Логотип
Хәбәрләр

Олег Фазылҗанов: «Өч премьерага әзерләнәбез»

Татарстанның атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге академия театры актёры Олег Фазылҗанов «Ару гына торасызмы?» соравына җавап бирде.

Татарстанның атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге академия театры актёры Олег Фазылҗанов «Ару гына торасызмы?» соравына җавап бирде:

– Ару гына яшәп ятам! Быелгы җәй матур җәйләрнең берсе булып узып бара. Мин җылы җәйләрне яратам, маймыл елында тугангадыр инде. Театрыбыз, Кодайга шөкер, керәшенчә әйтим әле, әкренләп кенә эшкә тотынды, репетицияләр бара. Өч премьера әзерләнә. Барысы да быелгы Яңа елга кадәр чыгачак. Коронавирус сүзен ишетәсе дә килми, бөтен җәмгыятьнең астын өскә китерде. Үзем дә авырып алдым, ахрысы. Аллага шөкер, җиңелчә узды, башка килә күрмәсен. Коронавирус башта бик куркыч әфәт булып алдыбызга килеп баскач, куркыткан иде. Хәзер инде кешеләр дә әллә ни курыкмыйлар. Кеше авырлыкка түзә бит ул. Коронавирус минем тормышыма әллә ни тәэсир ясады диеп әйтә алмыйм. Дөресен әйтим, мин әллә ни курыкмадым да, ләкин уйланырга урын калдырды. Исәнлек-саулык булсын барыбызга да, шуны телим.

Чыганак: Туганайлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк