Логотип
Хәбәрләр

Мәҗлесләрне кире өйләргә кайтарсак?

Мәҗлесләрне кире өйләргә кайтарсак?

Танылган җырчы Нурзадә аптырап тормаган, яшьләрнең никах туен өйдә үткәргән! Яшьләр никах көнен җәйдә үк белешеп куйса да, бу коронавирус чикләүләре көн дә бер үзгәреш кертә тормышка. Шуңа алар озак уйламый туйны элеккечә, матур итеп өйдә үткәрергә карар кыла!

«Өйдә уздырырга булдык, ничек булса да сыярга туры килер инде, диләр. Яшьләрнең бит инде бәйрәмнәрен  уздырасы да килә. Әйе,  кунаклар саны кимеде бераз; әйе, әти-әниләре кияү белән кәләш янында утыра алмады, кухняны контрольдә тотарга кирәк. Әйе, биергә  урын булмады, урамда яңгыр явып торды. Ләкин иң матур никахларның берсе булды дип, авыз тутырып әйтә алам, чөнки кунаклар ялындырып тормый гына уеннарга да катнашты. Ул кода- кодагыйларның матурлыклары. Ул күчтәнәчләрнең күплеге! Язып кына бетерерлек түгел, билләһи», - дип, хисләре белән уртаклаша Нурзадә. Бу ковид дөньясы бәйрәм мәҗлесләрен кабат өйгә кайтармагае! Ничек уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк