Логотип
Хәбәрләр

«Мөселман киемеңне сал!» – Илсөя Бәдретдинованың ачуын чыгарганнар

Үзизоляциядә булу сәбәпле күп кенә артистлар cоциаль челтәрләрен ешрак алып бара башладылар. Берәүләр инстаграм сәхифәләренә тәмле ризык пешергәнен куя, икенчеләр мәзәкләр форматында видеолар төшереп урнаштыра, өченчеләре тормышта булган хатирәләр белән уртаклаша...

Үзизоляциядә булу сәбәпле күп кенә артистлар cоциаль челтәрләрен ешрак алып бара башладылар. Берәүләр инстаграм сәхифәләренә тәмле ризык пешергәнен куя, икенчеләр мәзәкләр форматында видеолар төшереп урнаштыра, өченчеләр тормышта булган хатирәләр белән уртаклаша...

Илсөя Бәдретдинова укучылары белән язмалары аша күп аралаша. Кичә җырчы операциядән соң үз-үзен ничек хис иткәне турында язды. Баксаң, артистканың аягы әле дә авырта икән. 

«Апай әйтә: «Әйдә бакчага чыгып эшләп керик», – ди. Ә минем нишләптер эш кушкач та аягым авырта башлый. Аксый башлыйм хәтта. Өйдә телевизор белән аш бүлмәсе арасында йөргәндә авыртмый ул. Апай әйтә: «Иркәм, аксарга онытма, яме», – ди. Әллә операциядән соң шундыйга әйләнде ул аяк, аптыраган», – дип яза җырчы.

Әлеге язмада зарар нәрсә юк, әмма кайбер укучыларына, нишләптер, Илсөянең фотосы ошамаган булып чыкты. Кәнагать булмаган укучыларның берсенә Илсөя: «Мөселман киемеңне сал!», дип кенә җавабын кайтара.

Моннан тыш, җырчы аяктагы бармакларына операцияне ясатканын хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк