Әнвәр Нургалиев бүләген бирергә оныткан

Ул, туган көне белән котлап, хатынына кыйммәтле бүләк алган булган.

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның хатынының туган көнен, популяр артистларны чакырып, затлы ресторанда үткәрүен язган идек инде. Ә менә шунда бүләген бирергә оныткан ул.

«Өйләнешкәндә туебызга балдак алмаган идем. Ул вакытта балдак алырга акчабыз булмагандыр инде. Туйда Иринага әбинең (тещаның) балдагын кидердем, – дип сөйләгән ул «Шәһри Казан» хәбәрчесенә. – Туган көненә бриллиантлы балдак алдым, ләкин бүләк итәргә онытканмын.

Чәчәк бүләк иткәннән соң, бармагына балдак кидереп җырларга тиеш идем. Әмма балдакны өйгә кайткач төнлә генә бүләк иттем. Тәүге тапкыр Иринага бер зур роза бүләк иткән идем. Ә бу юлы 101 роза бүләк итеп бирдем».

Бүләкне икәүдән икәү генә калгач тапшыру тагы да яхшырактыр әле ул...

Чыганак: Кызыл Таң

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
918
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ришат Төхвәтуллин туеның кайчан буласын әйтте
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы