беренче тапкыр Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Түбәтәй» кафесы белән бергәлектә атналык тематик ифт...
1. Рамазан аеның беренче көнендә «Дарулифта» колл-үзәге эшли башлаячак.
2. Быел беренче тапкыр Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Түбәтәй» кафесы белән бергәлектә атналык тематик ифтарлар үткәрәчәк.
– 6 нче майда – «Рамазанга кердек»;
– 13 нче майда – «Хатын-кыз һәм Рамазан»;
– 20 нче майда – «Зәкят» фонды тәрбиясендә булган балалар өчен “Мин дә ураза тотам”;
– 27 нчемайда – «Рамазан һәм Коръән».
3. «Татлы Рамазан» промо-акциясе.
4. Хәйрия акцияләре:
– «Рамазан – изге гамәлләрае» – 4 авыру балага акчалар җыю буенча чара;
– «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит» чарасы авыру балаларга ярдәм итү йөзеннән макулатура җыюны күздә тота.
5. Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Казанда һәм Татарстан районнарында ифтарлар узачак.
6. Татарстанның барлык колонияләрендә көн саен ифтарлар оештырылачак, ураза тотуһәм гыйбадәт кылу өчен режим кертеләчәк, бәйрәм гает намазлары үткәреләчәк.
7. Кукмара районында «Миңнегөл» мәчетен ачу планлаштырыла.
8. Алабугада хатын-кызлар һәм балалар өчен «Рамазан дәресләре» үткәреләчәк
Республика ифтары кайчан була? Быел VII Республика ифтары 25 майда “Казан Арена” стадионында үткәреләчәк: намаз уку һәм авызачу өчен 15 мең кеше җыелачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узды
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
-
Илнат Фәрхуллин мактаулы исемгә лаек булды!
-
Камал театрында «Башмагым» куелды!
-
Кариев театры актёры «Аккошым» җырын чыгарды!
Комментарий юк