Логотип
Хәбәрләр

"Пушкин картасы" шоу-бизнеска кайтып калды түгелме?

Карта буенча балаларыгыз кайда барды әле? Театрларга юл ачтымы ул сезгә?

Журналист Альберт Шакиров «Пушкин карта»сын «үз ягына каеручылар»га карата фикерен белдерде. Белгәнегезчә, әлеге карта ярдәмендә мәктәп укучыларына төрле мәдәни чараларга бушлай йөрү каралган. «Без бу хәбәрне яшь буынны югары сәнгатьтә җәлеп итү максатыннан уйланылган эш дип кабул иткән идек. Театр, музей, күргәзмә кебек чараларга укучылар игътибарын җәлеп итү өчен яхшы идея буласы иде. Әмма бу картаны куллануның  «башка юлларын» эзләүчеләр табылды. Кайбер «йолдызларыбыз» аны үз концертлары өчен куллану мөмкинлеген уйлап тапкан! Кемнәр икәнен үзегез дә чамалыйсыздыр. Җырлары күбесенчә  мәктәп укучылары арасында популяр булган артистларның күкрәк киереп «Мин татар телен үстерәм, татар җырларын ишеттерәм» дип йөрүе кызык та кызганыч та», – ди Альберт.

Зурлап «Пушкин картасы»  дип аталган акциянең шоу-бизнес дәрәҗәсендә калуы кызганыч, билгеле. Монда да «кемнең кулында...» дигән гыйбарә искә төшә.

Карта буенча балаларыгыз кайда барды әле? Театрларга юл ачтымы ул сезгә?

Фото интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк